Логотип Идель
Бу – тема!

Казанда Укытучылар көнен бәйрәм иттеләр /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Ә син күз алдына китерәсеңме, безнең укытучыларыбыз көн саен батырлык эшли. Балаларга аң-белем бирү, мәгърифәт таратуны батырлык дими, ни дисең тагын?! Бүген барысын да диярлек интернеттан "Окей, Гугл!" дип сорап булган заманда, без һаман да мөгаллимнәребезгә сыенабыз, алар ярдәменә таянабыз.. 

5 октябрь - укытучы, тәрбияче, ссуз, вуз укытучылары - шушы һөнәрләрнең барысының да профессиональ датасы. Республикабызның төрле районнары мөгаллимнәре бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залына тантанага җыелды.



- Сезне чын күңлемнән зур бәйрәмегез белән котлыйм. Киләчәктәтә дә бергә-бергә эшләргә насыйп, сезнең эшләрегез, уңышларыгыз күз алдында булсын. Сез иң катлаулы һөнәрне сайлагансыз. Ләкин ул - иң кирәклесе. Безнең һәрберебез үзенең укытучысына таяна. Тормыш юлында укытучылар алмашынып тора. Нинди булуыбыз да кайсы мөгаллим кулларына эләгүгә бәйле. 2030 елга кадәр булган Татарстан Республикасы социаль-икътисади стратегиясе кеше капиталынайөз тота. Ул балалар бакчасы, мәктәп, югары мәктәпләрне үз эченә ала. Яхшы база булмаса, югары мәктәп була алмый. Безнең республика укучылары инде 6 ел рәттән ил буенча олимпиада җиңүчеләре арасында өченче урын ала. Бу - сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Бик зур рәхмәт сезгә! - дип котлады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Республикада балалар бакчалары, мәктәпләрне төзекләндерүгә дә игътибар бирелә. Аларның капиталь ремонты буенча махсус программа эшләп килә. Алга таба да ул дәвам итәчәк. Ә 2019 елда Татарстан WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнә. Әле күптән түгел генә безнекеләр шушы юнәлештә Европа чемпионатында җиңү яулап кайтты. Әлбәттә,бу казанышларда республикабызның урта һөнәри уку йортлары укытучыларыың да өлеше зур.



Күп кенә телевизион проектлары авторы Ангелина Вовк та тантанага җылган мөгаллимнәрне котлады. Иң яхшы мәктәп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, урта һөнәри уку йорты, сәләтле балар өчен интернат тибындагы махсуслашкан мәктәп директорлары, БДИ буенча 100 балл алган 3 һәм аннан да күбрәк укучы әзерләгән, күп еллар дәвамында башлангыч сыйныф укытучылары булып эшләгән остазларга бүләкләр дә тапшырылды, мактаулы исемнәр бирелде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов исә саулык, уңышлар белән берррәттән укытучыларга үз укучыларының уңышларын күрергә язсын дигән теләктә калды.

Килгән чакта башка авырлык, 
Җитми калса көч йә сабырлык, 
Сиздермичә ярдәм иткәнсез, 
Сез иң күркәм кеше икәнсез! 

Фәнис Яруллинның әлеге сүзләре безнең кадерле укытучыларыбызны тулысынча тасвирлый. Сер түгел, бүгенге заманда укытучыга балаларга аң-белем таратып кына калмыйча, электрон журнал, эш программалары, бихисап отчетлар һәм башка документлар да тутырырга кирәк була. Укытучы һөнәре бит ул иртәнге 8дән кичке 5тә тәмамлана торган эш түгел. Укытучы юлын сайлагансың икән, димәк, өйгә кочак-кочак дәфтәр, эш өелеп кайтуына әзер булыра кирәк дигән сүз. Мөгаллимнәребезнең хезмәт юлы авыр булса да, аның кәефе, дәрәҗәсе, эше үзенең укучылары ирешкән уңышларына да бәйле. Чөнки аларның уңышсызларын ул - үз кайгысы, шатлыгын үз сөенече итеп кабул итә. Республикабыз укучыларының һәр көне, бүгенге бәйрәм тантанасы кебек, кояшлы, җылы һәм мәрхәмәтле булсын иде.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле укытучыларыбыз!


[gallery link="file" size="medium" ids="30057,30058,30059,30060,30061,30062,30063,30064,30065,30066,30067,30068,30069,30070,30071,30072,30073,30074,30075,30076,30077,30078,30079,30080,30081,30082,30083,30084,30085,30086,30087,30088,30089"]

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев