Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА - КЫШ БАБАЙЛАР ПАРАДЫ!

Дустым, ташла барлык эшеңне. Киттек Бауман урамына. Мондый тамашаны тагын кайчан күрәсең әле! Бүген Бауман урамында бөтен Кыш Бабайлар, Санта Клауслар һәм Дед Морозлар җыелачак.

Алдагы елларны Кремль яр буе бизәлеше белән беренчелекне бирмәсә, быел искиткеч бизәлеше белән барлык кешене үзенә Бауман урамы тартып тора. Казанның төп җәяүле урамын быел төрле төсләре белән җемелдәп торучы 40 арка бизи.



Ә бүген шушы матур урам уртасыннан Кыш Бабайлар парады узачак. Оештыручылар әйтүенчә, бу парадка килүчеләр өчен бүләкләр дә - яңа ел башлыклары - әзерләп куелган инде. Шуларны киеп теләгән һәркем парадта катнашучы тылсымлы бабайларга кушыла алачак.

Димәк, бүген 15.00 дә Бауман урамында урнашкан «Родина» сәүдә үзәге янында очрашабыз. Оештыручылардан матур башлык алабыз. Җырлы, биюле бәйрәм карыйбыз. Һәм монда җыелган Кыш Бабайлар, Санта Клауслар һәм Дед Морозлар парадына кушылып, бергәләп Тукай мәйданында кадәр барабыз.



Казаннан ерак торучылар, яки эше чыгып, бара алмый калучылар өчен "Ялкын" махсус ФОТОРЕПОРТАЖ әзерләде!




























Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев