Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН ЗЫЯЛЫЛАРЫНЫҢ ЙОРТЛАРЫ ҖИР БЕЛӘН ТИГЕЗЛӘШӘ БАРА: СӘБӘБЕ НИДӘ?

Казан борынгы корылмаларга, иске биналарга бай шәһәр булып санала, ләкин бүгенге көндә аларның күбесе төзекләндерелмәгән хәлдә. Туристларга аларны эзләп табу кыенлык та тудырмый, чөнки барысы да диярлек шәһәренең үзәгендә урнашкан. Бөтенләй ишелеп беткән биналарга карап, Казан шәһәренең тарихи әһәмияткә ия булган корылмаларны торгызу эшчәнлеге ни дәрәҗәдә алып барылганлыгы бик кызыксындырды. Өстәвенә, Казан шәһәре Россиянең өченче башкаласы да булып санала бит әле. Тулырак әлеге мәкаләдә:

Беребез өчен дә сер түгел, Казан  шәһәре елдан-ел матурая бара, бигрәк тә аның үзәге. Моны Казан шәһәре халкы да, башкаланы күрергә килгән кунаклар да күрә, тоя. Ләкин туристлар күп очракта Казандагы яңа биналарны карарга килми бит, мәгълүм булганча, алар татар милләтенең сакланып калган тарихи-мәдәни мирасы белән танышырга килә.

Казан шәһәренең тарихи әһәмияткә ия булган корылмалары турында тулырак – әлеге видеода:

 

 

Казанда реставрацияләнгән милли музейлар, театрлар, мәчетләр җитәрлек булса да, бүгенгесе көндә борынгы корылмаларның күбесе яңартылмаган хәлдә тора. Әлеге биналарның берничәсен санап үтик:

Мергасов йорты – Дзержинский һәм Кави Нәҗми урамнары кисешкән урында урнашкан, 1928 елда конструктивизм стилендә төзелгән биш катлы йорт. 1917 елдан соң Казанда төзелгән беренче күп секцияле, көнкүрешкә җайланган торак йорт – совет архитектурасы истәлеге. Бу йортта язучылар: Кави Нәҗми (1931-1952), Абдулла Алиш (1938-1941) һәм Ибраһим Гази (1952-1969), рәссам Магдалина Мавровская яшәгәннәр. 2009 елда әлеге бина авария хәлендә дип таныла һәм анда яшәүчеләрне шәһәр читендәге Салават күпере яңа торак комплексына күчерәләр. Ягьни халыкка Казанның йөрәгеннән читкә, мәйданы буенча да азрак булган торакка күчәргә тәкъдим ителә. Ә торакларын югалткан өчен бер квадрат метрга 11 мең сум күләмендә генә компенсация түләнә. Күпләр шәһәр читенә китәргә мәҗбүр булулары белән ризалашмаган һәм авария хәлендәге бинада калган, икенчеләре Мәҗит Гафури урамындагы фатирга кергәннәр. Ә Мергасов йорты бүген дә яңартылмаган, авария хәлендәге бина булып тора.

Пискунов йорты – Рахматуллин урамында урнашкан, 1842-1843 елларда классицизм стилендә төзелгән йорт. КДАТУ Архитектура факультетының беренче деканы Всеволод Остроумов фикеренчә, сәүдәгәр-фабрикант Пискунов йорты – Фома Петондиның иң яхшы эшләренең берсе. Бүген бина авария хәлендә: аның түбәсе юк,тәрәзә пыялалары ватылган, штукатуркасы  коелып төшкән. 2018 елда Пискунов йортын янәшәдә урнашкан Дворян җыены кунакханәсе белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр. Пискунов йортында «борынгы пропорцияләрдә һәм интерьерларда» фатирларын торгызып, анда яшәү мөмкинлеге тудырылачак, дигән карар кабул ителгән. Кунакханәне торгызуга өч ел вакыт сарыф итәргә, ә аннары Пискунов йортына да тотынырга планлаштыраганнар. Әмма, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова  реставрациянең озакка сузылырга мөмкинлеге турында искәртеп куйган. Әлеге көндә дә актив яңарту эше алып барылмый.

«Гранд-отель» кунакханәсе региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты.Ул XIX гасыр башында төзелгән Свешников йорты булган, шул гасыр уртасында керем йорты итеп үзгәртелгән. «Казан тарих һәм мәдәният һәйкәлләре» китабыннан алынган мәгълүматларга таянып,  без революциягә кадәр өч катлы кирпеч бинада коридор системасы белән «Гранд-отель» кунакханәсе эшләгәнен белә алабыз. 1919 елда монда аерым Идел буе татар укчылар бригадасы штабы урнашкан булган. Совет чорында йорт тора, 1934-1966 елларда биредә шул исәптән татар театрының танылган актрисасы Гөлсем Болгарская яши. Бер вакыт аралыгында бина Качалов театры хезмәткәрләренең тулай торагы булып тора. 2017 елның көзендә йортта янгын чыга.

Бинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәтәләр. Ул чакта «Барс Инвест Груп» төзүче компания вәкиле объект тиздән проектланачак, коймалар куелачак һәм авариягә каршы эшләр башланачак дигән сүз бирә. Әмма койма барлыкка килүгә карамастан, биредә актив эшләр алып барылмый.

Шәһәр утары – 200 елга якын тарихлы Подлужная урамындагы бина. Риваять буенча, йорт сәүдәгәр Матвей Русскийныкы булган. 1882 елда профессор Дмитрий Образцов – нумизмат, китап һәм картиналар коллекционеры әлеге йортның хуҗасы була. Революциядән соң монда Петроградтан күчерелгән су базасы барлыкка килә. Соңрак йортка яшәүчеләр кертелә. Узган гасырның 90 елларында барлык яшәүчеләрне дә яраксыз булган торакны бетерү программасы кысаларында башка йортларга күчерәләр. 2020 елда Казан шәһәре Җиңү көнендә тарих һәйкәленнән чак кына колак какмыйча кала – Равил Җиһаншинның кызының фирмасы автокран һәм мини-экскаватор китереп, бинаны җимерә башлый. Сөенечкә, түбәсен генә сүтәргә өлгерә.

Нәтиҗә ясап әйтсәк, Казан шәһәрендә тарихи-мәдәни объектлар бик күп, һәм, кызганычка каршы, соңгы 10 елда Казанда берничә дистә һәйкәл юк ителгән. Күргәнегезчә, мисалга китерелгән биналар бай тарихи мәгънәгә ия, ләкин аларның һаман да төзекләндерелмәве шаккатыра. Реставрацияләү турында берничә ел элек сүз кушылса да, биналар янында бер чүкеч тавыш да ишетелми. Әгәр тарихи-мәдәни мирас сакланып калмаса, халык үз милләтенең язмышы турында мәгълүматны каян алырга тиеш була соң? Әлеге мәсъәлә хәзерге заманда көн кадагында тора, чөнки тарихи-мәдәни мирасны саклау – халык хәтерендәге кадерле әйберләрне саклау дигән сүз. Минем фикеремчә, шәһәр яңа биналар төзеп, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырып кына тулысынча алга китә алмый. Татар милләте вәкиле үзенең тарихи-милли мирасының кыйммәтен, реставрацияләү өчен җаваплы кешеләр үзләренең бу биналар өчен җаваплы булуларын вакытында аңламаса, киләчәк буын үз милләтенең бай тарихын белүеннән мәхрүм калырга мөмкин. Шуңа бәйле, без тарихыбызны  саклап калырга тиешбез, чөнки ул безнең төп бурычларыбызның берсе. Кеше үз милләтенең үткәнен белмәсә, киләчәгенә дә якты караш белән карый алмаячак. Шуңа да Казан үзәгенең тарихи йөзен коткарырга, аңа ярдәм итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев