Логотип Идель
Бу – тема!

КАЙТЫРГАМЫ ИКӘН, КАЙТМАСКАМЫ ИКӘН?

Белмим, сизәсезме икән, тик миңа калса, соңгы арада укытучы һөнәрен сайлаучы яшьләр саны артты. Югары уку йортын яңа гына тәмамлаган кызлар-егетләр зур теләк-хыяллар белән мәктәпкә юл тота. Тик... тик авыл мәктәпләренә кайтырга теләүчеләр генә бик күренми. Ни өчен шулай соң? Авыл укытучысы булуның уңай һәм тискәре якларын карыйк әле.

Мамадыш районы «Тәкәнеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең инглиз теле укытучысы Ләйсән Зарипова:


«Авыл җирендә укытучыларны, төп эшләреннән тыш, башка хезмәткә җәлеп итү киң таралган. Элегрәк колхоз кырларына эшләргә чыгаралар иде. Хәзер күпчелек җирләр шәхси эшмәкәрләр кулында булгач, бик борчымыйлар. Мәктәпнең төп «мәшәкате» – үз-үзен туендыру. Ел саен мәктәпнең үз территориясендә бәрәңге, суган, кишер, кәбестә утыртабыз. Шунысы куындыра: авылга укытырга кайткан яшь белгечләргә өстәмә түләү программасы бар, шулай ук «Социаль ипотека»га чиратка басарга мөмкин. Укытучыга хөрмәт кими баруы гына бераз күңелне тырный. «Берәр нәрсә эшләмәсә ярар иде» дип укучылардан куркып торучылар да юк түгел».

Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең махсус (коррекцион) VIII төрдәге югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрит Вафин:


«Авыл укытучысының ай саен 20-25 мең сум даими хезмәт хакы бар. Шәһәр мәктәбенә караганда, азрак укучы белән эшләргә туры килә (уртача 14-15 бала), укытырга да җиңелрәк. Бер авылда яшәгәч, баланың нинди гаиләдән икәнен дә беләсең, шуңа күрә ата-аналар белән элемтә яхшы, кыйнау, эзәрлекләү очраклары, Аллаһга шөкер, юк. Гади авыл укучылары тәртиплерәк, әдәплерәк, итагатьлерәк дияр идем, алар белән уртак тел табу уңай. Җәйге яллар күп булуга карамастан, авыл укытучысының каядыр чит илгә китеп, ял итү урыны юк, чөнки хуҗалыгында, өй тирәсендә, бакчасында эше бихисап була. Берәр сәбәп аркасында укытучы булып эшләүдән туктыйсың икән, эш табам дип өмет итмә, авыл җирендә өстәмә эш урынын табу кыен. Моннан тыш, авыл укытучысы администрация, мәгариф бүлеге тарафыннан гел тикшерү астында тора. Бу укытучыны бетерә торган иң зур минус, миңа калса. «Кәгазь боткасын киметәбез», – диләр, тик киресенчә төрле формалар артып кына бара, отчетлар язу укытучының бик күп вакытын ала. Җәмәгать эшләрен йөклиләр: бөтен укытучыны мәҗбүри сайлауларда агитатор итеп куялар, өйдән-өйгә йөрүләр... Берәү дә моны үзе теләп эшләми, әлбәттә. Хәтта мәктәп директоры укытучы салымын түләгәнме, юкмы икәнен тикшереп утыра! Газета-журналларга мәҗбүри яздыру «мода»сы киң таралган. Эш программасы төзүнең бердәм фәнни нигезләмәсе юк, кызганычка каршы. Болар барысы да укытучы һөнәренең кимчелекләре дип саныйм».

Татарстанның элекке мәгариф министры, педагогика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТР һәм РФнең атказанган укытучысы, профессор Васил Гайфуллин:


«Укыткан фәнеңне белгәч, балаларыңны яраткач, дәресеңне кайда гына булсаң да сөенеп, рәхәтләнеп уздырып чыгасың. Үзеңнән-үзең канәгать булырлык итеп эшләрү мөһим. Шулай булганда, авырлыклар да тумый. Элек-электән укытучының дәрәҗәсе зур, эше катлаулы булды. Тик авыр һөнәрне дә җиңел итеп кабул итә белергә кирәк».

Зилә Мөбәракшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев