Логотип Идель
Бу – тема!

“ӘЙДӘ, ШаяРТ”абызмы?

Татар ШТК лигасына – 25! Шул уңайдан 2 июнь көнне 17.00 дә Казанның Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында зур фестиваль узачак.

Татар ШТКсы үзенең форматын, уен схемасын һәм исемен дә үзгәртергә уйлый. “Әйдә, ШаяРТ”  - ул хәзер шулай дип исемләнә.

“Әйдә, ШаяРТ”   ШТК лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев бу турыда:

Татар ШТК лигасы Чаллыда туды, 20 ел дәвамында шунда узды. 5 ел элек ул Казанга күчте. Нәтиҗәдә, сыйфаты яхшырды: хәзер аның географисе зуррак, эчтәлеге кызыклырак.  Проект тагын да камилләшергә, үсәргә тиеш, шуңа күрә без аны форматын һәм исемен үзгәртергә булдык, -диде, - апрель аенда республиканың 40 районында ШТК мәктәбе, сайлап алу этаплары уздырдык. Җиңүче командаларны без 2 июнь көнне зур фестивальдә күрә алачакбыз.   



Бүген  оештыручылар кайбер серләрне дә ачты. Чараны Башкортстаннан килгән башкорт телендә уйный торган команда ачып җибәрә Фестивальдә Зәй районыннан 5 әби катнашындагы “Авыл кабартмалары” командасы уйнаячак. Катнашучылар  арасында Мәскәүдән дә бер команда булачак.

“Әйдә, ШаяРТ” юкка гына  Кариев театрында узмый. Анда тамашачылар өчен 200 урын каралган. Фестивальне телевидениедә күрсәтер өчен видеога төшерү планлаштырыла. Фестиваль ТНВда күрсәтелер дип көтелә. Оештыручылар әйтүенчә,  тавыш яхшы язылсын өчен кечерәк зал таләп ителә.

Билетларга бик аз калып бара. Бәяләре 350 сум. Аларны Кариев театрының кассасыннан алырга мөмкин. “Әйдә, ШаяРТ”та очрашканга кадәр!

Зилә САБИТОВА


Фотолар: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев