Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙ БЕТКӘНЧЕ... ЭШЛӘП КАЛ!

Сораштырулар күрсәткәнчә, Россия халкының күп өлеше үз балаларының 18 яшькә кадәр үк эшли башлавын тели икән. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 78% проценты үзләре дә яшүсмер чакта ук эшли башлаган. Әгәр җәй айларына эшкә урнашырга ниятләсәң, нәрсәләрне истә тотарга кирәк һәм эшне каян эзләргә? Бүген шул хакта сөйләшербез.

Канунда нәрсә язылган?


Закон буенча яшүсмерләр 14 яштән эшли ала. Паспорт алганнан соң хезмәт кенәгәсен дә башлап җибәрергә мөмкин. Хезмәт кодексына игътибар итсәк, анда  каникул чорында 14-15 яшьлек  яшүсмер көненә 4, 15-16 яшьлек – 5, 16-18 яшьлекләр 7 сәгать эшли ала, диелгән. Тик бу каникул вакытына гына туры килә торган саннар. Әгәр бала эшне уку белән бергә алып бара икән, 14-16 яшендә аңа 2,5 сәгатьтән дә артык эшләргә ярамый, 16-18дә  бу сан 4не тәшкил итә.

Эшне ничек эзләргә?


Нетворкинг аша. Ягъни таныш-белеш, дус, туганнарны “эшкә җигәбез”. Бәлки, аларга җәй айларына ярдәмче кирәктер. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә эш эзләү турында белдерү урнаштырырга мөмкин. Сүз уңаеннан, яшүсмерләргә физик эш кенә тәкъдим ителә, дип уйласагыз, ялгышасыз. Ул сәркатип,  ресепшионист, флорист һ.б. булып та эшли ала.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте. Монысы инде традицион ысулларның берсе булып тора. Анда еш кына яшүсмерләргә дә эш тәкъдим ителә. Мисал өчен, шәһәрне яшелләндерүдә катнашырга мөмкин.

Якын-тирәдән белешергә. Күп кенә яшүсмерләр үзләреннән кечерәк балаларны нәрсәгә дә булса өйрәтә (мәсәлән, математика, инглиз теле буенча дәресләр уздыру) яки аларны карап тора ала. Шуңа күрә күрше-күләннән сорашып карый аласыз, бәлки, аларның этләрен урамда йөртергә яки балаларын карап торырга кирәктер. Якында гына кибет яки ашханә бармы? Аларга официант яки кассир кирәк түгелме? Мондый эш урыннарында медицина кенәгәсе (медицинская книжка) кирәк булачагын да онытмаска кирәк, аны паспорты булган һәркем ясата ала.

Эш тәкъдим итә торган сайтларда резюме урнаштыру. Бик үк отышлы вариант булмаса да, аның да ярдәме тияргә мөмкин. Монда иң мөһиме – резюмены яхшы итеп язу. Статистикага күз салсак,  яшүсмерләрнең күбесе курьер, администратор, официант, флорист, почтальон булып эшкә урнашырга тели.
Интернет аша - төрле сайт, социаль челтрләр аша эш эзләгәндә шуны да онытмагыз: еш кына анда алдакчылар (мошенниклар) утыра.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев