Логотип Идель
Бу – тема!

ИРТӘГӘ - "СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ". АННАРЫ - ИМТИХАННАР!

Чебешләрне көзен, ә мәктәптә 11 ел буена туплаган белемнәрне май-июнь айларында “са(ы)ныйлар”. Барлы-юклы бер атнадан 11 сыйныф укучылары беренче БДИларын тапшырачак, тик аңа кадәр ак бант тагып, гольфы киеп, бераз балавыз сыгып та аласы бар бит әле!   

24 май көнне Татарстан мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре гөрләячәк. Аңа әзерлекнең ни дәрәҗәдә икәнлеген 11 сыйныф укучыларының үзләреннән дә яхшы белүче булмас, шулай бит?

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Энҗе Садриева: 

- Бәйрәмгә апрель аенда әзерләнә башладык башлавын. Тик хәзер дә әзер түгел кебек тоела әле. Шулай да бәйрәм күңелле узар дип уйлыйм. Еламаска гына кирәк, хәзер үк күңелем тулып, балавыз сыгарга торам.

Имтиханга да, “Соңгы кыңгырау”га да әзерләнү бик җиңел түгел, әмма түзәрлек. Башымда мәгълүмат күп кебек, тик бер атна гына калуы бераз шүрләтә. Рус теле математикадан тыш сайлаган фәннәрем - тарих һәм җәмгыять белеме. Имтиханнарга үземне әзер дип саныйм. Минем болай дигәнне укытучыларым ишетмәсен инде (көлә).

 

Казан шәһәренең 2нче татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Альмира Хәкимуллина: 

- Мәктәп еллары шундый тиз узып китте, үзебез дә сизми калдык . Бәйрәмгә ике-өч атна элек әзерләнә башладык . Бу елны аны башкачарак әзерлисе килде, баналь булмасын дип, сценарийны үзем яздым: мин сәяхәт итәргә яратам, безнең чыгыш та очкычка утырудан башлана hәм мәктәп дөньясына сәяхәт оештырыла. "Соңгы кыңгырау"га иртән килеп әзерләнәбез. Беренче куркыткан имтиханым 4 июньдә, химиядән була. Үземне әзер дип саныйм. Имтиханнарга кадәр 12 көн вакыт бар, димәк, белемнәремне тагын да ныгытырга өлгерәчәкмен.

Арча районы Шушмабаш урта мәктәебенең 11 сыйныф укучысы Раилә Сафина: 

- “Соңгы кыңгырау”га әзерлекне февраль аенда башладык. Имтиханнарга да, бәйрәмгә дә икесенә берьюлы әзерләнү кыенрак. Җитешеп булмый. Тәнәфесләрдә, дәрестән соң, аннан кич белән килеп кабатлыйбыз. Барысына да өлгерергә тырышабыз инде...

Имтиханнар 30 майдан башлана. Әзерлеккә килгәндә, куркыта әле. Рус теле һәм математикадан кала химия, биологиядән имтихан тапшырам.

 




Быел Казан мәктәпләрен 5600 кеше тәмамлый. Башкалада һәр елдагыча чыгарылыш сыйныф укучыларына сюрприз да каралган: “Music Box”, “Муз ТВ”, “Алтын Граммофон” премияләре иясе, яшьләр арасында бүгенге көндә популяр җырчы Ханна килер дип көтелә. 

Шулай ук әлеге көндә зур сәхнәдә Олимпиада катнашучыларын, талантлы укучыларны бүләкләү дә булачак. Ә инде чараның төп үзенчәлеге булып 300 укучы, 150 биюче катнашындагы вальс торачак.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев