Логотип Идель
Бу – тема!

ИНСТАГРАМ «КЫЗЫ» КАГЫЙДӘЛӘРЕ: 7 ТӨР КЫЗ

Егетләр инстаграмына күзәтү ясадык, ә хәзер... Дөрес, кызлар профиленә тукталабыз! Матур кызлар челтәргә нинди фотолар «элә»? Кайсыларына лайкларны күбрәк куялар? Чәчәк тотып төшкән фото белән алар нәрсә аңлатырга тели? Инстаграмның бу һәм башка селәрен бергәләп ачыйк әле!

Кайли Дженнер бәяләячәк!

Кызларның логикасын тасвирлыйм: «Чыгарылыш кичәсе, туган көн яки... яз җиттеме? Димәк, бизәнәбез!» Сүз искиткеч мэйк турында! Визаж – матурлык сагында торган кызларның коралы бит ул. Үзен үзе карый белгән кыз аны дөрес итеп фотога да төшерә белә. Язылучылар, гадәттә, андый селфига лайк кызганмый.  

Әти-әни белән төшкән фото

Иң якын кешеләрен кочаклап төшкән фото белән дус кызың туганнарына яратуын җиткерә, әлбәттә. Бәлки, туган көне белән дә котлыйдыр. Әмма тирәнрәк “чумсак”, бу егетләргә «син дә аларга охшарга тиеш» дигән билге булырга мөмкин. Яшерен-батырын түгел, без егетләрне әтиләребезгә, абыйларыбызга охшатып сайлыйбыз бит.   

32 тешле елмаю

Иске альбомнарны караганда, шул көлкеле фотолар юк-юк та килеп чыга. Көләч йөзле кызлар хәзер үсә дә вайннар төшерә, кәефне күтәрә торган маскалар «кия», мәзәкләр яза. Кызның юмор хисе синеке белән туры киләме? Тикшер әле.

Табигать кочагында

Популяр фотоларның берсе ул – чәчәкләр! Лентада роза, лалә һәм пионнар еш күренә. Чәчәкләрне бүләккә бирделәрме, үзең сатып алдыңмы яки сурәт ясар өчен алып тордыңмы – мөһим түгел. Гүзәл затлар чәчәкләр яратса да, бөтенесе дә гөлләрне профильдә «үстерми» шул... 8 Мартта гына түгел, башка көннәрдә дә бирегез ул чәчәкләрне!

Шулай ук дус кызыңның лентасын караганда игътибарлы бул. Лентада таң ата, салават күпере чыга яки болытлар куера икән, син үтә хисле кызга юлыккансың. Әмма сак бул: эстетика яратучан кыз фотообойлар фонында төшеп, аларны сата түгелме? :)

Йолдыз белән фото

Концерттан соң «фанаткалар» җыелган сыман, дус кызыңның профилендә дә тупланадыр бу фотолар. Авторитетлы йолдыз янында кызның статусы да көчәя. Иң яхшы мисал – «Ялкын»ның даими авторы Илүзә Касыймованың Татарстан Президенты белән фотосы!

Фотога төшермәгән ашамаган

Кызлар матур һәм аппетитлы ашамлыкны шундук төшерә һәм Инстаграм челтәренә җибәрә! Каһвәханәләрдә ясалган фотолар шушы мизгелнең рәхәтлегенә чумарга ярдәм итә. Әлбәттә, «фудфото» чире һәр кызда төрле дәрәҗәдә. Мисал өчен, бер кыз үзенә бик ошаган ашамлыкны фотога төшергәндә үк авыз итә. Фудблогер-кыз исә, тәмле ракурсларны кулланып, ризыкка чын фотосессия ясый.

Атказанган татар кызы

Кызлар бәйгеләрдә теләп катнаша. Күп дисциплиналардан үзләрен белгеч буларак та күрсәтә. «Дипломлы» фотосурәт кызның активлыгы турында сөйли. «Ялкын»ның авторы Лилия Гыймазова, мәсәлән, татар әдәбиятын  яхшы белүчеләрдән булып, республикакүләм олимпиадада җиңгән!

Һәр көнне миллионлаган кеше публикация һәм сторислар чыгарганда, син тукта, тынычлан һәм анализлап кара. Мин үзем өчен бик кызыклы күзәтү ясадым: гүзәл затлар контентны күзләргә рәхәт булсын дип ясарга тырыша. Алар үз профильләрендә яратмаган әйберне чыгармый – барысы да эстетик яктан камил булсын.

Кызлар өчен социаль челтәрләр – аларның көзгесе, шуңа күрә эчке халәте һәм хис-кичерешләре белән монда таныша аласың.

Резидә ӘЛМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев