Логотип Идель
Бу – тема!

ИММУНИТЕТНЫ НЫГЫТАБЫЗ: 3 ТАБИБТАН КИҢӘШ

Күптән түгел генә коронавирус белән күбесенчә өлкән буын кешеләре авырса, хәзер инде коронавирусының яңа «омикрон» штаммы ике яшьтән биш яшькә кадәрге балалар өчен аеруча куркыныч, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов. Еш кына сулыш юллары һәм бронхлар ялкынсынуы, бронхиолит күренеше күзәтелә. Иммунитеты ныклы булган кешеләр аны җиңел кичерә яки бөтенләй авырмыйлар. Әлбәттә, әлеге шартларда иммунитет булдыру һәм аны ныгыту кирәк.

Иммунитетка нәрсә тискәре йогынты ясый икән соң? Болар арасында начар яшәү шартлары,  туклануның сыйфаты һәм режимы дөрес булмау, витамин, минераллар җитмәү, төрле авырулар, стресс, яман гадәтләр,  авыр физик эшләр һ.б. бар Иммунитет кимегәндә кәефнең начараюы, йокысызлык, хроник арыганлык һәм баш авыртуы барлыкка килә. Вирусларга каршы торучанлык кими.

«Туклануда иң мөһиме – баланс саклау. Артык ашау да, туклану дефициты да кешегә тискәре йогынты ясый. «Азык витамин һәм минералларга бай булсын, өстәлдә һәрчак яшелчә, җиләк-җимеш булып торсын. Аксым, углевод, майларның балансын саклый алсак, искиткеч яхшы булыр иде», – ди табиб Мөхәммәтҗанов Илшат Рәис улы. «Фитнес, җиңелчә генә йөгерү, җәяү йөрү, велосипедта йөрү – сезонлы авырулар куркынычын яртылаш диярлек киметә», – дип искәртә тренер Динә.

Эмоциональ хәләт безнең иммун системасына турыдан-туры йогынты ясый. Даими стресс, озакка сузылган агрессия, ачу килү, үпкә тоту, үз-үзеңне гаепләү, депрессия хроник авыруларның кискенләшүенә китерә. Мондый чакта йогышлы авырулар эләктерү куркынычы арта. Һәм киресенчә – уңай эмоцияләр һәм яраткан мавыктыргыч шөгыльләр организмга уңай йогынты ясый. Шулай ук, йокы мөһим процесс булып тора. Кеше йоклаганда көн дәвамында кергән мәгълүматны эшкәртү, күзәнәкләрне яңарту һәм организм көчен тулыландыру бара. Йокы 7-8 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш, ди табиблар.Ә менә алкоголь куллану һәм тәмәке тарту иммун системасына начар йогынты ясый. Әлеге зарарлы гадәтләрдән тулысынча  арынырга кирәк.

«Һичшиксез, иммунитетны ныгыту өчен дарулар да бар.  Тик аларны табиб кушкан чакта гына кулланырга киңәш итәр идем. Бу витаминнарны аерым авырулар вакытында эчәргә ярамый» – дип кисәтә Шәрипова Энҗе Ләес кызы.

Шулай итеп, иммун системасы безнең физик һәм психологик сәламәтлек өчен җаваплы. Әгәр бүген иммунитетка ярдәм итеп, аны ныгытсак, ул безне иртәгә авырулардан яклар. Уяу булыгыз! Иммунитетыгызны ныгытырга онытмагыз!

Зөһрә ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев