Логотип Идель
Бу – тема!

ХЫЯЛЫҢА ТАБА - НИЧӘ АДЫМ?

Еш кына нинди дә булса эш шулкадәр кызыксыз була ки, син бөтен нәрсәне эшләп бетерәсең, тик тегесенә кул бармый. Ә бит ул эш беркая да юкка чыкмый. Руслар әйткәндәй, урманга да качмый. Андый чакларда ничек итеп үзеңне эшләргә, укырга мәҗбүр итәргә? Берничә гади, әмма бик үтемле сер ачабыз.

1. Башта утырып уйлыйк: әгәр шушы кызыксыз кебек тоелган эшне эшләсәң, хыялыңа таба ничә адым ясыйсың? Бу эшне эшләү синең өчен әллә ни мөһим тоелмаса, бәлки, ул тирә-юнеңдәгеләр өчен бик тә кирәктер? Әгәр шушы сорауларга җавап биреп тә, фикерең үзгәрмәгән икән, димәк, бу гамәлне эшләү алай ук мәҗбүри түгел.

2. Нәрсәне дә булса эшли башлар өчен...тотарга да аны эшли башларга кирәк! Хәзер үк!

Башланган эш – беткән эш бит. Бер кечкенә генә киңәш: 15 минут дәвамында игътибарыңны шул эшкә генә юнәлтеп, эшләп кара. Шушы аз вакыт эчендә күп нәрсәгә өлгереп булуын күрерсең. Күп очракта кеше чыннан да кызыксынып китә.

3. Һәр эшне берничә гади кисәккә бүлеп була. Ә син аның иң тәмле кисәген (күңелеңә иң ятканын) сайлап ал да, шуннан башла! Әгәр инде бик тыршып та, андыен таба алмасаң, һәр эшләгән кисәкне “+” белән билгеләп бар.

4. Эшләү дәверендә аның һәр “кисәгенә” вакыт билгелә һәм шул аралыкка сыешырга тырыш.

5. Иң авырыннан башлама.Зур биремне үтәр алдыннан, вагракларыннан тотын: эш өстәлен җыштыр, план төзе. Ләкин алар бер-ике булсын, аннан да артса, төп эшкә вакытың калмаячак.

6. Авыр эшкә алыныр алдыннан өй җыештыру ярдәм итәр, чөнки бу эш тынычландыра һәм баш миен ял иттерә.

7. Урын үзгәрт. Бүтән бүлмә яки кабинетка кереп эшләп кара. Җылы вакытта (мөмкинлегең булса) паркка чыгып эшләргә мөмкин.

8. Кечкенә җиңүләрең өчен дә үзеңә бәйрәм яса. Күптәннән ашыйсы килгән әйберне алып ашарга яки барасы килгән җиргә барып кайтырга була ?

Уңышлар сиңа! ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев