Логотип Идель
Бу – тема!

ХАЛЫК ФОТОЗОНАСЫ

Хәзерге вакытта “Инстаграмга яңа фото куярга кирәк” дигән уй күп кешенең көндәлек тормышында еш калкып тора. Әмма, шундый кешеләргә игьтибар итмәсәк тә, һәрберебезнең күңеле ара-тирә булса да матур фото таләп итә башлый.  Һәм, табигый ки, бу мизгелдән кыенлыклар башлана: беренчедән, фотога төшерүче кеше кирәк, икенчедән, фотога төшү өчен матур урын табарга кирәк. Әлеге проблеманы кешеләр ике төрле чишәләр: кайберәүләр акча түләп махсус фотосалоннарга баралар, ә икенчеләр исә,  шул фотозонаны тирә яктан эзли башлыйлар. Бу язма икенче төргә керүчеләр өчен генә түгел, беренчеләре өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм.

Казанда матур фото ясыйсыгыз килә икән, фотоаппарат алып шәһәрнең үзәгенә юл тотыгыз. Федосеевская 38 адресы буенча урнашкан йортлар -  шәп фотолар ясау өчен менә дигән урын. Әлеге урын узенең уникаль архитектуралы йортлары белән игътибарны җәлеп итә. Бу кызыклы урын күптән барлыкка килсә дә, фотографларның күз карашы бу урынга күптән түгел генә төште.



Киләсе тукталыш - иске татар бистәсе, тарихны искә алыр өчен генә түгел, махсус матур фотолар ясар өчен дә менә дигән җир. Хәзерге вакытта әлеге урын, шулай ук, казанлылар арасында  бик үк популяр түгел, әмма туристлар бу җирне бик ярата һәм моннан фотосыз китүчеләр юк диярлек.  Әгәр сез татар орнаментына гашыйк икәнсез, без бу урынны сезгә һич икеләнүләрсез тәкъдим итәбез1



 

Гомумән, Казанда матур фотолар ясау өчен урыннар бихисап, шундыйларның тагын берсе -  Казанның үзәгеннән 5 километр ераклыкта урнашкан Алафузов Фаюрикасы.  Әлеге урын 18 гасыр башында төзелгән гадәти булмаган фабрика эчендә булдырылган. Аның эчендә бик күп фотолокацияләр бар, һәм. моннан тыш, бу фабрика еш кына төрле чаралар өчен уникаль мәйдан булып тора. Бу урынның бары тик бер кимчелеге бар – керү бушлай түгел, фабрикага керер өчен 100 сум түләргә кирәк, тик миңа калса, мондый  кызыклы һәм уникаль урын өчен 100 сум - күп акча түгел.

 



 

Үзәктән ерак китмичә, Черек күл (Черное озеро) паркына төшәргә онытмагыз, ял итәр өчен генә түгел, ә Дзержинский 18 адресы буенча урнашкан өйләрне күрер, алар янында кызыклы фотолар ясар өчен. Әлеге урын үзенең антиутопик күренеше белән үзенчәлекле. Үзегезнең портфолиогызны шәп фотолар белән баетасыгыз килсә, бу урын турында куен дәфтәрегезгә, я телефоныгызга  язып куегыз.



 

Миллениум күпере дигәч, безгә күбесенчә күп-күп машиналар, бөке күз алдына  килә, әмма  фотографлар башкачарак уйлый. Киләсе кызыклы фотозона – Миллениум күпере асты. Әлеге урын креатив фото яратучыларга таныш, бу тирәдә фотосессия оештыручыларны бик еш очратырга була.

 



Ахырда менә нәрсә әйтәсе килә: бүгенге көндә матур фото ясап кешеләрне шаккаттыруның берние дә юк. Иң мөһиме шуны онытмагыз: ул фотолар, иң беренче чиратта, сезнең күңелегезгә хуш килсен, ә  Инстаграм, башка социаль челтәрләр - икенчел мәсьәлә!

Рәзил СӘМИГУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев