Логотип Идель
Бу – тема!

ӘГӘР СИНЕ РӘНҖЕТСӘЛӘР... БУЛЛИНГТАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

«Мин мәктәпкә башка бармыйм» дигән сүзләр бик күп әти-әниләргә таныш. Бу сүзләр артында укырга теләк булмау гына түгел, ә башкалар тарафыннан кимсетелү дә яшеренеп ятарга мөмкин. Нигә соң җәмгыятебездә мондый хәлләр булып тора? Һәм нәрсә ул – буллинг?

Буллинг – коллективта кемнедер кимсетү, рәнҗетү. Бу сүз чагыштырмача  яңа булуга карамастан, төрле төркемдә катнашучыларның бер-берсен кабул итмәү проблемасы – шактый киң таралган күренеш һәм кешелекне инде шаккатырмый.

Бу күренешне төрле төркемнәрдә очратырга мөмкин, тик «рәнҗетелү урыннары»ның иң популяры ул – мәктәп.

Мәктәптә бала белем ала, шәхес буларак формалаша башлый һәм социум белән таныша: яңа дуслар таба, кешеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнә. Әмма кайбер балаларга кеше арасында булу ләззәт китерми. Тыйнак, аз сүзлеләр еш кына усал, үзсүзлеләрнең «яраткан уенчыгы»на әйләнәләр.

Буллинг төрләре

1. Физик йогынты

Агрессор корбан булучыга физик яктан йогынты ясый. Мондый буллинг – сирәк күренеш, чөнки аның нәтиҗәләре күренеп тора, һәм начар гамәлләр закон буенча җәзага тартыла.

2. Эмоциональ буллинг

Иң киң таралган төр. Ул даими рәвештә мәсхәрәләү һәм мыскыл итүдә чагыла. Бала милли яки социаль характеристика, физик җитешсезлекләр буенча рәнҗетелә.

Агрессор ролендә укучылар гына түгел, баланың акыл сәләтен һәм үз-үзен тотышын мыскыллаучы укытучылар да булырга мөмкин. Бу – буллингның иң куркыныч төре, моңа дучар ителгән балалар тирән психологик кризиска керә. Аларга тиз арада ярдәм күрсәтергә кирәк.

3. Икътисади буллинг

Икътисади буллинг корбаннардан акча яки башка кыйммәтле әйберләрне таләп итүне күздә тота.

4. Кибербуллинг

Буллингның бу формасы чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде. Бу очракта агрессия социаль челтәрләрдә янаулы электрон хатлар, комментарийлар аша белдерелә. Корбанны видеокамералар да күзәтергә мөмкин.

Ребенка, Образование, Страх, Террор, Насильственный

Минем баламны рәнҗетәләр. Нишләргә?

Кирәк:

1. Соңгы арада балагызның үз-үзен тотышы үзгәргәнен сизәсезме? Ул аз сөйләшә, аз ашый, мәктәпкә барырга теләми, кәефе төшкән, дуслары юк, нәрсәдәндер курка сыман... Сез моны күрәсез икән, тизрәк аның белән әңгәмә корыгыз. Әгәр дә бала «мине рәнҗетәләр» дип әйтә икән, түбәндәге сорауларны бирергә мөмкин:

– Нигә балалар нәкъ менә сине рәнҗетә?

– Син бу кимсетүне ничек кабул итәсең?

– Моны кем эшли?

– Бу рәнҗетүләр кайчан башланды?

Балагыз сезгә ачылырга теләми икән, психологка мөрәҗәгать итегез.

2. Буллингның төп максатын аңлагач, беренчедән, балагыз белән бу проблеманы чишү юлларын икәү эзләгез. Баланың бу хәлне тәртипкә салырга үз көче юк икәнен аңлыйсыз икән, укытучысы белән сөйләшегез, агрессорларның әти-әниләре белән очрашыгыз. Мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тырышыгыз.

Нәрсә эшләргә кирәкми:

1. Балага: «Син инде зур, үз проблемаларыңны үзең хәл ит», – дип әйтмәскә!

2. Баланы усаллыкка усаллык белән җавап бирергә өйрәтмәскә!

3. Агрессорлар белән очрашып, негатив форматта сөйләшмәскә! Аларның әти-әниләренә янамаска!

Страх, Женщина, Остановка, Насилие В Отношении Женщин

Мин – агрессия корбаны. Нишлим?

Кирәк:

1. Агрессорлар провокациясенә бирелмәскә! Усаллыкка игелек белән җавап кайтарырга!

Кимсетүчеләрнең төп коралы – сезнең курку. Әгәр дә сезнең көчсезлегегезне сизәләр икән, тагын да ныграк кимсетә башлыйлар. Шуңа күрә куркуыгызны сиздермәгез, сезне аларның сүзләре борчымаганын күрсәтегез. Бу мораль яктан бик авыр булырга мөмкин, тик провокациягә бирелмәү – иң дөрес юл, чөнки мондый корбан белән «уйнау» алар өчен кызык түгел.

2. Үзегез бу проблеманы чишә алмауны сизәсез икән – олыларга мөрәҗәгать итегез. Эмоциональ яктан мондый кискен психологик проблеманы үзеңә генә чишәргә авыр. Кечкенә балаларның һәм яшүсмерләрнең психикасы тотрыклы түгел, шунлыктан алар бу чорда психик басымга аеруча җиңел бирелә.

3. Агрессорлардан ни өчен нәкъ менә сезне рәнҗетүләре турында сорагыз. Әгәр дә сәбәпсез икән – провокациягә бирелмичә, сезгә аларның рәнҗетүе ошамаганлыгы хакында турыдан-туры әйтегез, алардан курыкмаганыгызны күрсәтегез. Сез – шәхес, һәм беркемнең дә сезне мыскыл итәргә хакы юк!

Кирәкми:

1. Аларның тәнкыйтенә баш ию, үзеңне психик кризиска кертү.

2. Агрессорларга усаллык белән җавап бирү. Бер-берегезне мыскыл итүдән нинди файда? Юкка гына «таш белән атканга – аш белән ат» димиләр бит!

3. Әти-әнигә әйтергә курку, паникага бирелү.

Мин бу «юл» аша үттем...

Илүсә Сәлахова, 18 яшь:

– Башлангыч сыйныфларда бераз тазарак идем, шуңа күрә ябык кызлар мине үз төркемнәренә кертмәделәр, «винни пух» дип, артык авырлыгымнан көлделәр. Үземне яклый алмадым, әти-әнигә әйтергә кыенсындым. Проблеманы чишү ысулы бер генә иде – ябыгу. Мин диетага утырдым, әнигә «ашадым» дип ялганлап, ач йөрдем. Максатыма ирештем, «ябык кыз»га әйләндем, рәнҗетүләр дә бетте, тик ул кызлар белән инде дуслашмадым. Миңа андый усал дуслар кирәкми иде. 5нче сыйныфка күчкәч, башка авылдан килеп укучы кызлар белән дуслаштым.

Буллингка дучар булган балаларга киңәшем: кеше кешене мыскыл итәргә тиеш түгел, без барыбыз да индивидлар, шуңа күрә үзегезне яклый һәм хөрмәт итә белегез!

Исхаков (исемен әйтергә теләмәде), 25 яшь:

– Мин балалар йортында үстем. Мәктәптә укыганда, үзем агрессор идем, башкаларны рәнҗетү эчемдә булган кайгыны бераз булса да баса иде. Әти-әни назын күрмәгән баланы бик аз кешеләр аңлый, аны дөрес юлга юнәлтүче кеше юк. Шунлыктан еш кына мондый балалар – әти-әни яратуына сусаганнар – усал булып үсә, бик күп уйланмаган гамәлләр кыла. Кемнедер мыскыл итеп, үземнең шәхес булуымны раслыйсым килә иде. Хәзер моңа бик үкенәм. Корбаннарымнан гафу да үтендем, хәтта кайберләре белән без хәзер дуслар да.

Агрессорлар, хаталарымны кабатламагыз! Бу дөньяда иң мөһиме – кеше булып калу. Нәрсә генә булмасын, эчегездә миһербанлылык тәрбияләгез.

Айназ СӨЛӘЙМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев