Логотип Идель
Бу – тема!

ГЕНЕТИК ТИКШЕРЕНҮЛӘР: БИОМЕДИЦИНА

Сер түгел, бүген генетика – яшьләр өчен бик перспективалы юнәлеш. Нәселдән нәселгә күчкән закончалыкларны һәм организмның үзгәрүчәнлеген өйрәнә торган фән – биомедицинада иң әһәмиятле тармакларның берсе. 21нче гасырда, һичшиксез, генетиканың алгы планга чыкмый хәле юк. Шуңа да генетиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә, фәндә кискен генә алдырып китәчәге көн кебек ачык.

Берничә елдан Россия генетик тикшеренүләр тармагында дөнья лидерлары исемлегенә керергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин генетик тикшеренүләр турында карарга кул куйган.

Әлегә бу проектның ничек тормышка ашырылачагы төгәл билгеле түгел. Шунысы аерымачык: “Фән” Россия милли проекты кысаларында илдә геном (организмдагы күзәнәкнең нәсел материалы җыелмасы) тикшеренү үзәкләре челтәрен булдырачаклар. Илдә мондый оешмаларның саны кимендә өчәү булачак. Алар Россиядә геном технологияләренең нигезе булырга тиеш. Хәзергә аларның кайда урнашачагы төгәл билгеле түгел.

– Бу – фән өлкәсендә дә, сәламәтлек саклау тармагында да бик мөһим проект. Ул азык-төлек, дарулар куркынычсызлыгына бәйле. Заманча медицина препаратларының күпчелеге Көнбатыш илләрендә яшәүчеләргә теге яки бу авырудан котылу өчен махсус ясала. Шуңа да мондый даруларны куллану россиялеләр өчен нәтиҗәсез һәм куркыныч булырга мөмкин. Дару препараты буларак алкоголь куллану мисалын гына алыйк. Кайсыдыр халыкның организмы аны бөтенләй үзләштерә алмый, кайсыныкыдыр – ала. Чынлыкта теге яки бу төбәктә яшәүче кешеләрнең генетик үзенчәлекләре алкоголь метаболизмына да тәэсир ясый. Дарулар белән дә шул ук хәл. Кайсыдыр халык өчен бер дару нәтиҗәле булса, кемгәдер ул зыян салырга мөмкин. Шуңа да Россиядә, аерым алганда, республикабызда, яшәүче халыкның генофондын тикшерү мөһим. Моның ярдәмендә без теге яки бу даруның никадәр куркынычсыз икәнен белеп, үзебезнең диагностика методларын булдырачакбыз, – ди КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Альберт Анатольевич Ризванов.

КФУ галимнәре Республика клиник онкология диспансеры белән берлектә тикшеренүләр үткәргән. Аның нәтиҗәсендә Көнбатыш илләрендә эшләнелгән тестлар сөт бизләре яман шешен дөрес билгеләми дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бары тик геном тикшеренүләр үткәргәч кенә Татарстан хатын-кызларында әлеге авыруны китереп чыгар торган мутацияләр башка участокта урнашканлыгы ачыкланган. Шуңа бу төр пациентларны тикшеренүне башкача уздырырга кирәк икән.

Генетик тикшеренүләр тармагындагы яңа проект дарулар, кеше генофондын тикшерүдән кала, яңа төр генлы препаратлар булдырырга ярдәм итәчәк. Ген инженериясе, геном технологияләре нәсел авыруларын генетик дәрәҗәдә үк дәваларга ярдәм итәчәк. Әгәр пациентның геном мутациясе бар икән, моны замана технологияләре ярдәмендә дәвалап булачак. Бүген КФУда генлы препаратлар булдырыла инде. Аның ярдәмендә күзәнәкне билгеле бер аксымнарны эшкәртә торган итеп программалаштыралар.

– Бүген КФУда генетика юнәлешендә генлы препаратлар җитештерәләр, эчәкләрнең микробиотасын (эчәкләрдә булган микроорганизмнар) тикшерүгә аерым игътибар бирелә. Шунысын да әйтергә кирәк: эчәкләрдәге микроорганизмнарның саны организмдагы күзәнәкләр саныннан 10 тапкырга күбрәк. Заманча генетик ысуллар микроорганизмнарны тикшерергә ярдәм итә. Эчәкләр – безнең төп иммун әгъзабыз. Безнең эчәкләрдәге микроорганизмнар белән никадәр “дус булу”ыбыз иммун системабызга бәйле. Әлеге микроорганизмнар туклыклы матдәләрне үзләштерүдә дә катнаша. Шулай ук анда нейромедиаторлар – безнең нерв системасына йогынты ясый торган матдәләр – дә бар. Микроорганизмнарны күчереп утыртып, төрле пробиотиклар кулланып, эчәкләрнең микроб составын үзгәртеп, дәвалау методларын булдырып була, – ди Альберт Ризванов.

Галим фикеренчә, хәзерге вакытта сырхауханәләрдә, хастаханәләрдә эшләүче табиблар искечә методика белән белем алган. Шул сәбәпле, алар генетика юнәлешендәге яңа төр мәгълүматны укый алмый. Шуңа да КФУның төп бурычларның берсе булып яңа формация табибларын әзерләү тора. Алар геном базаларын аңлап, пациентларны дәвалауда генетика юнәлешен дөрес итеп кулланачак.

Генетик тикшеренүләргә кагылышлы программа ясалма интеллект өлкәсендә дә тормышка ашырылачак. 2017 елның сентябрендә үк Россия Президенты ясалма интеллектны бөтен кешелекнең киләчәге булганлыгын белдергән иде. Аның сүзләренә Tesla һәм SpaceX компанияләренә нигез салган Илон Маск та киләчәктә ясалма интеллект юнәлешендә беренче булыр өчен көндәшлек барлыкка киләчәк, дип ассызыклаган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев