Логотип Идель
Бу – тема!

ФУТБОЛ ФАНАТЛАРЫ КАЗАНДА "КАЙНЫЙ"! /ФОТО, ВИДЕО/

Казан шаулый. Хәер, Татарстан башкаласының кайнамаган чагы юк ла аның. Тик бу шаулау көндәгечә генә түгел. Футбол, җанатарлар, төрле илләрдән килгән туристлар белән кайный ул шушы бер ай эчендә. «Казан» дигән шәһәрне беренче ишетүчеләре дә, күрүчеләре дә шактый алар арасында. Бауман урамы, Кремль, Җанатарлар фестивале, «Казан Арена» стадионы – чит ил кунакларын биредә аеруча еш очратып була. Кем әйтмешли, уңга карасам – Колумбия кешесе, сулга карасам – Мексиканыкы, дигәндәй.

«Ялкын» журналы да бу форсатны кулыннан ычкындырмады. Без дә туристлар белән таныштык, аралаштык. Аларны хәтта татарчага өйрәттек! Татарларны бик борчыган сорауларның берсен дә бирдек без аларга: бер минут эчендә ничә өчпочмак ашап була?

Мексика






Кристофер Камачо, Рикардо Пинеда, Алисса Камачо:

– Футбол – дөньядагы иң шәп спорт төре. Җитмәсә, ул командалы спорт, шуңа биредә һәр уенчы тырышып уйный. Әлбәттә, быелгы чемпионатта Мексика өчен җан атабыз. Башкаларга килгәндә, Латин Америкасы командаларына да көч биреп торасыбыз килә. Шуңа күрә Колумбия, Бразилия өчен җан атабыз. Бу алар безнең күршеләребез булган өчен генә түгел. Без футболны латин илләре стилендә уйнаганнарына мөкиббән китеп карыйбыз. Гадәттә, алар ялкынланып, күңелле итеп уйный. Шуңа бу безгә бик якын. Мексиканың узган уенын яраттык. Безнекеләр дөнья чемпионы – Германия белән көч сынашып, җиңеп чыкты. Без моңа бик шат, әлбәттә.

Казанны бик яраттык. Кремль буйлап экскурсия безгә аеруча нык тәэсир итте. Ул, чыннан да, бик матур. «Әкият» курчак театры бинасына да исебез китте. Аның архитектурасы  үзенчәлекле, сокландыргыч. Казанлылар чит ил кешеләренә дустанә мөнәсәбәттә. Казанда безне төрле мәдәниятләрнең, милләтләрнең бергә дус-тату яшәве шаккаттырды. Чөнки биредә мәчетләр дә, чиркәүләр дә бар. Дөресен әйтик, без моны көтмәгән идек. Бездә, мәсәлән, Мексикада, мөселманнар юк. Шуңа бу безнең өчен бераз ят нәрсә булды.

Татар милли ашларыннан да авыз иттек. Ләкин, ни кызганыч, без аларның исемнәрен хәтердә калдырмадык. Ит белән бәрәңгеле ризык (өчпочмак – авт.) кабып карадык. Ул Мексика ризыгына бераз охшаган. Чәк-чәкне дә татып карадык, ул бик баллы, тәмле, тик безнең өчен бераз сәер. Минемчә, 1 минут эчендә без, мөгаен, бары тик 2 өчпочмак ашый алыр идек.

Колумбия










Лукас Гарсиа:

– Футболны без бик яратабыз. Ул бит бик күңелле, ярыша торган, командалы спорт төре. Без үзебез, безнең дусларыбыз, гаиләбез футбол белән кызыксынып үстек. Әлбәттә, Колумбия өчен җан атабыз. Шулай ук Бразилия, Испания һәм Россия өчен көч биреп торабыз. Аларның футболчылары әйбәт уйный, яхшы уен күрсәтәләр.

Казанга килгәндә, ул – бик матур, кешеләре – матур, ризыклары – тәмле булган шәһәр. Биредә бик чиста, шаккаткыч дип тә әйтеп була. Кешеләр дә бик кунакчыл, ярдәм итәргә әзерләр. Халкы елмая елмаюын, тик барысы да түгел. Шуңа да карамастан, алар барысы да дустанә мөнәсәбәттә. Татар милли кухнясы ризыкларын да кабып карадык. Гөбәдиядән авыз иттек. Бер минут эчендә мин 2 өчпочмакны ашап бетерә алыр идем.

Иран


Футболга гаиләләре белән дә килүчеләр шактый. Шундыйларның берсе – Иран гаиләсе. Хәмит, Хания, аларның игезәк уллары Тиам һәм Асам Сепахвандлар:





– Бөтен иранлылар да футбол ярата. Чөнки биредә һәр милләт берләшә. Без – туганнан бирле футбол фанатлары. 52 (гаилә башлыгының яше), 41 (хуҗабикәнең яше), 12шәр (малайларның яше) ел футбол өчен җан атабыз. Әлбәттә, үзебезнекеләр – Иранның җиңүен телибез. Хәзер шулай ук Исландиягә дә көч биреп торабыз. Чөнки ул – кечкенә генә ил, әмма шулай булуына карамастан, алар футболны менә дигән итеп уйный.

Казан – без гомеребездә күргән иң шәп шәһәрләрнең берсе. Биредә барысы да яхшы. Шәһәре матур, кешеләре дә ягымлы, ризыклары тәмле, ул зур, ләкин шул ук вакытта бик зур да түгел. Ул Европага да, Азиягә дә охшамаган: алар арасында тора кебек. Казанлылар бик дустанә мөнәсәбәттә. Татар кухнясына килгәндә, без барлык ризыкларны да диярлек татып карадык. Шулай ук Иран кухнясына охшаш ризыклары булган ресторанда да ашарга өлгердек. Мисал өчен, кебаблар, төрле яшелчәләр белән дөге кабып карадык. Без чәк-чәктән дә, пәхләвәдән дә авыз иттек. Өчпочмакны да ошаттык. Бер минут эчендә күпме өчпочмак ашавыбыз өстәлдә ничаклы ризык булуына бәйле:)

https://youtu.be/5lvaw6urd1E

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев