Логотип Идель
Бу – тема!

ЕЛНЫҢ ИҢ ШӘП "ТУСОВКАСЫ" - БЕЗДӘ!

“Ник юләр кебек елмаеп басып торасың?!” дигән бер апа Казанга кунакка килгән Италия кешесенә. Башкалабызда зур вакыйга бара. Чит ил вәкилләре белән аралашкан кешеләрнең тәэсирләре белән танышабыз.

Дус кызым белән Бауман буйлап атлыйбыз. Бер кешенең, безнең янга җиткәч, акрынаеп, яныбыздан атлап баруын сизеп алдым. Бер аңа, бер дустыма карыйм:

- Миңа гына тоеламы, әллә ул безне тыңлап барамы?


- Тыңлыы-ыы-ый, - дип суза иптәшем.


Шулай диюгә, әлеге дә баягы кеше кызу-кызу атлап яныбыздан китеп бара.


- Әллә татар булды инде? (көләбез)







Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты узганын белми калган кеше юктыр инде? Безне мыштым гына тыңлап баручы кеше чит ил кешесе иде, әлбәттә! Башкалабызда алар бүгенге көндә шундый күү-үү-үп! Ничек шундый мөмкинлектән файдаланмыйча калырга мөмкин, әйеме? Бу бит телне чарларга да, яңа танышлыклар булдырыр өчен дә менә дигән вакыйга! Әнә шул мөмкинлекне Казан яшьләре ничек һәм ни рәвешле файдалана икән, үзләреннән сорашыйк ;-)

Лилия Туктарова, студент:


Беркөнне чит ил кешеләре белән аралашырга туры килде. Дөресен генә әйткәндә, бер-берсен аңларга теләгән ике кешегә бернәрсә дә комачаулый алмый. Ике адәм баласын тел генә тоташтырмый бит, күңел дә бәйли ала. Әгәр үзең ачык кеше икән, уртак тел табуы да кыен түгел.Үзем аларны аларны бик аралашучан, мөлаем кешеләр дип таптым. Гел елмаеп йөриләр! Смайликлар кебек! (көлә). Фотога төшәргә бик яраталар. Аларның шундый булуы без, татарларга, бераз сәеррәк тоела инде, тик миңа ошый. Алдыбызда - меңләгән мөмкинлек! Йоклап кына калмаска кирәк.

 

Рәзим Сабиров, спорт журналисты:


Чит ил кешеләре белән инглиз телендә аралашам. Бернинди аңлашылмаучанлыклар да булганы юк әле. Мин белми торган берәр сүз әтеп куйсалар да, сөйләшә торгач, нәрсә әйтергә теләгәннәренә барыбер төшенәм. Чит ил вәкилләрендә иң ошаганы – аларның чисталык яратулары. Ә тагын алар - ачык һәм бик игелекле кешеләр. Бер генә кимчелекләрен дә атый алмыйм! Ә Австралиядән килгән җанатарлар миңа уенчык коала бүләк итте. 13 мең километр юлдан алып килгән уенчыкны тоттылар да, миңа бирделәр. Ошадылар алар миңа!

Эльвира Шакирова, офис-менеджер:


Миңа Италиядән килгән бер җанатар зарланды әле. Автобуста елмаеп барган өчен аны бер апа эт итеп сүгеп аткан: “Ник юләр кебек елмаеп басып торасың?!” – дип кычкырган. Ул хатын өчен шундый оят булды миңа. Миннән юлны өйрәтүемне сорады, аңа ярдәмем тигәч: “Россиядә барысы да андый явыз түгел икән. Рәхмәт сезгә!”, - дип саубуллашты.


Фәнзил Ибраһимов, студент, волонтер:


Мин - бөтендөнья чемпионатында волонтер. Килгән кунакларны аэропортта каршы алабыз, озатабыз. Сораулары булса, ярдәм итәбез, югалган әйберләрен табарга булышабыз. Төп ясаган нәтиҗәм: чит ил кешеләре бик тәрбияле. Безнең халык белән чагыштырганда бу бигрәк тә сизелә. Үз илләренең командаларына көч бирер өчен җанатарлар дөньяның төрле почмакларыннан җыйналган һәм алар чын мәгънәсендә көч бирә дә! Аларны күзәтү шундый күңелле: җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар!

Атып калганчы, ятып... ой... ЯТЫП КАЛГАНЧЫ АТЫП КАЛЫЙК, дуслар! Безнең чит илгә чыгу мөмкинлеге булмаса, алар безгә үзләре килә! Телисең икән, үзеңне Италиядә, телисең икән, Австралиядә кебек хис итәргә мөмкин. Шәп бит?!



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев