Логотип Идель
Бу – тема!

ЕЛАТА ДА, ДӘВАЛЫЙ ДА: БӨТЕНРОССИЯ СУГАН КӨНЕ

Тугызынчы сентябрьдә, ягъни бүген Бөтенроссия суган көне билгеләп үтелә.

Искәртеп узарга кирәк, суган – өстәллләребездә иң яраткан һәм алыштыргысыз яшелчәләрнең берсе. Борынгы заманнарда безгә Азиядән килгән булса да, ул күптәннән инде безнең милли ашларның бер өлеше булып тора. Шуңа күрә әлеге яшелчәгә рәсми булмаган бәйрәм багышланган да инде.

Суганның сәламәтлеккә файдасы:

1. Иммунитетны ныгыта. Хәзерге галимнәр суганның салкын тиюдән файдасын раслады: яшелчәдә иммун системасын активлаштыручы химик кушылмалар бар. Фитонцид матдәләре организмдагы вируслар һәм бактерияләр таралуга комачаулый, ә антиоксидантлар ялкынсыну процессларын акрынайта. Димәк, суган - чып-чын табигый антибиотик.

2. Кан йөрешен нормальләштерә. Кыяклы суганда кобальт бар, ул эритроцитлар, Д витамины синтезы һәм холестеринның дөрес алмашы өчен кирәк.

3. Аллергияне киметә. Сугандагы антиоксидантлар (шул исәптән кверсетин) организмдагы саклагыч системасының дөрес эшчәнлеген һәм иммун реакцияне нормальләштерә. Шуңа күрә составында суган  булган продуктлар аллергик астма һәм ринитны дәвалауда эффектив.

4. Ашкайнатуны нормальләштерә. Кыяклы һәм яшел суган - бай клетчатка чыганагы. Бу җепселләр, сүз уңаеннан, организм тарафыннан эшкәртелми, ләкин аның каравы эшкәртелгән матдәләрдән нәтиҗәле котылып, эчәклектәге барлык процессларны активлаштыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев