Логотип Идель
Бу – тема!

«ДУСТЫМНЫҢ ӘНИСЕ ҮЛДЕ»

«Күптән түгел якын дустымның әнисе үлде. Шул хәлдән соң ул бөтенләй әллә нишләде. Кешеләр белән аралашмый, укырга йөрми. Юньләп ашамый да. Аңа ярдәм итәсем, хәлен җиңеләйтәсем килә. Тик ничек икәнен белмим»

Аноним, 16 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Якын кешеңне югалту – авыр сынау. Югалту кайгысы берничә стадиядән тора. Беренче стадия – кире кагу, бу вакытта кеше шок хәлен кичерә, авыр яңалыкны кабул итә алмый. Әлеге вакыйга өчен үзен дә, башкаларны да гаепләргә мөмкин.

Гаепләүләрдән соң икенче стадия – ачу килү башлана. «Ник болай булды соң?», «Ни өчен бу хәл минем белән булды?» дип кеше үзенә урын таба алмый өзгәләнә.

Өченче стадиядә еш кына үкенү һәм юксыну хисе барлыкка килә. Бу хисләрдән кайчакта депрессия дә башлана. Соңгы стадия ул – югалтуны кабул итү һәм тынычлану. Кайчакта стадияләр урыннары белән дә алышына, чөнки һәр кеше үзенчәлекле характерга ия.

Һәр чор төрле кешедә төрле вакытка сузыла. Кемдер аны берничә ай эчендә уздырып җибәрсә, кемдер еллар буе да шушы халәттә булырга мөмкин.

Мондый авыр вакытта якын кешеләр бер-берсенә таяныч булырга, бер-берсен кайгыртырга тиеш. Моң-зарларны, елауларны тыныч кына кабул итү дә мөһим.

Мөмкинлек булса, әлеге проблема белән эшли торган психолог яки психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә була. Алар профессиональ алымнар, күнегүләр ярдәмендә күңелдәге үкенеч һәм сагышны чыгарырга ярдәм итә.

Дус буларак, син дә аңа үзеңнең юату сүзләреңне әйтә аласың. Ләкин «елама, бар да яхшы булыр» дип түгел, ә «мин яныңда, синең өчен нәрсә эшли алам?» дип. Мәсәлән, ашарга әзерләргә яки дәрес карашырга ярдәм итәргә мөмкин. Дусларыгыз белән бергәләп аның хәлен белергә килә аласыз.

Шулай ук догалар өйрәнеп, дога кылырга да мөмкин. Бу күңелне аеруча тынычландыра. «Әниең сине күктән күреп тора», «ул синең уңышларын өчен куаначак, шуңа ул синең белән горурланырлык итеп яшәүне дәвам ит» дип юату да ярдәм итәргә мөмкин.

Зилә Зәйдуллина, студент:

– Минем әнинең дә шундый ук хәл булган. 17 яшендә әнисен югалткан, аннан әтисен... Әнием белән киңәшләштем дә, мондый нәтиҗәгә килдем: сиңа дустың янында күбрәк булырга, аңа мөмкин кадәр күбрәк булышырга кирәк.

Минем әнисен югалкан дустыңа да мөрәҗәгать итәсем килә. Аңа бу хатымны укытсаң, яхшы булачак: хәзерге авыр халәтеңне тулысынча бары үз якыннарын югалткан кешеләр генә аңлар. Үз-үзеңне кулда тотарга, начар уйларыңны, яхшы уйларга үзгәртергә тырыш, чөнки алар чынга ашачак. Берәр шөгыльгә тотын, укуны ташлама, ул авыр вакытыңда игътибарыңны читкә юнәлтергә ярдәм итәр. Беркайчанда төшенкелеккә бирелмә. Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга сынар өчен җибәргән. Җиңел түгел, аңлыйм. Әмма тормышка елмаеп карый башласаң, ул да сиңа елмаячак.

Гөлүсә Батталова, әни кеше, шагыйрә:

– Әти-әнине югалту – кеше өчен иң зур югалту. Ничә яшьтә булуына карамастан. Балага түгел, олы кешегә дә бу кайгыны кичерү авыр, ә бала өчен йөз мәртәбә авыррак.

Әлеге балага дусларыннан гына түгел, аның әйләнә-тирәсендәге олы кешеләрдән дә ярдәм кирәк. Махсус белемле психологлар да ярдәм итсә, яхшы булыр иде.

Ә син, үз чиратыңда, укытучылар, өлкәннәр белән киңәшләшеп, дустыңа аларның да ярдәм итүен сорый аласың.

Шулай ук аның белән һәрчак янәшә булып, аңа терәк булсаң иде. Ул кемгәдер таяна алганын тоярга тиеш. Дустының янәшә булуы аңа бу хәсрәтне ерып чыгарга көч бирә ала. «Ник сөйләшмисең? Әйдә сөйләшик» дип теңкәсенә тимичә, аның хәленә кереп, бу вакыйганы тыныч кабул итсәң иде. Авыр кайгы кичергән кеше өчен бары тик синең янәшә булуың мөһим.

Алмаз Хәертдинов, «Күңел радиосы» алып баручысы:

– «Вакыт дәвалый» дип әйтәләр бит. Вакыт үткәч, авыр кайгысы бераз басылыр да инде аның, тик ул вакыт дигәненең озынлыгы төрлечә булырга мөмкин шул. Берәр эш белән шөгыльләнеп карарга кирәктер, минемчә. Дустыңны урамга алып чык. Игътибарын башка нәрсәләргә юнәлтергә тырышып кара.

Булат Нуриәхмәтов, 11 сыйныф укучысы:

– Иң башта үзеңне дустың урынына куеп карарга киңәш итәм. Чөнки кайчак ярдәм итәргә теләп, кешенен ачуын чыгарырга да була. Мисал өчен, дустың белән икегезгә дә ошаган берәр шөгыль табарга мөмкин.

Әгәр иптәшең күңелен ачарга теләмәсә, аны мәҗбүриләмә, әмма янында булырга тырыш. Кеше үзен ялгыз итеп хис итмәсен өчен бу бик мөһим. Шулай ук дустыңа әнисенең үлеме турында искә төшермәскә тырышырга киңәш итәм. Ин мөһиме – теләкләрең ихлас булсын. Кешенең күңелен күтәрәм, дип чын күңелдән булмаган сүзләр әйтмә. Ул моны барыбер сизәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев