Логотип Идель
Бу – тема!

ДИСТАНЦИОН УКУ: РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ОНЛАЙН ДӘРЕСЛӘРДӘ БУЛДЫ

Укучылар хәзерге вакытта дистанцион рәвештә белем ала. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бүген аларның онлайн дәресләренә “кереп”, укытучы һәм укучылар белән аралашкан. Тулырак безнең язмада.

Укучылар нәрсәдән зарлана?

Чаллының 78нче лицее укучылары бу вакытта биология дәресендә булган. Бүгенге дистанцион белем алу өчен берьюлы әллә ничә платформа кулланыла: edu.tatar порталындагы “Учи.ру”, “Российская электронная школа”, “Виртуальные факультативы” кебекләре, Zoom  һәм башкалар. Укучылар президентка моның уңайсыз булуын әйткәннәр һәм бер генә платформаны калдыруны сораганнар. Рөстәм Миңнеханов: “Миңа онлайн белем алуның ничек тормышка ашырылуын белергә, күрергә кирәк. Шуңа күрә дәресегезгә үзем дә “кереп” карарга булдым. Сезнең фикер безнең өчен мөһим. Ә сез әйткән мәсьәлә бүгенге көндә хәл ителеп ята”, - дигән.

Кайчанга кадәр шулай укыйбыз?

Ә Лениногорск нефть көллияте студентлары президент “кунакка кергәндә” нефть һәм газ ятмаларын  эксплуатацияләү турындагы курсны үткәннәр. Мөгаллим интернетның сыйфатына игътибар итүләрен сораган. “Онлайн платформаларны бик күп кеше куллану сәбәпле, элемтә еш кына өзелә, кыен хәлгә куя”, - дигән ул.

Президент әлеге проблеманы хәл итү буенча эш алып барылуын хәбәр иткән.

Дистанцион уку Татарстанда сыйфатлы онлайн белем бирүне оештырырга ярдәм итә. Әлегә барысы да шома гына бармый, әмма киләчәктә бу тәҗрибә безнең өчен бик файдалы булачак, - дигән президент.

Укучылар Рөстәм Миңнехановтан укуның мондый форматта кайчанга кадәр дәвам итәчәге турында да сорамый кала алмаган. Президент аларны сабыр булырга чакырган:

Әлеге катлаулы чор узар.  Без моның өчен бар көчебезне дә куябыз.Хәзерге вакытта безгә сезнең сәламәтлек мөһим. Шуңа күрә үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез, - дигән ул.

Фото Татарстан Республикасы Президенты рәсми сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев