Логотип Идель
Бу – тема!

«ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ КҮЛМӘКНЕ ҮЗЕМНЕҢ ТЕГҮ БҮЛМӘСЕНДӘ ТАПТЫМ...»

«Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи» – диләр, әлеге сүзләр белән килешми булдыра алмыйм, чөнки минем бүгенге героема алар һишчиксез килешә! Кечкенәдән модельер булырга хыялланган, бүгенге көндә максатына омтылучы Камилә турында сөйләргә булдым. Әлеге язмада дизайн, мода, кул эшләре һәм Россиянең икенче башкаласында белем алуы турында сүз барачак. Киттек!

Исеме: Шакирова Камилә Илдар кызы

Туган көне: 02.03.2003

Туган җире: Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы

Уку урыны: СПбДСТһДУ (Санкт-Петербург Дәүләт Сәнәгать технологияләре һәм Дизайн Университеты)

Чигү, тегү эшләре белән ничек шөгыльләнә башладың? Нәрсә этәргеч булды?

Барысы да бер «этәргечтән» генә башланмады. Балачактан ук «круассан» кебек катлы-катлы булып җыелды.  Кулга карандаш тота ала башлау белән ук рәсемнәр ясарга керештем. Авылдагы өебездә бер рәсемсез стена калмады заманында. Соңыннан, пластилин кушылып китте, курчакларга киемнәр тегә башладым, балчыктан тәлинкәләр киптердем, крестик белән чигә башладым, ыргак, энә белән бәйләргә өйрәндем. Өченче сыйныфта беренче йон носкиемны бәйләп кидем. Гомумән, кул эшенә мәхәббәтем балачактан ук зур иде. Мәктәп ярышларында иң кызыклы кул эшләре миндә була иде. Алтынчы сыйныфта әниемнән туган көнемә тегу машинасы сорап алдым. Беренче ике-өч ел машина белән эшләү бик авыр бирелде, ләкин мин бирешмәдем.

Дизайнер булу хыялың кайчан туды?

Әнием рәсемнәремне, курчак киемнәрен күреп мине рәсем түгәрәгенә бирде,  «әллә үскәч дизайнер-модельер буласыңмы?» – дип шаяртып әйтә иде. Миңа бу идея ошап китте һәм биш яштән ук мин үземә һөнәр сайлап куйдым. Вакыт уза бара аңа юллар да ачылды.

Олимпиада юлың турында сөйләп кит әле. Белгәнемчә, син Олимпиада призеры булып грант оттың һәм Россиянең иң текә уку йортларының берсенә бушлай укырга кердең.

Уку көннәренең берсе иде. Безне туры таякка җыйдылар һәм хезмәт фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңү яулаган бер кызны зурладылар. Шул вакытта, «минем дә әлеге кыз кебек буласым килә» – дип уйлап куйдым. Хыялым, Аллага шөкер, берничә елдан соң чынга ашты. Бишенче-алтынчы сыйныфларда, барлык мәктәпләрдә уку программасы буенча кызлар йомшак тоткыч (прихватка) тегә. Менә мин дә аны тектем, укытучыма күрсәттем, шул вакытта ул миндә әлеге шөгыльгә кул ятуын күреп алды, мөгаен. Икенче елга мин инде беренче олимпиадамда катнаштым һәм унберенче сыйныфка кадәр әлеге юлымны дәвам иттем.  Барлык олимпиада юлымны сөйли башласам.. 10 битлек язма килеп чыгадыр (көлә). Әмма, мин әлеге олимпиада чорына, чыннан да, бик рәхмәтлемен, ул мине көчле, дәртле, тырыш булырга һәм бирешмәскә өйрәтте. Күп кенә матур хатирәләр, дуслар бүләк итте һәм, иң мөһиме, әлеге җиңүем миңа бәхетле киләчәккә юллар ачты! Укытучым – Галиева Наталья Александр кызына, гаиләмә, дусларыма, лицеема, «Талантлар Университеты»на һәм КФУга әлеге авыр юлда ярдәм итүләре өчен чиксез рәхмәтле! Нәкъ менә олимпиада призеры буларак, мин хәзер искиткеч төньяк башкалага күчтем һәм СПбДСТһДУ (Санкт-Петербург дәүләт Сәнәгать технологияләре һәм дизайн университеты)нда белем алам. Әле ул гына да түгел, шулай ук призер буларак мин Россия Федерациясе Президенты грантын алам һәм үз тормышымны тулысынча диярлек мөстәкыйль рәвештә алып барам.

Инстаграм битеңдә «чыгарылыш кичәсенә күлмәкне үземнең тегү бүлмәсендә таптым» дип язган идең. Чыннан да чыгарылыш кичәсенә күлмәгеңне үзең тектеңме? Ничә көн таләп итте ул? Гомумән, процессын сөйләп кит әле.

Әйе, бу, чыннан да, шулай! Чыгарылыш кичәсе якыная башлагач, мин барлык кызлар кебек, кибетләрдә «хыял» күлмәгемне эзли башладым. Әмма барысы да юкка булды. Чыгарылышка ике атна кала үзем тегәргә булдым. Күңелгә хуш килгән күлмәк фасонын инде күптәннән сайлап куйган идем. Беренче күзгә төшкән, яраткан кызыл төсле тукыма сатып алдым да, эшкә керештем. Беләсегез килсә, күлмәк тегү ул җиңел эшләрдән түгел, ә мин чыгарылыш күлмәген тегәргә булдым! Икенче көнгә үк мин эшкә тотындым. Укытучым да бераз ярдәм итте. 5-6 көн эчендә күлмәк әзер булды. Матур ташлар белән бизәп, кара түфли да киеп куйгач, «Менә минем хыял күлмәгем» – дип уйлап куйдым! Ахыр чиктә, кибеттәге утыз меңлек күлмәк аласы урынга, мин меңьярымга үзем өчен дөньядагы иң матур күлмәк тегеп кидем. Чыгарылыш кичәсендә дә, инстаграм челтәремдә дә бик күп хуплау сүзләре ишеттем.

Хәзерге укуың турында да сөйлә әле. Ошыймы сиңа? Петербург шәһәре Кукмарага караганда күпкә зур, ияләшү авыр булдымы?

Авыр булуга карамастан, хәзерге укуым миңа бик ошый. Яраткан фәннәрем хәзерге көнгә рәсем, формалаштыру, макетлар ясау һәм тегү практикасы. Петербург чыннан да, Кукмарадан күпкә зур, хәтта Казан да хәзер кечкенә, тыныч булып тоела. Зур шәһәргә ияләнү баштагы чорда бик авыр булды. Петербург шәһәре мине матурлыгы белән шаккаттырды һәм яраттырды. Хәзерге көндә Петербург минем иң яраткан шәһәрем, шулай да мин туган ягым Кукмараны да онытмыйм.   

Белгәнемчә син хәзерге вакытта әкренләп үз брендыңны булдыру белән шөгыльләнә башладың һәм беренче коллекцияңне чыгарырга да өлгердең, шуның турында да сөйлә әле.

Дөрестән дә, инстаграм социаль челтәрендә @ksh.brand битендә мин үземнең чыгара башладым. Үземнең беренче коллекциямне мин 9нчы сыйныфта олимпиадада ук тегә башлаган идем һәм төп үзенчәлеге  итеп проектларыбызда чигү орнаментларын кулланырга булдым, шуның белән жюриның игътибарын җәлеп иттек тә инде. Бизәлешне сайладык, төс мотивларын билгеләдек, эскизлар ясадык һ.б. Гомумән алганда, өч образ килеп чыкты. Берсе – жакетлы чалбар костюм, икенчесе – юбка-карандаш һәм блузка. Өченчесе – топ һәм итәк-чалбар һәм дүртенче образ – коллекциянең үзенчәлеге дип саныйм: градиент яруслы күп катлы фатин итәк (27 квадрат метрдан артык тукыма китте) һәм илле сәгатькә якын вакытымны алган кызыл корсет.

Эш барышы бик үк җиңел булмады, әмма мин үз максатыма омтылдым. Мин бу коллекция белән бик горурланам. Аңа күп хезмәт салынган. Хәзер коллекциям өйдә саклана һәм аны сатарга да теләмим, чөнки ул миңа бик кадерле. Бүгенге көндә, мин эко товарлар җитештерү юнәлешендә эшлим. Әлегә бу люневиль чигүле сумка, шопер һәм капчыклар. Мин беренче чиратта, яхшы материаллар кулланам һәм эшләнмәләрнең сыйфатына басым ясыйм. Миңа калса, минем исем инициалларым да «КШ» татар телендә «кеше» дигән мәгънәне чагылдыра кебек. Бу брендта да мин тормышка, табигатькә һәм туган якка булган мәхәббәтемне белдерергә тырышам. Заказлар да кабул итә башладым, хәтта!

Киләчәккә нинди планнар?

Мин үземнең исемемне һәм брендемны бөтен дөньяга танытырга телим. Кешеләргә матурлык өләшергә омтылам!

Илзия НӘҖИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев