Логотип Идель
Бу – тема!

“ЧИСТА” ИНТЕРНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ӨЧЕН ГРАНТ!

Вакытыңны берөзлексез Интернет белән үткәрәсеңме? Безнең буын – технологияләр белән үсә торган беренче буын. Әмма аның да үз куркыныч яклары бар икән...

Интернет аша үсмергә наркотиклар, проституция яки башка әйберләр «йога» ала. Андый ситуацияләрне ничек булдырмаска – волонтер Әдилә Гафиятуллина шуның турында сөйләргә булды.

19 яшендә Әдилә «Цифровая гигиена» проектын булдыра! Әлеге проект яшүсмерләрне интернетта саклауга багышланган. Волонтерлар командасы яшьләргә видеоролик, мемнар һәм социаль челтәрләрдәге бренд аша интернет киңлекләрендә хисләр белән түгел, ә акыл белән эш итәргә ярдәм итәчәк. Проект #Росмолодежьның грантына ия булып, чынга ашырылачак.

– Әдилә, проектның асылы нәрсәдән гыйбарәт?

– Әлеге проектның идеясе шундый: яшүсмерләр шик тудыра торган сайтларга кермәсеннәр, буллингтан һәм алдаучылардан качсыннар, социаль челтәрләрдәге биттә үзләре турында күп шәхси мәгълүмат сөйләмәсеннәр. Яшьләргә үз интим характерлы сурәтләрен яки биек катлы йорт өстендә төшкән фотоларын социаль челтәргә куйганда куркыныч яный. Без идея турында блогерлар аша да, онлайн һәм офлайн дәресләр аша да бүлешәчәкбез.

Социаль челтәрләрдә буллинг нинди формада чагыла? Әлеге мәгълүмат сиңа нык тәэсир итәме?

– Һәр көнне социаль челтәрләрдә кирәкмәгән мәгълүмат күрәм: артык гәп корулар, бәхәсләр. Кешеләр моңа ничек сабыр була ала икән?

Әгәр миңа каршы «Вконтакте»да гаепләүләр җыела башласа, нишләргә?

– Беренче чиратта, башка кулланучыларны гаепләмәскә, әгәр сине гаеплиләр икән – уйланырга. Син чыннан да яхшы кешеләр белән аралашасыңмы? Үз-үзең белән намуслы бул! Икенчедән, шаккатыргыч пост өчен җавап бирергә әзер бул. Конфликтка керсәң инде, үз урыныңны күрсәтергә кирәк: «Мин аңлыйм: сезгә минем турында сөйләшергә бик кызык. Әмма минем кайсыдыр эш белән шөгыльләнергә тулы хокукым бар».

Әлеге проект синең волонтерлык белән шөгыльләнүеңә барып тоташа. Волонтер булган чакта нинди нәтиҗәләр ясадың?

– Мин Җиңү волонтеры булдым, шулай ук быел волонтер буларак БДБ уеннарына язылдым. Ачышларыма карата, һәр кешедән яңалык табып була! Шулай да берничәсен әйтеп куям. Әгәр кеше ярдәм итәргә теләми икән, аңа әлеге ярдәмне көчләп бирергә кирәкми. Чыннан да, ярдәмнең кирәк булуын аңлатырга була, әмма мәҗбүр итә алмыйбыз. Тагын бер нәтиҗә: кешене тулысынча үзгәртеп булмый. Аның үзенә мөнәсәбәтен үзгәртеп кенә була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев