Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЕРЕК КҮЛДӘ - ЯШЬЛӘР КӨНЕ

27 июньдә Татарстанда яшьләр көне билгеләп үтелде. Башкала бәйрәмне аеруча зурлап уздырды - 7 мәйданчыкта яшьләр өчен берсеннән-берсе кызыклырак күңел ачу чаралары оештырылды. Шуларның берсе Черек күлдә (Чёрное озеро) гөрләде. “Ялкын”лылар бу көнне ничек уздырдылар? Яшьләр эшләре министры журналга нинди бәя бирде? Тулырак безнең язмада укыгыз! 

Яшьләр көне уңаеннан Черек күлдә узучы чаралар махсус яшүсмерләр өчен әзерләнгән иде. Аны Яшьләр эшләре министрлыгың үсмерләр белән эшләү буенча “Минмол тинс” бүлеге оештырды. 

Мәйдәнчыкның төп үзенчәлеге - эко-куллану темасы иде, шуңа күрә биредә төрле секонд-хендларның эшчләнге, экология турында сөйләшүләр шактый булды. Монда һәр теләгән кешегә эко-шоппер ясау, яхшы бәягә китаплар, киемнәр, бизәнү әйберләре алу мөмкинлеге тудырылды. Шулай ук яшүсмерләр өчен төрле мастер-класслар һәм квизлар уздырылды. 

«Ялкын» журналы да бу чарадан читтә калмады. Без дә үзебезнең кечкенә мәйданчыгыбызны булдырдык һәм #минялкын хештегы язылган көзге урнаштырдык. Теләге булган һәркем көзге янына килеп, истәлекле фото ясау мөмкинлеге алды. Шулай ук һәр кызыксынган кешегә без “Ялкын” журналы турында сөйләдек, аны бүләк иттек. 
Черек күл мәйдәнчыгына Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та килде. Барысын да бәйрәм белән котлап, матур теләкләр теләде. Ул яшьләрнең һәрберсенең уникаль һәм сәләтле булулары турында әйтте, министрыкның бу өлкәгә аеруча зур игътибар бирүен, уңайлы шартлар, яңа мөмкинлекләр тудыру өчен бар көчен куячагын җиткерде. Министр “Ялкын” журналының эшен дә югары бәяләде, алга таба да уңышлар теләде.

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев