Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЕМОДАН: «GAUGA» ТӨРКЕМЕ ЯҢА КЛИП ТӘКЪДИМ ИТТЕ

GAUGA рок төркеме «Чемодан» дип аталган өр-яңа клип тәкъдим итте. «Чемодан» – 28 апрельдә чыгачак яңа альбомдагы җырларның берсе.

Бу җыр Gauga төркеме тыңлаучыларына яхшы таныш. Төркемнең фронтмены Оскар Юнысов сүзләренчә, «Чемодан»ның беренче куплеты кызык өчен генә язылган булган. Тик соңрак аннан бу җырны ахырына кадәр язып бетерүен сораганнар.

– Миннән еш кына «Чемодан» җыры аерылышу турындамы, дип сорыйлар. Әйе, сюжет аерылышуга корылган. Тик ул, беренче чиратта, мәхәббәт, көчле мәхәббәт турында, – ди Оскар Юнысов.

Клипка килгәндә, ул 2021 елның җәй-көз айларында төшерелгән. Аны төшерүдә театр актерлары, музыкантлар һәм башка талантлы шәхесләр катнашкан. Алар арасында: Назлыгөл Хәбибуллина, Искәндәр Хәбибуллин, Лилия Хәйруллина, Said Olur. Клипның режиссеры һәм операторы — Айсылу Мөхәмаева.

Клипның сюжеты үзара охшаш язмышлы парлар тирәсендә бара. Алар бер-берсенә көчле хисләр кичерүгә карамастан, хушлашырга, мәхәббәт тарихына нокта куярга мәҗбүр. Бу – алар өчен бердәнбер дөрес карар. Чемоданда – алар өчен кадерле булган әйберләр.

Клипның соңгы кадрларында геройлар чемоданнары белән бергә Казансу елгасында чайкала. Оскар Юнысов бу кадрларның мәгънәсен болай аңлата:

– Биредә геройларның алдагы тормышы тасвирлана. Алар бар нәрсәгә битараф, көчсез, зәгыйфь. Үткән вакыйгалар онытылып, үзләрендә шушы халәттән чыгу, алга таба яшәү көче тапканчы, геройлар агым уңаена йөзәчәк. Бары тик шуннан соң гына алар ярга чыгарга әзер.

Клип «Татнефть»нең хәйрия фонды гранты ярдәме белән төшерелгән.

Клипка сылтама – биредә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев