Логотип Идель
Бу – тема!

CHAT BRIDGE: АРЧА «НУР» БАЛАЛАР ТЕЛЕСТУДИЯСЕ ЖУРНАЛИСТЛАРЫ ЧИТ ИЛ ДУСЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Күптән түгел без Казахстан республикасы Нур-Солтан шәһәрәнең Укучылар сарае активистлары һәм җитәкчеләре оештырган халыкара балалар chat bridge «Фокус внимания – Детство!» исемле очрашуда катнаштык. Әмма ни кызганыч, замана шартлары шулай таләп иткәч, очрашу ZOOМ платоформасында узды. Әлеге конференция элекеге СССР составына кергән 15 республиканың вәкилләрен берләштерде: Кыргызыстан, Үзбәкстан, Россиядән Омск һәм Новосибирск шәһәрләре, Украина, Грузия илләре. Ә менә Татарстан исеменнән әлеге конференциядә без, Арча «Нур» балалар телестудиясе журналистлары чыгыш ясадык! Республикабыз безгә шундый дәрәҗәдәге коференциядә катнашып, Татарстанны якларга мөмкинлек биргәч, без һич кенә дә йөзгә кызыллык китермәскә тиеш идек. Һәм дөрестән дә, йөкләнелгән вәкәләтебезне бик уңышлы башкарып чыктык. Үзебезнең Укучылар сарае, «Нур”»телестудиябез турында сөйләп, матур итеп чыгыш ясадык.

Шулай ук, башка ил вәкилләре дә үзләре белән таныштырып уздылар, шөгыльләнгән эшчәнлекләрен бәян иттеләр. Бу этап тәмамлануга безне аерым бүлмәләргә тараттылар. Әлеге бүлмәләрдә актуаль һәм мөһим булган темалар күтәрелде, шуңа кагылышлы мәсьәләрне хәл итү юллары турында фикерләр яңгырады. Һәр бүлмәгә аерым тема бирелгән иде, алар арасында: «Өстәмә белем алу юллары белән яшьләрдә Soft Skils формалаштыру», «Заманча гаиләдә экологик мөнәсәбәтләр», «Яшь халык катлавында ватарпәрвәрлек хисе уяту»,«Өстәмә белем алу оешмаларында социаль мөһим проектлар».

Соңыннан һәр ил йомгаклау сүзләрен һәм теләкләрен әйтеп туган телендә барлык катнашучыларны сәламләде. Без дә саф татарча «Сезне Татарстанда кунакка көтәбез, без аралашуга һәрчак ачык һәм бик шат. Без булдырабыз!» – дигән девиз астында әңгәмәне тәмамладык. Очрашу җылы, рәхәт атмосферада узды. Конференция тәмамаланган соң, мин без барыбыз шулкадәр төрле, шулкадәр индвидуаль, тик һәрберебез бер юнәлештә фикерлибез һәм уртак көч белән әле күп проектларны тормышка ашыра алачакбыз дигән нәтиҗәгә килдем.

Бердәмлектә көч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев