Логотип Идель
Бу – тема!

БЫЕЛГЫ ЯЗ ҺӘМ ҖӘЙ НИНДИ БУЛЫР?/ҺАВА ТОРЫШЫ

Узган елгы салкын җәйдән һәм быелгы җылы кыштан соң күп кеше: “Быелгы җәй ничек килер икән?” – дип борчыла. Чыннан да, нинди булыр? Хәзер беләбез.

Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, Россия территориясендә апрель-сентябрь айларындагы температура нормада яки нормадан бераз югарырак булачак. Гидрометеорология үзәгенең фәнни җиткәчесе Роман Вильфанд: “Мондый һава торышы илнең бөтен өлкәләрендә дә сакланачак”, – ди. Ә хәзер һәр айга аерым тукталып үтик.

Апрель нинди булыр?

Апрель аенда нормадан югарырак температура Төньяк-Көнбатыш, Урал, Себер федераль төбәкләрендә күзәтелер, дип көтелә. Илнең Ауропа өлешендә температура уртача яки уртачадан бераз югарырак булачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Шулай ук, Ауропа территориясенең көньягында явым-төшем күп булырга, ә Көнчыгыш Себернең көньягында, киресенчә, нормадан азрак булырга мөмкин.

Май

Майда нормадан югарырак температура Мәскәү өлкәсендә һәм Үзәк федераль төбәкнең көнбатышында  көтелә, шулай ук, Байкалның аръягында, Амур өлкәсендә һәм Якутиянең көньягында була ала. Илнең калган өлешләрендә температура йә уртача, йә уртачадан бераз югарырак булыр, дип көтелә. Явым-төшем Себернең төньягында күп булырга мөмкин.

Июнь

Июнь аенда температура (Төньяк Кавказ һәм Себернең төньягыннан кала) уртача яки уртачадан бераз югарырак булыр, дип фаразлый синоптиклар. Ерак Көнчыгышта исә температура нормадан түбәнрәк булырга мөмкин. Россиянең Ауропа өлешендә явым-төшем аз булыр, Урал һәм Себернең төньягында артык булыр, дип көтелә.

Июль

Җәйнең икенче аенда температура бөтен җирдә дә уртача булыр, дип фаразлана. Әмма Ауропа өлешенең көньяк өлкәләрендә һәм Себернең көнбатыш өлешендә нормадан түбәнрәк булырга мөмкин. Явым-төшемнең Көнбатыш Себердә, Хабаровск өлкәсендә күп булу ихтималы зур.

Август

Вильфанд әйтүенчә, илнең Ауропа өлешендә яхшы һава торышы сакланачак. “Август җылы һәм яңгырсыз булып киләчәк, – ди ул, – яңгырлар җәйнең соңгы аенда ял итәргә планлаштырган кешеләрнең үзәкләренә үтмәячәк”. Шулай ук, явым-төшем Көнбатыш Себер һәм Ерак Көнчыгышта да аз булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев