Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗ ӘДӘБИ АГЕНТ БУЛАЧАКБЫЗ»

Күптән түгел Казанда өр яңа зур әдәби мәйдан барлык килде. «Татар китабы йорты» исеме астында ачылган әлеге яңа бина заманында Шәриф Камал музее булган урыннан гыйбарәт. 2016 елда төзекләндерү эшләренә дип ябылган Шәриф Камал мемориаль фатиры 3 елдан соң, ниһаять, үз ишекләрен ачты. Тик музей тергезелеп кенә калмаган, яңарган, бөтенләй үзгәргән.

Островский урамы, 15нче йорты адресы буенча урнашкан музей бинасында хәзер нәшрият, китап кибете, Шәриф Камал мемориаль фатиры, Татар әдәбияты тарихы музее, балалар бүлмәсе, коворкинг һәм китапханә рәвешендә яши хәзер. Рәсми исеме «Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры» булса да, үзен «Татар китабы йорты» дип таныта.

«Татар китабы йорты» барлыкка килүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе – шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев. «Татар китабының, гомумән, татар әдәбиятының аңлатып булмаслык бай тарихы бар. Хәзер татар китабының үз йорты да булу зур куаныч. «Татар китабы йортын» булдыруны күз алдына китергәндә, без аның мондый була алуын турында хыялланмаган да идек. Спектакль ошаса, без башкаларга да карарга киңәш итәбез, китап ошаса, башкаларга да «Укыгыз!» дибез. Мин менә бөтен кешегә дә «Татар китабы йорты»на барыгыз, дим. Миңа бик ошады!» – дип хис-кичерешләре белән бүлеште Разил Вәлиев.



«Татар китабы йорты» директоры Луиза Шарова (шагыйрә Луиза Янсуар) әйтүенчә, «Татар китабы йорты» – мәдәни коммуникация, белем бирү, җанлы аралашу һәм иҗат процессын оештыру мәйданы. «Бездә китап, буклетлар чыгару, роликлар әзерләү, интеллектуаль һәм уку-укыту проектларын тормышка ашыру өчен шартлар бар. Мәсәлән, яшь авторларның осталыкларын үстерү максатыннан, «Минем беренче китабым» дип исемләнгән программа булдырылды. Әлеге программа китап өчен материаллар сайлау, редакцияләү, китапны басмага әзерләүнең (шул исәптән, верстка, дизайнның) бөтен этапларын күзалларга ярдәм итә. Параллель рәвештә дизайнерлар белән берлектә махсус проект эшләп киләчәк. Әлеге проект кысаларында дизайнер һәм авторларның, киләчәктә бергә эшләү өчен, тандемнары булдырылачак. Проект азагында республикакүләм, бәлки федераль нәшриятлар өчен кызыклы булган автор һәм аның китабы безнең кулларда булачак. Курсны Татарстан Республикасының алдынгы шагыйрьләре һәм прозаиклары алып барачак. Шулай итеп, без беренчеләрдән булып әдәби агент ролендә чыгыш ясыйбыз һәм әлеге эш алгоритмының ни дәрәҗәдә эффектив булуын сыныйбыз. Әлеге проект кысаларында, шулай ук, замана авторын таныту, аның образын булдыру механизмнары да карала. Проект уңышлы булса, киләчәктә татар әдәбиятының актуальлеге һәм конкуренциягә сәләтлелеге темасына, шулай ук милли үзенчәлекләребезне югалтмыйча, замана мәдәни пространствосына яраклаша алу мәсьәләсенә дә якын килә алачакбыз», – ди Луиза Шарова. Моннан тыш «Татар китабы йорты»нда «Әбүгалисина» (интеллектуаль уен), Язу төрләре буенча дәресләр курсы кебек проектлар, кино кичләре, квестлар да булачак.
«Татар китабы йорты» һәм «Ялкын» дуслык җепләре ныгып, аерым проектка үсеп чыкты. Бергәләшеп «Яшь журналистлар мәктәбе»нә нигез салырга булды. Әгәр онлайн һәм оффлайн рәвештә журналистика дәресләре алырга теләсәң, яз безгә.

«Татар китабы йорты»ны берничә проекты тормышка ашырыла башлаган инде. Казан шәһәре мәктәпләре укучылары, студентлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен проектлар уңышлы гына эшләп киткән.



Үзенең күп функцияле булуына карамастан, «Татар китабы йорты» – музей, ягъни фонд һәм экспозицияләр мәйданы. Фондлар белән эшләү, экспозицияләр төзү – фәнни хезмәткәрләрнең һәм Татарстан Республикасы Милли музее коллективының бик зур игътибар, җаваплылык таләп итә торган эше. «Татар китабы йорты экспозицияләре татар китабы тарихына кызыклы экскурс ясарга мөмкинлек бирә, төрле чорларга һәм төрле  жанрларга караган кулъязма һәм басма китаплар белән таныштыр. Экспозицияләрнең нигезен Татарстан Республикасының Милли музее туплаган уникаль китаплар тәшкил итә. Әлеге хәзинәләр арасында XVII-XIX гасырга караган кулъязмалар, XIX гасыр башыннан сакланган басма китаплар, татар язучылары һәм галимнәренең үзләре исән вакытта чыккан китаплары һәм шәхси китапханәләре, бүгенге көн авторларның кызыклы басмалары бар. Китап иллюстрацияләре, фотографияләр һәм плакатлар, типография җиһазлары да тәкъдим ителгән биредә. Барлык хәзинәләр дә гомумтөрки язма хәзинәләрдән алып гарәп, латин һәм кирилл графикасына кадәрге юлны кичкән татар китап мәдәниятенең үсешен чагылдыралар», – дип музей эшчәнлеге белән таныштырды «Татар китабы йорты»ның фәнни хезмәткәре Нурия Мифтахетдинова.
Музей бинасында Шәриф Камалның мемориаль фатиры торгызылган. Әлеге мемориаль фатир музей кунакларын 1920-1940нчы еллардагы вакыйгалар дулкынына һәм шул чор атмосферасына алып кереп китәчәк.



Бөтен локацияләр буенча татар әдәбияты тарихы турында мәгълүмат кертелгән электрон станцияләр, интерактик такталар урнаштырылган. Мэппинг, проекцияләр музей кунакларын төрле чор хроникалары белән таныштыра. Балалар зонасында интерактив такта-буягыч, бик күп татар балалар әдәбияты кертелгән электрон станция бар.

Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев