Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗ БЕЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ 8 НӘРСӘ

Без бүген сезгә бу тормышта һәркемгә белергә кирәк булган 8 нәрсә турында сөйлибез. Нәрсәләр соң ул?

1. Финанс яктан грамоталылык. Акчаны дөрес итеп кулланырга өйрәнегез. Моның өчен:

Роберт Кийосаки «Богатый папа, Бедный папа»; 
Юрий Мороз «Бизнес. Пособие для гениев»; 
Роберт Аллен «Множественные источники дохода» кебек китаплар укырга киңәш итәбез.

2. Фикер йөртә белү.

Фикер йөртүнең 2 төп ысулы бар. Аларны
Эдвард де Бонго и теории решения изобретательских задач китабын укып белергә мөмкин.

3. Кеше хәтеренең ничек эшләвен белү.

Владимир Козаренконың «Учебник мнемотехники» китабын укырга киңәш итәбез. Бу китапны укыган балалар мәктәптә гел “5”легә укый башлый. Чөнки мәгълүматны ничек истә калдырырга икәнлеген белә.

4. Күзне йомып клавиатурада эшли белү.

2 атна дәвамында көненә 15 минут шөгыльләнсәгез, сез күзегезне йомган килеш тә текст җыя башлаячаксыз. Ә иң мөһиме – киләчәктә күпме вакытыгыз яңа калачак.

5. Тиз укый белү.

Бер ай дәвамында моңа өйрәнсәгез, 2 тапкыр тизрәк укыр башларсыз. Моның өчен Олег Андреевның «Учитесь быстро читать» китабында күнегүләрне эшләргә мөмкин.

6. Төшләрне контрольдә тоту.

Бу эшкә өйрәнгәннән соң сез  үзегезнең иҗади сәләтләрегезне ача алачаксыз. Бу турыда төшләргә багышланган китаплардан укып белә аласыз.

7. Уңыш формаулаларын белү.

Һәрчак уңыш елмайган кешеләргә уңыш бола йгына елмаймый. Аның үз серләре бар. Аларны кулланырга өйрәнгәч, теләгән максатка ирешергә мөмкин. Мондый формулалар “Магия успеха” дип исемләнгән китапта тупланган.

8. Үз эмоцияләрең белән идарә итү. Моның өчен:
– Александр Лоуэн «Психология тела»; 
– Станислав Гроф «Холотропное сознание»; 
– Мантек Чианың китапларын укырга
мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев