Логотип Идель
Бу – тема!

БЕР ТӘҮЛЕК ЭЧЕНДӘ ҖИР ШАРЫНДА...

Бер көн. Нәрсә инде ул, уза да китә... Ә бит шул көн эчендә Җир шарында нинди генә вакыйгалар булып узмый. Күпме кеше, күпме язмыш. Әйдәгез,  “бер тәүлек эчендә кешелек ничә банан ашый?”, “ ничә кеше туган көнен уздыра?” һәм башка шундый сорауларга бергәләп җавап эзлибез.

1.     5 континент, 193 илдә яшәүче 7 миллиард кешеләрнең кайсысыдыр һаман да йоклый, кайсыларыдыр уяна башлый. Нибары 6сы гына Җир шарында уянмас, төгәлрәк әйтсәк, аннан 415 километр ераклыкта күзләрен ачар. Алар – Халыкара космик станция вәкилләре.

2.     Яңа көн белән бергә планетабызга 380 мең сабый да туар.

3.     18 миллион кеше туган көнен билгеләп узар.

4.     Төрмәдә утырган 9,8 кеше тагын бер көннәренең рәшәткә артында узуына уфтаныр.

5.     Тәүлек эчендә күктә  8,6 миллион тапкыр яшен яшьнәр. Бу энергия ярдәмендә бер зур шәһәрне яктыртып булыр иде.

6.     Бер агач бер көн эчендә 2 кешегә җитәрлек кислород бүлеп чыгарыр.

7.     Кешеләр юлга кузгалыр, алар үткән юлның озынлыгы 70 миллион километрны тәшкил итәр.

8.     Бер көн эчендә 142 мең яңа автомобиль тапшырылыр. Бер-бер артлы тезсәң, алар Берлиннан Штутгартка кадәр араны алып торыр иде.

9.     Төшке аш вакыты: Азиядә һәр кеше бер тәлинкә дөге ашый.

10.  Җир шарында кешеләр тәүлегенә 800 миллион әфлисун ашый.

11.  ...Һәм бер миллард алма...

12.  1,5 миллиард бананны да юк итеп өлгерә.

13.  Ашадык, хәзер эшләп алыйк: кытайлылар көненә  510 мең тонна дөге җыя.

14.  Бөтен дөньяда 1 700 000 тонна җиләк-җимеш җыеп алына.

15.  Бөтен дөньяның тавыклары 190 миллион йомырка сала.

16.  Ул йомыркаларның авырлыгы 110 самолет авырлыгында булачак.

17.   Дөньяда 339 миллион кеше артык авырлыктан интеккәндә әлеге саннан 3 тапкыр күбрәк кеше ачлыктан интегә.

18.  Җир шарында бер көн эчендә 570 телевизор сатып алыначак.

19.  ...Һәм 3,4 миллион телефон...

20.  ...Һәм 540 миллион газета...

21.  ...Һәм 820 мең гольф тубы...

22.  Алган товарлар өчен 182 төрле валюта белән түләячәкләр.

23.  Җир шарында яшәүчеләр 22 миллиард тапкыр туалетта су агызачак. Моның кадәр су белән кешелекнең яртысы юына алыр иде.

24.  Европа кешесе уртача алганда көненә 1,2-1,4 кило чүп ташлаячак.

25.  Кич җитте, хәзер үзең теләгән эшләр белән дә шөгыльләнергә була. Мәсәлән, китап укырга. Сайлау мөмкинлеге зур: бер көн эчендә 2753  яңа китап дөнья күрә.

26.  Төн җитә. Күп кеше утларын сүнедрә. Сүз уңаеннан, кешелекнең күпчелеге -  4 миллиарды Азиядә яши.

27.  Дөньяда Чан фамилияле 100 миллион кеше яши. Бу  - иң киң таралган фамилия.

28.  24 сәгать эчендә Җирдә кояш бер генә тапкыр баеды. Тик космостагы теге 6 кеше өчен түгел. Алар бу вакыт эчендә 16 тапкыр кояшның чыгышын һәм 16 тапкыр аның баеганын күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев