Логотип Идель
Бу – тема!

БАШКОРТСТАН БЛОГЕРЛАРЫ – «ТАТМЕДИА»ДА КУНАКТА! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Ялкын» журналы 11 ноябрь көнне Башкортстанның популяр блогерлары белән «Кунак Party» оештырды. Күрше республикабыздан Дамир Ильгамович, Алмаз Мостафин, Илнара Рахмангулова килде.

Беренче чиратта, күрше республика блогерлары «Татмедиа» бинасында экскурсиядә булды. «Әдәби кафе», «Татар-Информ», «Тәртип» радиосы, «Салават күпере» журналының студиясе һәм шулай ук «Татмедиа»дагы интернет мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр белән эшләүче бүлек белән таныштылар.

Башкортстаннан килгән блогерлар белән «Татмедиа» генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыков та очрашты. Бүгенге көндәге журналистика һәм блогерлык юнәлешенең тыгыз бәйләнеше турында үз фикерен әйтте. Блогерларның үсеше заманча медиакоммуникацияләрнең үсеше белән бер дәрәҗәдә алып барыла, дип ассызыклады. Киләчәктә дә бергә хезмәттәшлек итүгә чакырды.

Соңыннан «Ялкын» студиясендә  студентлар һәм татар блогерлары белән очрашу узды.

Башкортстанның популяр блогеры Илнара Рахмангулова бу чара турында үз фикерен әйтте: 

«Бик җылы очрашу булды. Җитәкчеләрнең матур итеп каршы алуы, безнең кебек гади булулары ошады. Безне кызыксынып тыңлап, сорауларын биреп утырган студентлар – үзе бер бәхет. Яңа шәхесләр, блогерлар белән танышып сөйләшү... Мин бу очрашудан илһамландым».

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фаис улы Фазуллин: 

«Яшьләргә блогерлык бик кызык һәм шуңа күрә без һәрвакытта алар өчен кумир булган блогерларны чакырырга тырышабыз. Татар блогерлары, яшьләр аларның тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен, гомумән, якыннан танышыр өчен».

Сезгә әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Наталия Вәлитова

Фирүзә Закирҗанова фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев