Логотип Идель
Бу – тема!

«БАШКА БАЛАЛАР ЗУР БАНТИКЛАР ТАГЫП ЙӨРГӘНДӘ, МИН ЧӘЧЕМНЕ КАПЛАП ЙӨРДЕМ»

Бүгенге көндә күп яшьләрнең дингә тартылуы беркемгә дә сер түгел. Алар үзләренең тормыш рәвешләрен һәм шуңа бәйле киенү стильләрен үзгәртәләр. Әлеге язмада исә яулык киюче кызларның һәм үземнең кызыклы тәҗрибәм белән уртаклашырга телим. Киттек!

Күптән түгел, ягъни октябрь аенда, мин үзем дә мөһим карар кабул иттем. Әлбәттә, барысы да җиңел бирелмәде! Кинәт кенә тормышыңны 180 градуска үзгәртү – авыр икән. Ә хәзер бу хакта тулырак!

Иң беренче тапкыр яулыкны мәктәпкә киеп бардым. Күпләр өчен бу «шок» булды дисәм дә, ялгышмам. «Арттан» сөйләүчеләр дә булды, әмма миңа нәрсә? Андыйлар күп инде ул! Әлеге көнне курку һәм дулкынлану хисләре мине «ташламады». Тик күпмедер вакыт узганнан соң, мин үземне яулыксыз күз алдыма да китерә алмый башладым. Янәшәмдәге кешеләр исә, төрле «акыллы» сораулар да биргәләде. Мәсәлән, «чәчеңне юмаганга яулык бәйләдеңме?» «Син хәзер һаман яулык киясеңмени инде?» «Йоклаганда да яулык киеп йоклыйсыңмы?»

Һәм монда иң мөһим сорау формалаша: яулык кию ни өчен кирәк? Сер түгел, бүгенге көндә кызларның күбесе образ өчен генә дә яулык яба. Мин исә, үз алдыма андый максат куймадым. Яулыкны ислам динендәге хатын-кызларның бурычы буларак бәйләдем.

Минем тәҗрибәм белән таныштык. Ә хәзер бүтән гүзәл затларның фикеренә дә күз салыйк!

Мәликә Хисамединова, 15 яшьтән яулык яба:

– Минем гаиләдә барлык хатын-кызлар да яулык бәйли. Моның төп сәбәбе – дин. Шулай ук дөньяда үз урынымны табу турында сүз чыккач, яулык – дөрес һәм кирәк нәрсә дип истә калды. Дусларым каршы килмәде, күбесе беренче адым ясарга да булышты.

Яулыкны беренче тапкыр бала вакытта ук бәйләп карадым. Ләкин аңлап кию бераз куркытты. Бу – ашыгыч карар, миңа килешмәс дип уйлаган чаклар да булды.

Аннары социаль челтәрләрдә: «Ямьсез әйбер юк, һәрнәрсәне матур итеп киеп була», – дигән сүзләргә юлыктым. Шушы гыйбарә тынычландырды.

Яулыкны кигәч, куркынычсызлык хисе тойдым. Үземне зур якты фәрештәләр канаты астында сыман хис иттем.

 Яулыкны саласы килгән вакыт та булды! Кыска күлмәкләр кию, матур прическалар ясау теләге дә уянды. Андый вакытта әниемнең: «Бер-ике сәгатьлек ләззәт өчен жәннәттән баш тартырга кирәкме?» – дигән сүзләре бик булышты.

Адилә Хәнәфиева, 16 яшьтән яулык бәйли:

– Гаиләдә мин генә яулык бәйлим. Яулык ябучы һәр кешенең максаты бер дип уйлыйм, ул – үз динеңне ярату. Якыннар һәм дусларым әлеге адымымны бик җылы кабул итте. Әнигә: «Яулык бәйлисем килә», – дигәч, ул бу идеяны шунда ук «күтәреп» алды.

Иң башта моңа кеше ничек карар, дуслар нәрсә әйтер икән, дип курыктым. Әмма динне ярату, аның кагыйдәләрен үтәү бик зур көч бирде.

 Яулык кия башлагач, үземне «особенный» итеп хис иттем. Баштарак сәеррәк иде, аннан соң, ияләшкәч, барысы да үз урынына кайтты.

Яулыкны саласы килгән чаклар булмады әле, Аллаһка шөкер. Әгәр дә шундый вакытлар булса, мин җанымны тынычландырыр өчен гарәпчә китаплар укыячакмын.

Ралинә Галәветдинова, 8 яшьтән яулык бәйли:

–  Гаиләмдә барлык кеше дә Шәригать буенча киенә. Мәктәптәге беренче көнемне әле дә хәтерлим. Әнием әйтә килде: «Беренче сентябрьдә бантиклар куярбыз, аннары яулык киясе була инде¸ кызым!» – ди иде ул миңа. Башка балалар зур бантиклар тагып йөргәндә, мин чәчемне каплап йөрдем. Әлбәттә, кечкенә чакта минем дә матур кыстыргычлар, тасмалар, бантиклар куеп йөрисе килә иде. Ләкин Аллаһ кушканча киенеп йөрү минем өчен өстенрәк була килде.

Башлангыч сыйныфларда, яулыкның асылын аңламау сәбәпле, аны салу турында уйлар да булды. Берара шулай яулыксыз йөрдем дә. Хәзер яулык минем бер өлешемне тәшкил итә.

Яулык бәйләргә теләүче кызларны чын күңелдән хөрмәт итәм. Аларга киңәшем мондыйрак: тирә-юньдәгеләрнең ни уйлавына игътибар итмәгез. Һәрнәрсә дә хәл ителә һәм берникадәр вакыттан соң син хиджабсыз ничек яшәгәнеңне күз алдыңа да китерә алмассың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X