Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАНЫ НИЧЕК ҖӘФАЛАМЫЙЧА ГЫНА УКЫТЫРГА? /ПСИХОЛОГ КИҢӘШЛӘРЕ/

Бу сорау һәрбер заман әти-әнисендә туа. 21 гасырда яшәүчеләрдә аеруча. Әлеге мәсьәләне республика ата-аналарының интернет-җыелышының көн кадагына да куйганнар. Димәк, уйланырлык нигез бар.

Бүгеннән, 17 ноябрьдән башлап, Татарстандагы ата-анадар җыелышлары мәктәпләрдән тыш, интернет киңлекләрендә дә уздырылачак. Ай саен билгеле бер көндә көндезге сәгать 12дә бу җыелышны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында карап була. Мондый чараларның тематикасы әти-әниләрнең теләк-тәкъдимнәре буенча төзелгән. Шул ук вакытта җыелышның сорауларына кагылышлы сорауларны да министрлыкка юллап була. Яңа проект – министрлык һәм аның каршында эшли торган Иҗтимагый советның инициативасы.

Беренче интернет җыелышта әти-әниләр, укытучылар укыту, өй эшләрен әзерләү темасына тукталды. Тема да шундый – «Ничек җәфаламыйча укытырга?»

Психология фннәре кандидаты, Казан инновация университеты психология факультетының укыту эшләре буенча декан урынбасары Надежда Ванюхина бу сорауга ачыклык кертте. Әгәр бу алгоритмны хәтердә тотсаң, баланы җиңел һәм кызыклы итеп өйрәтергә, укытырга була.

– Мин танылган психолог Петр Гальперин теориясен кулланырга тәкъдим итәм. Ул акыл гамәлләрен план һәм этап белән формалаштыру теориясе («Теория планомерно-поэтапного формирования умственных действий»), дип атала. Бары тик аның ярдәмендә генә укырга өйрәтергә мөмкин, – ди белгеч.



Теория 6 этаптан тора. Бу алгоритмны укуда гына түгел, теләсә нинди шөгыльгә өйрәткәндә дә кулланып була. Сезнең алда 7 яшьлек укучымы, әллә мобиль телефоннан кулланырга теләгән бабаймы – мөһим түгел. Теория һәркемгә яраклы.

1.​ Мотивация бирү.

Кемгәдер килешкән мотивация, башка кешене куркыта ала. Шуңа бер мотивация һәркемгә дә туры килми.

Мисал:

2 сыйныф укучысы өчен дәрестә: «Үзен яхшы тоткан кешегә мин наклейка бирәм»

9 сыйныф укучысы өчен дәрестә: «Үзен начар тотучыга мин өй эше бирәм»

дип әйтү, укыганда үзеңне яхшы тоту өчен мотивация була. Тик 9 сыйныф укучысын наклейка белән мотивлаштырып булмый. Ә 2 сыйныф укучысын өй эше белән куркытсаң, ул, киресенчә, аңа ризалаша.

Шул ук вакытта кеше бар әйбергә ияләшә икәнлеген онытмагыз. 2-3 атнадан бер мотивация эшләми башларга мөмкин.

Укучыны әйбер белән генә түгел, ә җылы сүзләр, ярдәм белән үсендерү дә җитә.

2. Теге яки бу әйберне ничек эшләргә икәнлеген аңлатырга?

Сезнең өчен аңлаешлы булган әйбер, бала өчен аңлашылмаска мөмкин.

Мисал:

Сез баланы табак-савыт юарга өйрәтәсез. Ләкин аңа бу эшнең ничек башкарылганлыгын аңлатмыйсыз. Ул йә бу эшкә тотынырга курка (нинди губка, нинди порошок белән, ничек юасын белми), йә тәлинкәнең бер ягын юып, икенчесен юмый калдыра. Алдан ук аңлатмасагыз, соңыннан өйрәтү тагын да авыррак була.

3. Кешегә үз куллары белән ясап карау мөмкинлеген бирү.

Мисал:

Баланы презентация ясарга бер яшь кеше өйрәтә. Бу егет аңа аңлата, өйрәтә, ләкин баланың үзенә өйрәнергә ирек бирми. Шуңа да «Әйдә, презентация ясап күрсәт», дигәч, бала нәрсәдән тотынырга белми. Кеше үзе ясаганда, аның тизрәк өйрәнәсе, әйберне тизрәк башкарасы килә бит.

4. Үзеңнең башкарган гамәлләреңне кычкырып сөйли-сөйли башкару.

Мисал:

тапкырлау таблицасын ятлаганда, аны кычкырып сөйләп ятлау.

5. Гамәлләреңне эчтән («про себя») башкару.

Мисал:

Әти-әни: «Инглизчә 38 саны ничек була?» дип сорый

Бала: уйлап, хәтерендә инглиз саннарын бер-бер артлы санап үтеп, “thirty eight” дип җавап кайтара.

Балага моның өчен вакыт бирергә кирәк.

6. Гамәлләрне башта башкару (в умственной форме).

Мисал:

Шушы теория буенча һәрвакыт 5 пунктны да үтәп барсагыз, ананры бу автоматикага кереп китә, бала бөтен нәрсәне үзеннән-үзе башкара башлый.

! Иң мөһиме – сабыр булырга, көтәргә өйрәнергә.

Өй эшен эшләгәндә, ничек булышырга?


Сез технология яки инглиз теленнән көчле икәнсез, балагызга шуны өйрәтергә тырышыгыз. Бу вакытта сез үз белемнәрегез белән бүлешәсез, баланыкын да арттырасыз.

Һәм шуны да онытмагыз: башлангыч сыйныфтагы балага аның янында булу, аның белән шөгыльләнү, аны канатландырып тору бик мөһим. Шуңа аңа өчәр төрле ризык әзерләү урынына янында утыру, булышу, канатландыру кадерлерәк.

Олырак сыйныфларда инде балага мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Башта ул дәресләрен әнисе ашарга пешергәндә, кухняда ясаса, соңыннан үз бүлмәсендә мөстәкыйль ясарга ияләшә башлаячак. Бу вакытта аның нәрсәседер булып чыкмаса, сезнең янга кхняга чыгып сорый ала. Аннары тулысынча үзе эшли башлый.

!Әти-әниләрнең төп максаты – баланы ярату һәм аңа һәрдаим булышлык күрсәтү.

P.S. Киләсе интернет-җыелыш 15 декабрьдә узачак. Ул «Яхшы әти-әни булу» нәрсә ул һәм нчиек итеп яхшы әти-әни булырга?» дигән темага багышлана.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев