Логотип Идель
Бу – тема!

«БАЛАЛАРЫН ШУЛАЙ КАЙГЫРТУЫ КҮҢЕЛЕМНЕҢ ИҢ НЕЧКӘ КЫЛЛАРЫНА ТИЯ»: ЯЛКЫНЛЫЛАР ӘТИЛӘРЕ ТУРЫНДА СӨЙЛИ

Әтиләр көне турында ишеткәнең бар идеме? Миңа калса, юктыр, чөнки әлеге бәйрәм әле күптән түгел генә барлыкка килде. Ә хәзер бу турыда тулырак!

2021 елдан башлап, Россиядә октябрь аеның өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Минемчә, бу бик шәп һәм кирәкле бәйрәм! Аларны әлеге бәйрәм белән котлап, кочакласак ничек шәп бит, ә!

Шул уңайдан, «Ялкын»да эшләүчеләр әтиләре белән бәйле истәлекләрен сөйләячәк!

Илназ Фазуллин, баш мөхәррир:

– Без гаиләдә 4 малай үстек. Әтиебез көн саен иртән эшкә чыгып, төнлә генә кайта. Кечкенә чакта аны күрмәдек тә диярлек. Аның белән вакыт уздыру бик тансык иде. Бергә булган шул сирәк мизгелләрдә каядыр кунакка бара торган идек. Ул вакытта безнең халыкта «Каблук» дип йөртелгән машина. Иң кызыгы: анда бары тик ике пассажир урыны гына бар. Ә без 4 малай! Әти-әни үз урыннарын алгач, олы абый буш урынга утыра, ике игезәк энекәшләр – әнинең тезләренә, ә миңа басып барырга гына кала иде. «Син – герой, башкалар кебек утырып кына бармыйсың!» дип әтинең үсендергән сүзләрен әле дә хәтерлим. 5-6 яшьләрдәге малайга әлеге сүзләр нык тәэсир иткәндер дип уйлыйм.

Шунысы кызык: юлда ГАИ хезмәткәрләре күренсә, мине идәнгә тезләнеп качарга мәҗбүр итәләр иде. Янәсе күренмим. Ә әнинең ике тезендә ике энекәшнең утырып барулары сорау тудырмаганмы икән?!

Гүзәл Закирова, әдәби мөхәррир:

– Тышкы кыяфәтем белән әтигә охшаганлыктан, кечкенә вакытта мине «Рифат малае» дип йөртәләр иде. Киреләнеп кенә, «Мин малай түгел, кыз!» дигәләгәнем дә булды, тик аннан соң мин моның белән горурлана башладым. Бу сүзләрне ишетү миңа рәхәт иде.

Хәзер, үсә төшкәч, без күбрәк аралаша башладык, уртак темалар да күбәйде. Миңа әтидәге иң ошаган нәрсә ул – юмор хисе. Ул гап-гади әйберләрне дә кызык итеп сөйли белә. Ниндидер кызык әйбер сөйләгәнен ишетми калсам, мин тагын бер тапкыр кабатлавын сорыйм. Шулай итеп без сеңлем белән утырып, әтинең нәрсәне дә булса кызык итеп әйтеп куюын көтәбез.

Соңгы вакытта мин шкафтан әти-әнинең элеккеге киемнәрен тартып чыгарам да, шуларны рәхәтләнеп киеп йөрим, әтинең иске ыштаны да минем гардеробка әйбәт кенә кереп китте. Әни гел көлә: «Кызым, берүк бу атаң ыштанын эшкә генә киеп бара күрмә инде!» – ди. Әти исә, киресенчә: «Кисен, мондый матур ыштан берәүдә дә юк!», – ди. Кыскасы, ул барлык нәрсәдә дә мине «поддерживать» итә.

Шунысына игътибар иткәнем бар: әти өйдә без барында сүгенми. Шуңа күрә мин бүтән ир-атларның да сүгенү-сүгенмәвенә игътибар итәм, ахры. 

Илсөяр Маликова, журналист-корреспондент:

 

– Кечкенә чакта әтинең Кыш бабай булып киенгәнен хәтерлим. Ул вакытта миңа 4-5 яшьләр булгандыр. Аның чын Кыш бабай түгел, әти икәнлеген очлы борыныннан аңлап алдым һәм үзенә шунда ук әйттем. Беренче карашка ак сакалдан, кызыл туннан киенгән бабай әти булып чыккач, аннары Кыш бабайга ничек ышанасың инде?

Шулай ук әти белән бергәләп математикадан өй эшләрен хәзерләгәнне яхшы хәтерлим. Бу аерым бер тарих. Хәтерләмәслек идеме соң ул: көн дә төнге уникеләргә кадәр математика дәреслеген яшемә чылатып, әти «руководствосы» белән X яки Y ны табарга тырыша идем. Башта әти тынычлап аңлата, аннан бераз кызулана, соңыннан бөтенләй түземлеге бетә дә, үзе эшләп бирә. Дәреслек артындагы җавапны чыгарганчы тырыша иде. Аннан мин шуны күчереп язам да, тыныч күңел белән йокларга ятам.

Бу кызык вакытларны еш искә алам. Ә иң күңелсез һәм моңсуы– әти белән соңгы очрашуым... Дөресрәге, аның соңгы булуын чамаламадым да. Ул вакытта әле Алабугада университетта укый идем. Әти мине бирегә илтеп куйды да, подъезд төбендә озак кына карап торды. Шунда, гомер булмаганны, беренче тапкыр кочаклашмыйча саубуллаштык. Белгән булсам, Әтине озак кына кочаклап җибәрми торган булыр идем... Мин сине сагынам, Әти! Әтиләр көне белән сине! ❤️

Илүзә Касыймова, журналист-корреспондент:

–  Һәр ел саен әти белән яз көне боз киткәнен карарга, балык тота торган җайланманы куярга елгага төшә идек. Шушы эшләрне башкарып, куанып-шатланып, канәгать булып өйгә кайтып барганда, җыелып торган кар суына егылдым. Мин кечкенә, ә кар суы тирән булганлыктан, бата башладым. Ничә секунд «су астында» булганмындыр, белмим, тик бу вакыт миңа чиксезлек булып тоелды. Әти капюшоннан эләктереп, «хоп» итеп тартып чыгарган иде шунда… Аннары тиз-тиз кайттык, курткаларны мунчадагы чиләккә тутырып куйдык. Әни бу чиләкне күргәч, аптырады. Ул вакытта кар суына батканны әйтмәдек: әти дә, мин дә. Бу безнең сер иде.

Әти белән без кечкенәдән дуслар идек. Җәй көне әнигә караганда, әти янында вакытны күбрәк уздыра идем, чөнки әти белән КАМАЗга утырып басуга чыгып китәм. Басу-кырларда сәяхәт итәм, ашлык-арпаны «төйим-бушатам», колхозчылар белән бергә утырып ашыйм… Ашау моментын аеруча ярата, көтеп ала идем (бигрәк тә кәтлит булса). Эххх, рәхәт чаклар!

 

Зилә Дәрҗеманова, журналист-корреспондент:

– Миңа 5 яшь чамасы булганда әтием бик нык авырды. Хәле начарланып аны операциягә алып киткәннәр иде. Бу бик авыр чир. Операциясе дә катлаулы иде. Әти 2 ай чамасы хастаханәдә ятты. Мин кечкенә булганга күрә, әтинең юклыгын алай ук хәтерләмим. Ләкин бер мизгел истә калды: әти операциядән соң, бик ябыккан иде, үзенә дә бик авыр, алда озак дәвалану көтелә. Әмма, шуңа карамастан, ул Казаннан һәрберебезгә (2 абыем һәм мин) бүләк алып кайтты, безне шатландырырга теләде. Ә миңа, кечкенә кызына, ул җырлый, гармунда уйный торган зууур курчак бүләк итте. Аның матур булуы әле дә истә, ә кечкенә гармунын мин иң кадерле уенчык итеп әле дә саклыйм. Әтигә ничек кенә авыр булса да, үз балалары турында шулай кайгыртуы күңелемнең иң нечкә кылларына тия иде.

Венера Исламова, офис-менеджер:

– Без Яңа елга берничә көн кала гаиләбез белән Нефтекамск шәһәренә бара идек. Анда бәйрәмгә кирәк-яраклар алабыз, ә аннан соң мәйданга тау шуарга барабыз. Сүз уңаеннан, мин әлеге шөгыльне бик ярата идем, шуңа да әти белән абый миңа ел саен чана ясыйлар иде. Шулай пониларда, уенчык машиналарда да йөрдек.

Шулай ук, һәр ел саен әтиебез абыйга һәм миңа эшеннән яңа ел бүләкләре алып кайта иде. Никтер бер елны безгә ике төрле бүләк бирделәр: берсендә – «карамелькалар» гына, ә икенчесендә иң татлы тәмлүшкәләр. Әйтик, сникерс, марс, баунти һәм башкалар. Ул вакытта әти бу бүләкләрне яшерде, тик без күрмичә калабызмы инде?! Шуннан соң абый белән аларны тигез итеп бүлеп ашадык!

Җәй көннәрендә әти белән төрле аттракционнарга бара идек. Ә соңыннан ул миңа баллы мамык алып бирә иде!

Рәсем: «Freepik.com»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев