Логотип Идель
Бу – тема!

«БАЛАЧАКТАН АНЫҢ ГАИЛӘ МОДЕЛЕ ШУНДЫЙ БУЛГАН, УЛ БАШКАНЫ БЕЛМИ»: ЭМОЦИОНАЛЬ ТАГАНДА АТЫНДЫРУЧЫ «ТЮБИК»ЛАР

Соңгы арада мине мөнәсәбәтләр темасы аеруча кызыксындыра. Дөресрәге – мөнәсәбәтләрдә киң таралган бер категория егетләр. Кызлар-йолдызлар, «тюбик»лар белән кайсыгызның очрашканы бар? Мин хәзер үземне стендап сәхнәсендә басып торган кебек хис итәм , шушы вакытта сез кул чабарга тиеш. Язмада «тюбик»лар турында файдалы мәгълүмат тупларга, психолог белән бу төр егетләрнең ни өчен үзләрен шулай тотуын ачыкларга тырыштым. Бу сезнең өчен файдалы булыр дип ышанам.

«Тюбик»ларга нинди алымнар хас?  

Башта мөһим искәрмә: егетләргә карата кулланыла торган «тюбик» сүзе төрле мәгънәгә ия. Башта «тюбик» дип ябык, йомыкый, «өметсез» егетләрне атасалар, хәзер инде мемга әйләнгән «тюбик-егет» – ул эмоциональ яктан җитлекмәгән, карарлар кылудан, җаваплылыктан куркучы һәм кызларны рәхәтләнеп эмоциональ таганда атындыручы. Менә «ул» май кояшы кебек синең тормышыңда барлыкка килә, сине комплиментларга күмә, яза, хәтта «свидание»гә дә чакыра. Шушы аралашу чорында син үзеңне бәхетле тоясың, эчеңдә күбәләкләр бәйрәм итә. Тик! Менә бераздан «тюбик» юкка чыга. Әкияттә тасвирланган кебек, көн үтә, атна үтә, ай үтә... Кыскасы, егет сиңа бернинди хәбәр дә салмый. 

«Ә бәлки гаеп миндәдер?»

Шулай егетнең могҗизалы ысул белән юкка чыгу вакыты эчендә син үзеңне битәрли, үз кыйммәтләреңдә шикләнә башлыйсың. Үзеңдә гаеп эзләү – иң зур хата! Алай иткән саен, бу очы-кырые булмаган авыр түгәрәк зурая гына барачак. Адекват кеше сиңа барысын да турыдан-туры аңлата, дәшмәү, игътибарсыз калдыру кебек уеннар алып бармый. Дәшмичә югалу – кеше өчен мөһим булган кыйммәтләр, шулай ук аның куркулары белән уйнау. Безнең барыбызның да яратыласы һәм кирәкле буласы килә. Шуңа күрә кайберләребез, кызганыч, ташланган булу хисеннән куркып, үзләрен хөрмәт итмәүчеләр өчен барысына да әзер була.

 «Ломка» башлану яисә әлеге мөнәсәбәтләрдән бөтенләең белән бәйле булу

Син аны онытып, тынычландым дигәндә генә, «тюбик» әллә каян кире әйләнеп кайта . Кызлар, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: бу этап бик куркыныч. Чөнки син әлеге агулы мөнәсәбәтләргә эмоциональ яктан ураласың һәм гел шул турыда гына уйлый башлыйсың. Ул кеше сине якын да китерми, ерак та җибәрми. Бауны күз алдына китерегез: «тюбик» әллә нигә бер шул син уралган бауны тартып, кинәт кенә җибәрергә ярата.

«Тюбик» белән үзеңне ничек тоту буенча шәхси киңәшләр:

1. Аның белән кызыксынуыңны күрсәтмә, ул кешедә «батма».

2. Ул кире әйләнеп кайткан саен, аны колач җәеп каршы алма.

3. Аның үз-үзен тотышында сәер әйберләр сизә башлау белән үк, артка чиген.

4. Ул сине санга сукмаган кебек, син дә аны мессенджерларда яисә, сиңа шалтыратып маташканда, игътибарсыз калдыр.

5. Әгәр син үзеңдә казына башлау этабына җиткәнсең икән, димәк, ике дә уйламый, ул кеше өчен ишекләреңне йозакка ябып куярга кирәк – аны блокка ат, күзеңә чалынмасын.

«Тюбик»лар темасы күп кызларда кызыксыну уятуын мин яхшы беләм. Шуңа күрә белгечкә – беренче татар коучы Илүзә Әминовага мөһим сорауларымны бирдем.

– Ни өчен кызлар эмоциональ таганда атындыручы егетләр белән мөнәсәбәтләр башлый? Бу нәрсә белән бәйле?

– Бу, әлбәттә, кечкенә вакыттагы тәрбия белән бәйле. Кызлар нәкъ шулай итеп яшәгән әти белән әни үрнәген күрсә, аларның организмы шушы халәтне исендә калдыра һәм кыз балалар киләчәктә шушындый мөнәсәбәтләргә керә. Чөнки аларның бүтән төрле мөнәсәбәтләр күргәне юк. Кызларның моңа еш дучар булуы аларның психикасы, түбән үзбәясе һәм эмоциональ булуы белән бәйле.

– Ә егет кеше үзен нигә шулай тота?

– Балачактан аның гаилә моделе шундый булган, ул башканы белми. Бала, яшүсмер чакта ул малай кызларны үзенә карата алмаган, аның үзбәясе түбән булган. Егетлек чорына кергәч, психикасын ныгыткач, ул, үч алу буларак, әнә шундый эмоциональ таган мөнәсәбәтләрен кулланырга мөмкин. Ул аны аңлы рәвештә дә, аңламыйча да эшли ала. Бу аңа рәхәтлек бирә.

– Кызларның андый егетләрне үзгәртергә тырышуы дөресме?

– Кеше беркайчан да икенче кешене үзгәртми. Син бары тик үз гамәлләрең аша үзеңә карата нинди мөнәсәбәт күрергә теләвеңне белдерә аласың.

– Эмоциональ таганда атындыручы кеше ятьмәсенә ничек эләкмәскә?

Бөтен парларда да манипуляция, эмоциональ таган билгеләре була. Кайберсендә алар бик ачык, кайберсендә җиңелчә генә күренә. Алардан качарга кирәк түгел. Ул кешене ошаткансың икән инде, мөнәсәбәтләрне төзе, ләкин вакытында билгеләрне күреп алып, дөрес юнәлешкә генә кереп китәргә кирәк. Әгәр ул аны үзе дә аңлый икән, аннан качарга кирәк түгел. Үзбәяләре әйбәт булган кызлар мондый ятьмәгә эләккән очракта да, эмоциональ таганга юл куймаячак.

Теги: психология үзүсеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев