Логотип Идель
Бу – тема!

БӘЙРӘМГӘ ЧӘЧӘКЛӘР. АРЗАН.

Ел башы җиттеме, тотына инде! Башта 14 февраль, аннары 8 март, бертуктаусыз туган көннәр... Бүләк ала-ала кесәң бушаганны көт тә тор! Тик “Хәйләсез дөнья файдасыз”, диләрме әле? Монда да шушы девизны эшкә җиксәң, үзең отышта калырсың. Чәчәк бирү серләренә “Ялкын” төшендерә.

Бәйрәмгә чәчәк бәйләме алганда акчаны ничек янга калдырырга?

  • Тикшерелгән сатучыдан алу


Әгәр заказны чәчәкнең бәясе билгеле булганчы ясасаң, кибет сиңа чәчәкне символик бәядән (бәйрәм вакытындагы бәя белән чагыштырганда) сатачак. Мондый очракта кибетләргә бәяне тулысынча алдан түләп кую кирәк. Аңа кадәр бу кибетнең репутациясен өйрәнергә һәм, әлбәттә, түләү турында чек алырга кирәк. Чөнки чәчәк базарында мошенниклар шактый. Бүген ачылып, иртәгә ябылучылар да күп. Алдан заказ биреп кую акчаны гына түгел, вакыт, нервларны да янга калдыра. Чөнки бәйрәм иртәсендә чәчәк алу өчен баш ватасы юк.

  • Чәчәк кибетенең дисконт программасында катнашу


Флористик кибетләрнең күбесендә дисконт программасы бар. Анда күбрәк заказ биргән саен, ташламаң да зуррак була. Кайбер җирләрдә дисконт программасына, Instagram челтәренә язылгач, кушылырга мөмкин. Шулай ук мондый клиентлар башка махсус акцияләрдә дә катнаша ала.

  • Сезонлы чәчәкләр сатып алу


Лалә һәм мимоза – язын, дәлия (георгин) – көз, күкчәчәк (василек) җәй көне атканын беләбез. Чәчәк, ату вакытына карап, шул ел фасылында арзан була. Мисал өчен, февраль – апрель айлары лалә чәчәге ату чоры. Язын чәчәк ата торган чәчкәләргә гербер, канәфер, лилия, роза, хризантема керә. Җәй көне – көнбагыш, маргариткалар, кыш ахырында – ранункулюслар, сөмбел (гиацинт), ирис, амариллис, мартта нәркисләр алу отышлы. Әлбәттә, сирин яки чалма чәчәкне (пион) кышын да табып була. Тик бу вакытта эксклюзивлык өчен кесәне шактый бушатырга туры киләчәк.



  • Гади чәчәкләр һәм үзенчәлекле декор сайла


Кыйммәт чәчәк бәйләмнәре ике төрле була: йә бик зур һәм купшы, йә составында экзотик чәчәк булган букетлар. Бәйләмне арзанайтыр өчен сатучыдан букетны купшы һәм һәр сезонда булган чәчәкләрдән – куаклы хризантема, куаклы роза, альстромерия, лизиантустан – ясавын сора. Әгәр бәйрәм хисен күрсәтәсең килсә, лентадан бантик, пластик йөрәкләр, йолдызлар, модалы топпер, мини-рамкалар өстәп җибәр.

  • Бәйләмне үз кулларың белән ясау


Бәяләре гадәти кибетләрдән бераз арзанрак булган чәчәк базалары күп. Гадәттә, чәчәк кибетеннән алганда, букет бәясенә сатучы җыеп биргән өчен өстәмә чыгым да керә. Шуңа чәчәк композициясен үзең ясый аласың. Интернетта букет ясау буенча мастер-класслар җитәрлек.

  • Әзер каркаслар


Алар букетны тагын да купшырак итә. Ә каркасларның бәясе кесәгә әллә ни сукмый.

  • Куаклы чәчәкләр


Куак формасында үсә торган чәчәкләрне сатып алып, шәп итеп экономияләп була. Җитмәсә, бу очракта букет та матур килеп чыга. Мисал өчен, Кения розалары, куакланып үсә торган хризантемаларны сайлап була.

  • Махсус мобиль кушымталар


“Биглион” мобиль кушымтасы турында да онытма. Аннан зур-зур чәчәк бәйләмнәрен яхшы ташлама белән алырга мөмкин.






Чәчәкнең гомерен ничек озынайтырга?



  • кибеттә чәчәкне кәгазь яки пленкага төрдерт;

  • өйгә алып кайткач та, кәгазьдән чыгарырга ашыкма; чәчәкләр өй температурасына ияләшкәч кенә, чыгар;

  • чәчәкләрнең сабагын 1,5 сантиметр кисеп ал,

  • бәйләмне салкын чиста сулы вазага утырт;

  • иң кулае: бәйләмне бүләк итәр алдыннан суыткычка куеп тору; 4-5 градус җылылык – бу температура чәчәкләрнең гомерен саклый, ләкин аларның метаболизмын киметә; әгәр мондый мөмкинлек юк икән, букетны кояш нурлары туры төшмәгән, җылыткыч, үтәли җил булмаган җиргә куй.


Кызык-мызык:



  • Чәчәкләрнең бәйрәмнәргә бәяләре артуның төп сәбәбе – сатып алу бәясенең кискен үсүендә. Күпләп сата торган кибетләр шулай төзелгән ки: чәчәкне күбрәк кибет сатарга теләсә, аның бәясе үсә генә. 2019 ел башында гына да чәчәкләрне сатып алу бәясе 10-15 процентка арткан, кайберәүләр хәтта 20-25 процентка үскән.

  • Казанда уртача букетның бәясе – 1350 сум.

  • Быел чәчәк базарында пудра төсмерләрендәге розалар популяр: пудра ал, ал-кремлы төстәге һәм кахала сортындагы роза модада. Шулай ук “Браунис” шоколад төсендәге лалә чәчәге дә күпләп сорала.




Сорауларыбызга “Флорист.ру” чәчәкләр китерү компаниясенең PR-белгече Гүзәл Низамиева җавап бирде.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар: “Флорист.ру” компаниясенеке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев