БӘЙГЕ: “ИҢ ШӘП ТУГАН ТЕЛ УКЫТУЧЫСЫ!”

26 апрель – Шигърият бәйрәме. Ә Тукайның туган көнен “И туган тел!” шигыреннән башка күз алдына китереп булмый. Шул уңайдан, “Ялкын” журналы өр-яңа бәйге игълан итә. Безнең журнал версиясе буенча “Иң шәп туган тел укытучысы” кайсы мәктәптә эшли икән? Бу юлы шуны ачыкларбыз.

Кагыйдәләр бик гади.

1. Безне үз мәктәбеңдә эшләүче туган тел укытучысы белән таныштыр, кыскача гына итеп ни өчен нәкъ менә аның җиңүгә лаек булуы турында яз. Мөгаллимнең фотосы белән бергә әлеге хатны “Ялкын” журналы почтасына (yalkin@bk.ru) юлла.


2. Тавыш бирүдә катнаш! Бөтен мәктәп, авыл, район, шәһәр белән тавыш бирергә онытма!


Эшләр 15 апрельгә кадәр кабул итә.


Җиңүчеләрне исә 25 апрель көнне билгеләячәкбез. Аларны дипломнар, кызыклы бүләкләр көтә!


Тизрәк катнашыгыз! Көтәбез!!!

Ринат Нәҗметдинов фотосы

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 гыйнвар 2020 - 13:07
    ҮГИ ӘНИ Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.
    4970
    2
    79
  • 7 гыйнвар 2020 - 22:36
    ӨЧ ТУГАН − Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз.  Алай өзгәләп бетергәч, ничек  аны җепкә оештырырга, ничек  эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый.
    4539
    3
    69
  • 13 гыйнвар 2020 - 17:12
    ГОМЕРЛЕ КОЕ “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?
    4227
    2
    47

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    488
    0
    0
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019