Логотип Идель
Бу – тема!

АЗАТ СИБАГАТУЛЛИН: «ТӨННӘРЕМ... ГАРАЖДА ҮТӘ»  

Снегоход, бәрәңге утырткыч, печән чапкыч, җир эшкәртү җайланмасы, трицикл һәм... «бешеная табуретка». Болар барысы да 14 яшьлек, техника һәм электроника белән җенләнгән авыл егете Азат ясаган җайланмалар!

 

«Техника белән кызыксына башлавымны үзем дә сизми калдым. 12 яшь иде ул чакта. Иң беренче җайланмам – өч көпчәкле трицикл иде. Аны мин велосипед рамасыннан, бензин пиласы двигателеннән ясадым. Яңадан-яңа җайланма җыю идеяләре һәрвакыт туып тора, әйтик, берәр кеше ясаганнан күреп тә  илһамлана алам», – ди Азат файдалы мавыгуы турында. Ул авыл хуҗалыгындагы авыр хезмәтләрне ничек тә җайлырак итү, яңалык кертү ягында.

– Азат, техника, электроника өлкәсе буенча укытучың кем?

– Беренче чиратта, әлбәттә, әтием. Бөтен җайланмаларны диярлек аның киңәшләре ярдәмендә ясап чыктым. Ул үзе дә минем сыман хыялый һәм техникага хирыс кеше. Шулай ук Интернетсыз да булмый. Күп кенә техника турындагы Ютуб каналлар  –  минем «ярдәмчеләрем».

– Син тудырган иң уңышлы, кирәкле җайланма кайсысы?  

– Адаптор. Ул – авыл кешесе өчен бик файдалы җайланма.  Функциясе – мотоблокны яхшырак, сыйфатлырак итеп эшләтү. Якын киләчәккә үз схемам буенча трактор җыясым килә!

– Азат, «Бешеная табуретка» нәрсә ул?

– Ул – йөрү җайланмасы: шофёр утырырга тиешле урында гади табуретка, ә барлык корылманың йөрәге – иске мотоблог.  

– Кирәкле җиһаз һәм материалларны кайдан аласың?

– Гаражыбызда җиһазлар җитәрлек (елмая). Материалга күбесенчә иске, кирәкмәгән тимер-томырны кулланам, шулай ук күп кенә нәрсәләрне кибеттән дә сатып алырга туры килә.

– Якыннарың бу кызыксынуыңа ничек карый?

– Әйткәнемчә, әтиемнең техникага карата мәхәббәте зур, әнием дә каршы түгел, бары тик шат кына. Мәктәптәге мөгаллимнәр, бигрәк тә технология укытучысы бу шөгылемне хуплый. Шулай ук туганнан туганым Наил дә техника, электроника белән кызыксына, шуңа да әлеге эш белән бергә мәш килгән чакларыбыз еш була. 

– Әлеге эш белән шөгыльләнергә ничек вакытың кала?

– Яратып, күңелеңне биреп башкарган хезмәт өчен вакыт... һәрчак бар! Кичләрем генә түгел, төннәрем үтә гараж-остаханәбездә. Бигрәк тә үзизоляциядә күп вакытымны шунда уздырдым.

– Заказга нәрсә дә булса ясаганың бармы?

– Әйе, бер тапкыр ыслый торган җайланма (коптилка) ясап биргән идем. Якын киләчәктә әлеге исемлекне тагын да тулыландырасым килә, чөнки мондый төр товарга ихтыяҗ туып тора.

– Киләчәктә үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең?

– Техника, электроника, тимер-томыр тормышымнан беркая да китмәс дип уйлыйм. Автослесарь яки механик булырга телим.

Авыл егетләренә генә хас тыйнаклыкка һәм төгәллеккә ия Азат. Шуңа өстәп, тырыш, үҗәт һәм бераз хыялый да әле ул. Киләчәктә, һичшиксез, Азат уйлап тапкан яңа төр тракторларны күрү бәхетенә дә ирешербез әле!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев