Логотип Идель
Бу – тема!

АЙБУЛАТ ХАРИСОВ: «ИҢ ОСТА БАЯНЧЫЛАР БЕЛӘН БЕР РӘТТӘ ЧЫГЫШ ЯСЫЙСЫМ КИЛӘ»

Төнге айдай якты, серле... Булат тимердәй нык... Зәвыклы тышкы кыяфәт, төз буй сын, чем кара чәчләр, мәңге яшел чыршы ылысларыдай куе яшел күзләр. Серле елмаю....  Юк, бу кинодагы яраткан актёрым белән саташып, голлливуд  йолдызын тасвирлавым түгел. Сүзем җырга-моңга бай Арча районы егете, музыкант дустым Айбулат Харисов турында.

Исеме: Айбулат Харисов

Туган көне: 28.09.2004

Укый: И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте

Инстаграм аккаунты: @aybulatkharisov

Девизы: «Һәр яңа көн сиңа яңа мөмкинлекләр бирә, аларны күрә һәм дөрес куллана бел»

Айбулат – Арчадан 5 километр ераклыктагы Түбән Мәтәскә авылыныкы. Әтисе һәм әнисе Арча балалар сәнгать мәктәбендә белем бирәләр. Рәдис абый балаларга баян дәресләре укытса, Чулпан апа – вокал һәм фортепиано буенча үз эшенең остасы. Мөгаен, шуңа күрә Айбулат 7 яшеннән үк музыкага тартылгандыр.

Дустымның беренче үзләштергән уен коралы – курай. Бу көйле таякчык Айбулатның 9 ел буена тугры иптәше була, ул рухи дөньясын баету өчен генә уйнап калмый, ә бик күп төрле бәйге, фестивальләрдә көчен сыный һәм призлы урыннарга лаек була. (Сер итеп кенә әйтәм: безнең Айбулат белән танышуыбыз нәкъ тә менә шундый бәйгеләрнең берсендә булды. Аның моңлы курай тавышына сихерләнеп, сәхнәгә җырларга чыгасымны да онытып торганым әле дә исемдә).

Ә 12 яшендә инде дустым кулына баян ала. Әлбәттә, музыкага, моңга тартылган егет бу коралны да бик тиз үзләштерә. Айбулатта баянга карата зур мәхәббәт уятучы, осталыкка өйрәтүче кеше, әлбәттә, әтисе Рәдис абый. Һәм менә ата белән баланы куандырган беренче уңышлар: 2021 елда Рамил Курамшин исемендәге гармунчылар һәм баянчылар бәйгесендә гран-при, Халыкара аккордеон Феериясе бәйгесендә лауреат исеменә лаек була. ТНВ каналының «Манзара» тапшыруында чыгыш ясый. Гыйнвар аенда оештырыласы Әлфия Афзаловага багышланган концертта да җырчыларга баянда аккомпаниатор булачак әле ул.

Бу оста музыкант көне-төне баянда уйнап кына утыра дип уйлый күрмәгез, ул бит гади авыл егете! Җәйләрен авыл егетләре белән туп тибәргә, кышын иптәшләре белән хоккей уйнарга, ерак араларга велосипед белән чыгып табигатьне күзәтергә, әти-әнисенә йорт эшләрендә булышырга, энекәше Алмаз белән рәхәтләнеп кызыклы уеннар уйнарга да өлгерә ул. Гаиләдә ике баянчы, талантлы җырчы булгач, Харисовларда бер генә бәйрәм дә җырсыз-моңсыз узмый. Бу инде аларның үзенә күрә бер матур гадәткә әверелгән. Түгәрәк өстәл янында җыйналып, бар туган-тумача белән рәхәтләнеп җырлау, уйнау, күңел ачу, һичшиксез, гаиләне тагын да берләштерә, үзара якынайтадыр. Спорт белән дә дус музыкант егет.

– 15-20 килограммлы баянны күтәреп сәхнәләрдә чыгыш ясау өчен, беләгеңдә көч булуы кирәк, – дип көлә ул.

Ә хәзерге вакытта мәкаләмнең герое, Казан шәһәрендә Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең икенче курсында укый (бар зачетларын вакытында тапшыра һәм имтиханнарда бары тик югары баллар гына ала J)

«Нинди хыялларың бар?» – дигән сорауга Айбулат шаян гына: «Әйтмим, алайса чынга ашмый», – диде. Тик менә: «Киләчәктә музыка өлкәсендә югары белем алып, иң оста баянчылар белән бер рәттә чыгыш ясыйсым килә», – дип өстәп куйды.  Ә аның кумирлары – Татарстанның атказанган баянчылары: Руслан Мөхәммәдиев, Айдар Вәлиев һәм Айнур Фатыйхов. Тик Айбулат өчен иң текә баянчы һәм олуг үрнәк – аның әтисе.

Иҗатыңда үсеш һәм алгарыш телим, дустым Айбулат! Үзең кебек матур хыялларың тормышка ашсын. Киләчәктә сине зур сәхнәләрдә күрергә насыйп булсын!

Блиц-сораштыру

– Иң яраткан фильмың:

– «По соображениям совести»

– Иң яраткан китабың:

– Хәзерге вакытта «Коръән тәфсирен» укыйм.

– Танылган шәхесләрнең кайсы белән элемтәгә чыгар идең? Аңа нинди сораулар бирер идең?

– Уфадагы баянчы, профессор Рәжәп Шәйхетдинов белән аралашыр идем һәм баян буенча киңәшләр алыр идем.

– Үзеңне нәрсәдән башка күз алдына китерә алмыйсың?

– Баяннан башка

– Өлкән буын вәкилләре еш кына хәзерге буынны мәгънәсезлектә гаеплиләр. Килешәсеңме?

– Килешәм, ләкин һәрвакыт түгел. Өлкәннәрнең үз заманы, хәзер замана алга бара.

– Шәхси тормышыңа килгәндә, нинди кызларны ошатасың? (Кызла-а-а-ар, киртләп куегыз, текә баянчы әйтә)

– Тыйнак, минем хезмәтемне аңлый, хуплый торган татар кызы.

Айбулат турында кызыклы факт

–  Бик еш, һәрвакыт дисәула, баян белән бик мавыгып китеп, ашарга да чыгарга оныта, исенә төшкәндә инде ризыкка «боз каткан була», – ди Айбулатның әнисе Чулпан апа.

Айгөл ФӘТТАХОВА

Айбулат турында язма журналның февраль санында дөнья күрде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев