Логотип Идель
Бу – тема!

АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕ КАЙДА АКЧА "БӘРӘ"?

Яшүсмерләргә ялларда эшләргә мөмкин булган урыннар турындагы язма җәй башында сайтыбызда чыккан иде, әмма, ни кызганыч, анда авыл яшьләренең  төп эш урыннары турында бер кәлимә сүз дә юк. Без исә бөтен кешегә дә таныш булган комбайнёр ярдәмчесе, йә булмаса көтүче һөнәре турында сөйләргә җыенмыйбыз, һич юк. Тел төбебез ындыр табагы, амбар эшчеләре...

Кайда, кайчан һәм ни эшлисе?

Барысы да гади, ындыр табагында, гадәттә, ике смена: иртәнге – 7:00 – 13:00, көндезге - 13:00 – 19:00 (өченче/төнге смена да булырга мөмкин). Эш вакытында амбарчик, ягъни амбарда эшләүчеләрнең башлыгы, нинди эш кушса, шуны башкарасың. Әйтик, ындыр табагына кайтарылган уңышны эшкәртәсең, тутырасың, йә булмаса себерәсең... Искәртеп узарга кирәк, алда саналган эшләр, әлбәттә, техника ярдәмендә башкарыла.

Экипировка...

Биредә киеп эшли торган эш киеменә килсәк, ул табигатьнең кәефенә карап үзгәрә. Мәсәлән, җылы, кояшлы көнне футболка/юка күлмәк һәм чүп кермәсен өчен озын чалбар, шулай ук кызларның башында яулык, ә егетләрдә, гадәттә, кепка (яулык булган очраклар да бар) була. Әгәр инде быелгы сыман елак һәм холыксыз һава торышы булса, һичшиксез, калын киемнәр кияргә туры киләчәк: куртка, ветровка, калын чалбар, башлык... Аяк? Аякта исә авылдагы  иң актуаль аяк киеме – галуш!

Официаль ял юк!?

Амбарда эшлисең икән, “ял көне” дигән сүзтезмәне онытырга туры киләчәк, чөнки көн саен ындыр табагына арпа, борчак һәм башка уңышлар кайтып тора... Аларны үз вакытында эшкәртеп торырга кирәк. Тик барысы да алай начар түгел, кайбер очракта һава торышы ярдәмгә килә. Ничекме? Яңгыр шәпләп явып китә икән – комбайннар басуга чыкмый, ә бу исә ындыр табагында эшләүчеләр өчен ял булуы  мөмкин, дигәнне аңлата.

Монда ашаталармы?

Ашау-эчүгә килгәндә, колхоз эшчелрне ашата, тик бушка түгел - 10 сум. Бу матур сумманы монда эшләгән хезмәт хакыннан кисеп алып калачаклар. Шунлыктан күпчелек кеше өеннән ризыкны үзе алып килә. Бер уйласаң, кыйбат та түгел инде, ашавы да әйбәт: төрле көнне төрле ботка, зур ит кисәге\котлет, кабартма...

Әйткәнемчә, ындыр табагында колхоз эшчеләре белән беррәттә яшүсмерләр дә тырыш хезмәт куя. Әйдәгез, беренче эш итеп, биредә кулланылган “яшүсмерләр” дигән сүзгә ачыклык кертик аннары аларның үзләре белән дә аралашып алырбыз.

Арча районы Мәмсә авылында урнашкан амбарда исә, гадәттә, 6-11 нче сыйныф укучыларыннан алып, төрле көллиятләрдә һәм югары уку йортларында укучылар эшли.

Тәҗрибәле эшчеләр\яшьләр сүзе.

“Ындыр табагында бары тик икенче ел  гына әле мин. Амбарның исә үз плюслары һәм минуслары бар. Әйтик, уңай яклары: авылда балаларга яраклы эшләр арасында иң югары хезмәт хакы монда, физик яктан авыр эшләр эшлисе юк; тискәре яклары: сәламәтлеккә зыян килү куркынычы бар, мәсәлән, күз-борыннарга тузан керү, шулай ук техника белән дә “низаг” килеп чыгарга бик мөмкин”, - дип үз фикерен белдерде Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Динар Гатиятуллин.

– Ничә ел эшләдең ындыр табагында? Биредә нинди эш башкарасың?

Казан милли тикшеренү технология университетының 4нче курс студенты Гөлгенә Мөхәммәтшина:

– Дөресен генә әйткәндә, ничә ел эшләвемне төгәл белмим, якынча җидедер... Әтигә ярдәмче кирәк булгач кердем бирегә.  Мин ашлык чистарту комплексы ЗАВ10 да эшлим.

– Кыз бала өчен бу хезмәт авыр түгелме?

– Монда бит авыр физик эш эшлисе түгел, барысын да техника башкара, бары тик контрольдә генә тотарга кирәк. Шуңа күрә бу сорауга “түзәрлек”, дип җавап бирәм (көлә).

Икенче елга шабашкада йөреп карарга хыялланган егетебез исә ындыр табагында өченче елын эшли. Әңгәмәдәшебез Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 2нче курс студенты Наил Зәйнуллин.

– Гадәттә бит егетләр комбайнёр ярдәмчеләре яки көтүче булып эшкә яуланалар, ә син ни өчен бирегә кердең?

– Мин нәкъ менә быел комбайнёр ярдәмчесе буласы идем, әмма анда зурырак егетләрне алганнар, урын калмаган булып чыкты. Аннары механизатор булып керергә тәкъдим иткәннәр иде, бераз шүрләтте, җаваплы эш бит... Шуңа күрә ике ел эшләгән җиремә бик теләп өченче елымны да килдем.

Арча педагогика көллиятендә укып биредә эшләүчеләр бер Наил генә түгел, 4нче курста белем алучы Гимадетдинова Рүфинә инде бишенче җәен ындыр табагына килә икән.

– Ни өчен нәкъ менә бирегә? Мәсәлән, шул ук Казанда да эш күп бит хәзер.

– Күп инде ул, тик анда барып-кайтып йөрү үзе бер мәшәкать, бөтен эшләгәнең юлга, ашауга китеп бетә. Монда исә авылда, әти-әниең янында...  бар да бар, кыскасы.

– Эшләгән хезмәтегезне дөрес бәялиләрме? Акча мәсьәләсе ничегрәк?

– Әгәр биредә начар түләсәләр, мин бишенче елымны ындыр табагында эшләмәс идем инде (елмая). Дөресен әйтәм, мине монда бар нәрсә да канәгатьләндерә!

Шулай итеп, яшүсмерләрнең эш сезоны бетеп тә китте. Ындыр табагындагы балалар һәм яшүсмерләр укуларына таралды. Кем белә бит, бәлки, икенче елга амбарда һәм башка җәй көне эшләп була торган урыннарда алар 1нче октябрьгә кадәр күзгә чалынырлар!? Әйе-әйе, “җәйге ялларны озайтмакчы булалар”, - дигән сүз чыккан бит “югарыдан” . Моның дөресме-юкмы икәнен бары тик вакыт күрсәтер. Ә хәзергә беренче сентябрь, белем бәйрәме белән сезне, дуслар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев