Логотип Идель
Бу – тема!

ҖАНАТАР ПАСПОРТЫ: КЕМГӘ, КАЙЧАН, КАЙДА

Казанда 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына керү өчен җанатарлар паспорты бирә башладылар. 

Казанда Җанатар паспортына (Fan ID) беренче булып җырчы Эльмира Кәлимуллина һәм “Рубин” җанатары, табиб Сергей Серов ия булды. Тәүге паспортларны тапшыру чарасы Бауман урамындагыи “Родина” күңел ачу үзәгендә узды. Җанатар паспорты тапшыру үзәкләре бүген Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Калининградта да ачылды.

Казан кызы Лилия Галиева аналитик булып хезмәт куюдан тыш, футбол белән дә бик кызыксына икән. “Беренчеләрдән булып әлеге паспортны алуыма куанып туймыйм, - ди ул, - чемпионатта Россиянең җиңүен бик телим, уеннарны карарга әти-әнием, энем белән барачакбыз”.





Fan IDны дөнья чемпионытына билет сатып алган һәркем булдырырга тиеш, чөнки аннан башка уеннарны карарга керү мөмкинлеге булмаячак. Җанатар паспортын алучыларга нинди мөмкинлекләр ачыла соң?

- уеннар узачак шәһәрләр арасында бушлай поездда хәрәкәт итә алу;


- уеннар булган шәһәрләрдә җәмәгать транспортында түләүсез йөри алу;


- Fan ID га ия булган чит ил кешеләренә Россия территориясенә визасыз керү мөмкинлеге.


Җанатар паспортына ия булу өчен гаризаны http://www/fan-id.ru сылтамасы аша яки җанатарлар үзәгенә барып калдырырга мөмкин.


Сүз уңаеннан, матчлар 14 июньнән 15 июльгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Саранск, Калиниград , Волгоград, Екатеринбуг, Самара, Ростов-на-Дону һәм Сочида узачак. Казанда буласы уеннар 16, 20, 25, 27, 30 июнь һәм 6 июль көннәренә билгеләнгән. 

Зилә Сабитова
Ринат Нәҗметдинов фотолары


















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев