Логотип Идель
Бу – тема!

АККЛИМАТИЗАЦИЯ: НИЧЕК ИСӘН КАЛЫРГА?

Төркиядән канатланып Татарстанга кайтып төштем. Тик 32 градус эсседән 15 градуслы Казанга кайтуны алдан ук уйлап бетермәгәнмен икән ләбаса...

2-3 көн узмады, тамак авырта башлады, борын тыгылды... Йөз-кыяфәтләрем чит илдә ял иткән кешенекенә дә охшамаган иде. Менә сиңа диңгездәге ял! Мин исә моны өйдә үзеп кайтып ачкан балконнарга, үтәли җилгә сылтадым. Бакса-а-а-ң, бу бит реакклиматизация икән!

Бу термин һәм аның дусты – акклиматизациянең нәрсә икәнлеген белергә теләсәң, чит илгә бар! Ти-и-и-ик иң яхшысы – бу турыда белмәү. Ләкин синең тормышыңа да бу «дус» ишек шакыса, аның ничек каршы аласын белеп тору зыян итмәс.

Гөлсинә Мөхтәровна Хуҗиева, Казанның баш педиатры:

– Беренче вакытта аз-азлап кына туклан. Син өйдә ашамаган ризыкларны ашамаска тырышырга кирәк. Профилактика максатыннан беренче көннәрне «Мезим форте» кебек даруны куллану да артык булмас. Өй режимын исәпкә алып, иртән һәм кич өйдәге режим буенча, торырга һәм ятарга тырыш. Вакыт аермасын искә алып, әлбәттә. Беренче берничә көндә кояш астында күп йөрмә. Сәяхәт алдыннан иммуномодуляторлар эчәргә мөмкин.

Сәяхәтне ничек планлаштырырга?

Ялны дөрес итеп оештыру да авыртуны булдырмый калырга булыша. Сәяхәттән кайтканнан соң, ким дигәндә ике көнне өйдә үткәр.

Беренче көнне үк бөтен җаның-тәнең белән укуга яки эшкә чумарга киңәш ителми икән. Чөнки бер көндә бөтенесен колачлап булмый. Җитмәсә, ялдан кайткач ук, үзеңне укудан яки эшкә карата нәфрәт тудырмаска кирәк. Уку-эш режимына әкренләп кенә күчсәң, үзеңә дә җайлырак булачак.

Киләсе ял вакытында кая барачагыңны да уйлап-хыялланып куйсаң була. Сәяхәттән кайткан вакытларда хис-кичерешләрең белән уртаклашу да бик мөһим. Дус-ишләреңә, якыннарыңа ялдагы күңелле вакытларыңны, гаиләдә ялдагы көлкеле моментларны искә төшерү үзе ни тора! Ял фотоларыннан торган альбомыңны (беләм-беләм, ул, мөгаен, виртуаль дөньяда – «Вконтакте»дадыр :) карап утыру кәефне күтәрергә булыша.

Нәрсә ашарга:

– цитруслылар;

– җиләк;

– банан;

– шоколад һәм какао – шәп антидепрессантлар;

Гөлсинә Мөхтәрована Хуҗиева:

Әгәр авырып китеп, синең реакклиматизация башланган икән, берүк үзеңне үзең дәвалама. Яшәгән урының буенча табибка мөрәҗәгать ит. Ул тиешле дәвалау ысулларын, һичшиксез, табачак.

Акклиматизация – ул кеше организмының яңа мохиткә, аерым алганда, һава торышы шартларына, туклану рационына, суның химик составына ияләшүе.

Реакллиматизация – синең туган ягыңа әйләнеп кайткач, шул мохиткә кабаттан ияләшү процессы.

Алинә МИННЕВАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев