Логотип Идель
Бу – тема!

АЧУЫҢНЫ НӘРСӘ ЧЫГАРА? ШӘХЕС ТӨРЕН БИЛГЕЛИБЕЗ

Ачуыңны нәрсә чыгаруга карап, Майерс-Бриггс тесты буенча шәхес төрен билгеләп була. Моның өчен нервга тигән әйберләр исемлеге белән язмада бүлештек. Әйдә, яхшылап уйлап кара әле, иң ачуыңны чыгара торган әйбер нәрсә икән ул?

Тотрыклылык, шаблон буенча яшәү

Әгәр дә көнне, эшне планлаштырып кую, кагыйдәләр буенча яшәү ачуыңны чыгара икән, син – көрәшче. Тормыштагы даими тотрыклылык үзгәрешләргә һәм яңа идеяләргә омтылган көрәшчеләргә комачаулый. Көрәшчеләр үз потенциалын һәм фикерләрен ирекле булганда гына дөньяга чыгара ала. Чөнки кагыйдәләр иҗади яктан үсешне «баса», рәхәтләнеп суларга комачаулый.

Мактану

Уңышлары белән бик актив уртаклашкан кешеләр нервага тисә, син –  арадашчы! Шуңа күрә сиңең өчен мондый ачу хисе нормаль булачак. Арадашчылар өчен тормышка аңлы караш мөһим – һәрнәрсәдә мәгънә булырга, ә кешеләр исә үз алдына һәрчак максат куеп яшәргә тиеш. Мондый кешеләр аралашуны ярата, төп тормыш кыйммәтләре турында фәлсәфәле уйларга чумарга мөмкин. Ә менә матди байлык яки эштә алган дәрәҗәләр арадашчыларны тиз арада туйдырачак.

Теләгәнеңне әйтмәү

Әгәр дә ачуыңны үзең теләгән фикерне кычкырып әйтә алмау китерсә, син – бәхәсче. Син үткен акыллы һәм төрле бәхәсләрдә катнашырга яратасың, шул ук вакытта ике якның да фикерен кабул итә аласың. Шуңа күрә бәхәсчеләр фикер иреген чикләгән бар нәрсәгә ачулы булып яши. Бу бер дә гаҗәп түгел!

Зур компанияләр

Кеше күп җирләрне җенең сөймиме? Галим тибына карасаң, әнә шундый буласың)) Алар өчен таныш булмаган кешеләр белән буш диалоглар кору һәлакәткә тиң. Өстәвенә, шушы зур компаниядә кагыйдәләрне бозарга яратучы берәр «ахмак» булса, галим үзенә бөтенләй урын таба алмаячак. Ә менә тыныч атмосферада интеллектуаль әңгәмә корып җибәреп, фәлсәфи сораулар турында фикер алышу башланса, галимнәр бәхетнең җиденче катында булачак!

Акрынлык

Әгәр дә мәгънәсез барган тормыш, тоткарланулар синдә ачу уята икән, син һичшиксез командир төренә карыйсың. Бу кешегә һәрвакыт яңа максатлар кую мөһим, чөнки аның өчен үз-үзен камиллек дәрәҗәсенә җиткерү бар нәрсәдән дә өстенрәк. Ул башкаларның аның игътибарын читкә юнәлтүен һәм темпын акрынайтуын түзә алмый. Командирлар беркайчан да икеләнми, зарланмый, ә аклануларны җене сөйми.

Буш сөйләшү

Әгәр дә буш сөйләшүләр, әйтик, ниндидер танышың үзенең ничек итеп «свидание»гә баруы яисә күршесенең эте өреп, аңа йокларга комачаулавы турында сөйләп, ачуыңны чыгара икән, син – тренер. Тренерлар уйланырлык җитди һәм үзе өчен файдалы әйбер алырга мөмкин булган диалогларны гына үстерергә ярата. Сүз булсын өчен генә дип сөйләшү аны туйдыра һәм күңелсезләндерә.

Пессимизм

Беләсеңме сәясәтче типлы кешеләр нинди була? Алар пессимистларга түзә алмый. Андый халәт берәүне дә урап узмый, әмма әгәр бу чиктән ашкан драма, тормыштагы бар яхшылыкны да кире кагу һәм гел начарлык кына күрү икән, сәясәтче чыгырыннан чыгачак. Сәясәтчеләр яхшы юмор хисенә ия, бу аларга төрле авырлыкларны эмоциональ яктан җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Шуңа күрә алар борчылып тик утыручы кешеләрне аңламый.

Җиңел акыллы булу

Һәрвакыт бөтен әйбернең дә асылына төшенергә һәм кызыксындырган теманы тулысынча аңларга тырышсаң, син – активист. Мондый кешеләр беркайчан да акчаны тормышта беренче урынга куймаячак, чөнки аларга үз гамәлләренең кыйммәтләре һәм идеаллары белән туры килүе күпкә мөһимрәк. Шуңа күрә бернинди өстән-өстән генә сөйләшүләр һәм җиңел акыллы булу да аны бәхетле итә алмаячак.

Булдыксызлык

Архитектор тибы һәрвакыт үзенә генә таяна. Аның өчен берәүгә дә бәйле булмау, үз-үзен тәэмин итә алу бик мөһим. Вак үтенечләр буенча аның игътибарын читкә юнәлтмәскә кирәк. Шуңа да карамастан, аларга кызгану, кешеләргә ярдәм итү хас. Ләкин әгәр бу кешенең үзен гел кызганып, булдыксыз булуын күрсәтеп утыру гына икән, архитекторга аның белән мөнәсәбәтләрне саклау авырлашачак.

Прокрастинация 

Әгәр дә эшләнмәгән һәр эш синдә канәгатьсезлек тудыра икән, син, әлбәттә –  менеджер! Мондый кешеләр тиз темплы тормышны ярата, алар хәтта сериалларны да 1,5 х тизлектә карарга мөмкин. Үз эшләрен акрынайта торган һәрнәрсә аларның ачуларын чыгара. Шуңадыр да инде менеджерлар үз көннәрен уйламыйча үткәрүчеләр белән аралашып та тормый.

Диванда ятып акыл сатучылар

Эшкуар теләгәненә ирешү өчен актив эш итәргә ярата. Бу сыйфатны ул башкаларда да кадерли. Эшкуар җитди темага тиешле белеме булмаган килеш фикер алышырга теләүчене, аннан яхшырак булып күренергә тырышучыны яратмый. Мөмкин булган үзгәрешләр турында сөйләп кенә утыру урынына ниндидер гамәлләр эшләүне өстен күрә.

Үз казанышларыңның кыйммәтен төшерү

Артист тибына караучының иң ачуын чыгарган нәрсә – зур нәтиҗәләргә ирешкән кешеләрнең үз казанышларын вак-төяккә санау, кыйммәтен төшерү. Ул кешедә һәрнәрсәгә дә үз карашы булуны һәм үз гамәлләренә объектив бәя бирү сәләтен бик кадерли.

Салкынлык

Әгәр син янәшәңдәгеләрнең эмоциональ халәте, иминлеге өчен борчыласың икән, син – консул. Ә салкын мөнәсәбәт тою синдә ачу тудыра. Консуллар тирә-юньдә гармония булуны тели.

Паникёрлар

Хәтта иң киеренке ситуацияләрдә дә тынычлык саклап калган кешеләрне хөрмәт итүче шәхес тибы – виртуоз. Виртуозлар шактый дисциплиналы һәм бу контроль аларның хисләренә дә кагыла. Алар фикеренчә, хискә бирелү кризислы ситуацияселәрдә аек фикер йөртергә комачаулый. Шуңа күрә алар ачу китерүче паникёрлардан мөмкин кадәр ерак тора.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев