Логотип Идель
Бу – тема!

23 ФЕВРАЛЬГӘ ӘТИГӘ, АБЫЙГА, ДУС ЕГЕТКӘ НИНДИ БҮЛӘК САЙЛАРГА?

Бик тиздән 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне җитә. Гадәттә, бу көнне хатын-кызлар ир-атларга сөлге, шампунь кебек әйберләр бүләк итәргә ярата. Бәйрәм бүләге бик баналь булмасын дисәң, без тәкъдим иткән исемлектән файдалан.

Шулай итеп, 23 февральгә бүләкләр исемлеген без берничә категориягә бүлдек.

1. Әтигә бүләк:

- җиңел һәм әз урынны ала торган юл пледы;

- җылы шарф;

- акча янчыгы яки портмоне, барсетка;

- термос;

- телефон тышлыгы;

- кулчатыр;

- яхшы парфюм;

- сәяхәтче җыелмасы;- ау яисә балык тоту өчен кирәк-яраклар кибетенә сертификат;

- тартма белән тәм-том.

Әтиеңнең нәрсә яратканын син һәм әниең генә яхшы белә. Әйе, әлбәттә, әтиләр бәйрәм белән котлап, кочаклап алуга да сөенә. Тик гаҗәеп бүләк әзерләсәң, аның кәефе тагын да күтәреләчәк.

2. Дәү әтигә бүләк:

- кечкенә кофеварка;

- кул сәгате яисә фитнес-браслет;

- җылы матур оекбашлар яисә свитер;

- кулчатыр;

- җылы юрган яисә плед;

- китап;

- яхшы чәй яисә кофе.

Дәү әтиләр төрле була: кайсысыдыр бакчада эшләргә ярата, кайсысыдыр балыкка йөри, ә кайсысыдыр спортзалда шөгыльләнә. Шуларны истә тотып, дәү әтиеңне сөендер.

3. Яраткан егеткә бүләк:

- смартфонга тышлык;

- чыбыксыз колонка;

- машинага кирәк-ярак;

- барабанда уйнарга өйрәнү мәктәбенә сертификат;

- ноутбук тышлыгы;

- портмоне;

- фитнес-браслет;

- парашют белән сикерү;

- спорт сумкасы;

- пауэрбанк.

Безнең уйлавыбызча, яраткан кешең санап чыккан вариантларга битараф калмаячак. Аңа кирәк, кызык һәм аның өчен чын-чынлап файдалы бүләк озакка аның йөрәгендә калачак.

4. Абыйга/энекәшкә бүләк:

- чыбыксыз колонка;

- өстәл уены;

- тартма белән тәм-том;

- чыбыксыз колакчыннар;

- үз кулларың белән пешергән торт;

- хоккей яисә футбол матчына билетлар;

- спортзалга, бассейнга абонемент.

Гадәттә, абый яисә энекәшләр бүләк иткән теләсә нәрсәгә сөенәләр, шунда ук Инстаграмга, сториска кертеп куялар. Аңа мактанырга комачаулама, исемлектәге кызыклы бүләкне сайла.

5. Дус егеткә бүләк:

- икәүләп (синең белән) шугалакка, тирга яисә кинога бару;

- смартфонга тышлык;

- селфи өчен лампа;

- исемле футболка яисә стакан;

- кибеткә сертификат.

Дус егетләрнең, гадәттә, иң якыны берәү, икәү генә була. Шуңа күрә, бүләк сайлаганда, яхшылап дус егетнең кызыксынуларын игътибарга алырга кирәк.

6. Укытучыга бүләк:

- өстәл лампасы;

- стена сәгате;

- язу-сызу кирәк-яраклары, органайзер;

- театр, күргәзмә, музейга билет.

Бик хөрмәт иткән укытучыңа гына бүләк әзерләп була. Әгәр синең шундый укытучың бар икән, акча кызганма. Чөнки ул бүләк мәңгегә укытучының исендә калачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев