Логотип Идель
Бу – тема!

2020: 9 СЫЙНЫФЛАРНЫ ИМТИХАНДА НИ КӨТӘ?

2020 елда 9 сыйныф укучылары тапшыра торган ТДИ (ОГЭ) да нинди яңалык, үзгәрешләр көтелә? Бу турыда безнең язманы укып белергә мөмкин.

Белүебезчә, 9 сыйныф укучылары уку елы ахырында берничә фәннән төп дәүләт имтиханы (алга таба - “ТДИ”) тапшыра. Мәҗбүри предметлар арасында рус теле дә бар. Педагогик үлчәмнәр федераль университеты (ФИПИ) 2020 елда узачак рус теленнән ТДИның яңа вариантын тәкъдим итә. Имтиханга орфографик сүзлек алып керергә яраячак һәм...(бии башлагыз, 9 сыныфлар!) берничә хата җибәрергә дә рөхсәт ителә!

Нинди хаталар җибәрергә рөхсәт ителә?

Рус теленнән имтихан тапшырганда баллны югалтмыйча гына түбәндәге хаталарны ясарга ЯРЫЙ (ну сез махсус ясамагыз инде, ярыймы? :) )

– бер орфографик хата;

– ике пунтуацион хата;

– бер грамматик хата;

– ике сөйләм хатасы.

Әмма бу кагыйдә укучы имтихан һәм изложениене 140 сүзлек итеп язса гына үз көчендә кала.  Ә инде укучы бер генә иҗади биремне үтәп, аны күбрәк итеп язган очракта, мәсәлән, иншаны 140 сүздән күбрәк итеп язса, кайбер хаталар “кичерелә”.

Рус теленнән имтиханның күрсәтмә (демонстратив) версиясе 3 бүлектән тора. Барлыгы 9 бирем бар. 2019 елда алар 15 иде. Шушы 9 биремне үтәргә 3 сәгать 55 минут вакыт бүлеп бирелә. Имтиханда нинди биремнәр була?

Имтиханда нинди биремнәр була?

– Изложение язарга (ул 70 сүздән дә аз булмаска тиеш, 140 сүз һәм аннан күбрәк булган очракта билгеле бер хаталар ясарга рөхсәт ителә. Ул турыда югарыда язып үттек).

– Рус теленең төрле бүлекләренә кагылышлы сорауларга җавап бирергә;

– Билгеле бер темага инша язарга (шулай ук 70 сүздән ким булмаска тиеш).

Изложение ничек языла?

Текстны тыңлап чыгарга 3-4 минут вакыт бирелә. Бу вакытта каралама (черновик) кулланырга рөхсәт ителә. Язганнарын карап чыкканнан соң укучытекстны тагын 3-4 минут дәвамында тыңлап чыга. Аннан инде изложение яза. Язганда орфографик сүзлек (сүзләрнең дөрес язылышы турында сүзлек) кулланырга рөхсәт ителә.

Тагын нинди үзгәрешләр көтелә?

Шулай ук максималь балл күләмен үзгәртү турында да тәкъдим бар. 2019 елда ул 39 иде, 2020дә 33 кә калдырмакчылар. Иң күп баллны инша язып җыярга була. Изложениены да яхшы итеп язсаң,  бу инде имтиханның 80%ы эшәнгән дигән сүз. 

“3” ле алу өчен ким дигәндә 15 балл тупларга кирәк, аннан азрак булган очракта имтихан өчен “2” ле куела. “3” ле 15-22 баллга, “4”ле 23-28 баллга, “5”ле 29-33 балл туплаучыларга куела.

Уңышлар, дуслар!Тырышып эзерләнсәгез, барысы да яхшы булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев