Логотип Идель
Бу – тема!

100 ЕЛДАН ЮККА ЧЫГАЧАК ШӘҺӘР

Аны су өстендәге шәһәр дип атыйлар. Ә тагын 100 елдан ул җир йөзеннән юкка чыгачак, дигән фаразлар да бар. Дөнья тирәли сәяхәтебезне дәвам итеп, бүген әлеге серле шәһәр турындагы кызыклы фактларны барлыйбыз. Венеция...

?‍♂ Венеция ике өлештән гыйбарәт. Бренчесе тарихи-мәдәни булса, икенчесе – порт. Әлеге ике “шәһәрчек” бер күпер белән тоташа һәм зур шәһәр килеп чыга.

?‍♂ Шәһәр 118 утраудан тора. Аларны 400дән артык күпер тоташтыра.

?‍♂ Дөньяда канализациясе булмаган шәһәр барлыгын белә идегезме? Венециядә ул юк! Сантехниклар да юк диярлек биредә. Алар эшен су үзе “эшли”.

?‍♂ Венецияне күгәрченнәрсез күз алдына да китереп булмый. Әмма аларны Сан-Марко мәйданында гына ашатырга ярый. Калган урыннарда бу эшне эшләсәгез, штраф түләргә туры киләчәк.

?‍♂ Һәр икенче кеше әлеге шәһәрдә бер генә булса да барып кайтырга хыяллана. Кайберәүләр барып та кайта. Шул сәбәпле, монда һәр ел саен 15 миллион турист килә.

?‍♂ Шәһәрдә 450 сувенир продукциясе сатыла торган кибет бар.

?‍♂ Венециянең символы булып гондоллар тора. Ул – Венециядәге көймә. Аларда, гадәттә, ир-атлар хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә яр буенда 450 гондольер хезмәт куя.

?‍♂ Алар арасында бер хатын-кыз булуы да мәгълүм. Бу максатына ул 10 елдан соң гына ирешә алган.

?‍♂ Һәр ел саен ноябрь һәм декабрь айларында шәһәрне су баса.

?‍♂ Венециядә урамда бәдрәфләр юк диярлек.

?‍♂ Венеция кешеләрен Сан-Микеле дигән утрауда җирлиләр, ул тулысынча каберләрдән тора.

?‍♂ Биредәге биналарның күбесе карагачтан (лиственница) салына. Бу агач су тәэсирендә бозылмый, череми диярлек.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев