Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЯКЫН ДУСТЫМ БӨТЕН ҖИРГӘ СОҢГА КАЛА. МИНЕМ АЧУЫМ ЧЫГА, Ә АҢА – БАРЫБЕР...»

«Якын дустым гел бөтен җиргә соңга кала. Минем бик ачуым чыга, ә аңа барыбер. Әлеге темага күпме сөйләштек, әмма берни дә үзгәрмәде. Ул миңа бик якын, тик хәзер аның белән күрешәсе дә килми инде».

Аноним, 17 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Дөнья идеаль түгел һәм син реаль тормыш белән очрашкансың. Без үзебез кылган гамәлләребез өчен генә җаваплы. Бу очракта дустың ничек кенә якын булмасын, син аңа үз кагыйдәләреңне, тормышка карашыңны мәҗбүриләп сеңдерә алмыйсың, чөнки ул – аерым шәхес.

Ни өчен ул гел соңга кала? Монда сәбәпләр күп булырга мөмкин. Мисал өчен, биредә гаилә культурасы зур роль уйный ала, ягъни бала ата-анасын күреп үсә, аны кабатлый, соңга калуны нормаль күренеш, дип саный. Тора-бара, әлбәттә, ул аңа комачау итә башларга мөмкин, мәсәлән, бизнес, эш өлкәсендә... Әлеге гадәтнең тискәре якларын дустың күрәчәк, аңлаячак һәм аннан котылу юлын эзлиячәк. Әйе, барысы шул килеш калырга да бик мөмкин, чөнки күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Әлегә исә аны барысы да канәгатьләндерә, аңа кыен түгел. Сиңа әлеге ситуациядә бары тик нәтиҗәләр ясарга гына кирәк: «Мин дустымны шулай кабул итә аламмы?»

Биредә күп нәрсә синнән дә тора, үз реакцияңә, үз-үзеңне тоту рәвешеңә игътибар ит. Алдагы тормышта авторитарлык, һәр җирдә дә төгәл булу комачау итәргә мөмкин. Әгәр син ситуацияне тыныч кына кабул итәсең һәм  дустыңның соңга калу гадәте бар икәнен беләсең икән, очрашуларга үзең үк соңга калып кил! Син түгел, ә дустың сине көтсен.

Ирек Фатыйхов, популяр алып баручы һәм юмор остасы:

– Әгәр бу четерекле темага сөйләшеп тә дустың үзгәрмәгән икән – тынычлан! Кешене үзгәртергә тырышма. Һәр кешенең үз башы бар. Әгәр соңга калу аның холкына салынган икән, димәк, аны үзеннән башка беркем дә үзгәртә алмый. Әгәр дә ул синең чын дустың икән – аны барлык кимчелекләре белән ярат, кабул ит. Аның уңай якларын санап кара. Бәлки, соңга калуын исәпкә алмасаң, ул бик шәп кешедер. Бу тормышта идеаль кешеләр юк, шуны онытма!

Ильвина, җырчы:

– Минем танышларым арасында да гел соңга калып йөрүчеләр бар. Тормышын планга салып яшәүчеләрне бу ситуация күпмедер дәрәҗәдә ачуны чыгарырга мөмкин. Әлеге очракта, әлбәттә, кеше белән сөйләшергә кирәк. Бу канәгатьсезлектән түгел, ә үзеңнең шәхси чикләреңне аңлата белүдән эшләнелергә тиеш. Күрешүне билгеләгәндә төгәл сәгать ничәдән-ничәгә кадәр була алуыңны әйтергә кирәк. Әгәр кеше берничә тапкыр соңга калса, үпкәләми генә анлашып, сөйләшергә киңәш итәм. Мин соңга калырга яратучы кешеләргә вакытны алдан ук билгелим. Ни генә булмасын, дустыңның яхшы ягын күрә белү мөһим!

Рәмзия Галимова, «Ялкын» журналының баш мөхәррир урынбасары:

– Үзем дә соңга калып йөри торган кеше буларак, дуслар, якын кешеләр янына билгеләнгән вакытка килмәү – минем өчен традиция. Дусларны исә ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. «Бөкрене кабер генә төзәтә» – диләр бит әле, мөгаен, чынлап та кешеләрне үзгәртү мөмкин түгелдер. Бу очракта да дустыңны кабул итәргә, сөйләшеп карарга һәм берәр уртак нәтиҗәгә килергә кирәк. Үзең дә зирәк алымнар кулланып кара, очрашуга соңарып кил яки вакытны алданрак билгеләп, дустың кайчан киләсен чамалый торган бул. Тормыш ваклыкларына нервыларыңны әрәм итмә, дустың белән көрәш алып барма!

Айгиз Мадияров, студент, «Манзара» тапшыруы корреспонденты:

– Әлеге очракта дустың белән холыкларыгыз нык аерылып торганы сизелә. Соңга калып йөрү, әлбәттә, матур күренеш түгел, әмма кешене үзгәртүе авыр, бигрәк тә ул үзе үзгәрергә теләмәсә. Дустыңны кабул итә, аның үзенчәлекләренә күнегә алмасаң, дуслык җепләре өзелергә дә мөмкин бит. Якын кешеңнең начар гадәттән котылуын теләсәң, берәр чара кулланып кара. Мәсәлән, мисаллар белән аңа дөрес эшләмәгәнен аңлатырга була. Бер күренеш тәкъдим итәсем килә. Яшь, перспективалы егет күренекле кеше белән очрашу турында сөйләшә. Олы абзый, тыгыз график буенча яшәвенә карамастан, вакыт табып, билгеле бер сәгатьтә чакыра егетне. Егет соңга калып, очрашу мөмкинлегеннән мәхрүм кала һәм шунда ук әлеге кеше каршында  түбән төшеп, ышанычын югалта. Егетнең эшләре исә шул очрашу нәтиҗәсендә уңай якка үзгәрә дә ала иде бит...

 

 

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев