Логотип Идель
Бу – сер!..

«ӘТИ ӘНИЕМӘ ХЫЯНӘТ ИТӘ...»

“Кая барырга, кемгә сөйләргә белмәгәч, сезгә язам. Беркөнне урам буйлап барганда әтиемне башка хатын-кыз белән күрдем... Ул аның битеннән үбеп алды... Әти әнигә хыянәт итә. Нишләргә? Бу турыда әнигә сөйләргәме? Бик авыр миңа”. Аноним, 15 яшь.

Раил Гатауллин, Белем.ру порталы җитәкчесе, педагог-психолог, әти кеше:

– Бала әти-әнине сайламый. Бу тормышка без алар аша килгәнбез. Нинди генә булмасыннар, без һәрвакыт әти-әнигә рәхмәтле булырга тиешбез.

Минем төп киңәшем шул: әниеңә сөйләргә тәкъдим итмим. Иң элек әтиең белән күзгә-күз күрешеп сөйләшергә кирәк. "Әти, мин синең шундый-шундый апа белән күрдем. Син моны ни өчен эшләдең? Әни белән икегез бергә бәхетле булсын өчен, мин ятим булмасын өчен мин ничек ярдәм итә алам?" -  дип сора аннан.

Калганы әти-әни кулында. Бу - аларның тормышлары, син  хөкемдар түгел. Үсәчәксең дә, син бу өйдән чыгып китәчәксең. Үз гаиләң булачак. Бу хата киләчәктә үз гаиләңдә кабатланмасын өчен әлеге ситуацияне хәл итүдә ярдәм итеп кара. Бу - әтиең һәм әниеңнең хатасы. Әмма аларның хатасы, чыннан да, синең тормышка да тәэсир ясарга мөмкин.

Әтиең, ялгышкан булса, икегез сөйләшкәннән соң хатасын аңлар, сиңа рәхмәт әйтер һәм сине дә, әниеңне дә тагын да ныграк яратыр, дип ышанып калам. Бар да яхшы тәмамланыр, дип чын күңелдән күз алдына китер һәм бу шулай булачак!

Дания Нәгыйм, шагыйрә, әни кеше:

– Башта әтиең белән сөйләшеп карарга киңәш итәр идем. Күргәнеңне сөйлә. Гаиләгезне аннан башка күз алдына китермәвеңне, үзеңә хәзер бик кыен икәнен әйт. Бергә үткәргән матур вакытларны исенә төшереп, болай дәвам итсә, башка андый чаклар кабатланмаячагын да җиткерсәң буладыр. Ә менә әниеңә әйтмичә тору хәерлерәктер.

Аноним, 43 яшь, әти кеше:

– Тормышта агы да, карасы да була, диләр бит. Дөрес икән. Минем белән булмас, дигән нәрсәләр нәкъ менә синең белән була да куя. Хатыным белән бик яратышып кавыштык. Мәңге бергә булырбыз, һәрчак бер-беребезне яратып бәхетле гомер кичерерербез кебек тоела иде...

Тик мин ялгыштым. Бер хатын кызга үлеп гашыйк булдым. Бу мәхәббәт түгел иде, билгеле. Тик мин моны бик соң гына аңладым. Ул вакытта инде хатыным бу “мәхәббәтем” турында белеп алган иде.

Без капчыкта ятмый шул. Беркем белмәс, күрмәс әле дисәң дә, берәрсе күреп ала. Безне күрше хатыны бергә күреп алган. Тик синең кебек киңәшләшеп тормаган: тоткан да хатыныма барып әйткән. Ул мине кичерә алмады. Һәм без аерылыштык. “Улыбыз өчен булса да аерылышмыйк”, - дип тә карадым. Булмады. Бүгенге көндә ул әнисе белән тора, мин үзем генә яшим. Ара-тирә күрешкәлибез. Бергә матур итеп яшәгән чакларны бик сагынам.

Күп кеше ялгыша. Синең бер сүзең гаиләгезне чәлпәрәмә китерә ала. Син инде зур кыз. Шуңа күрә яхшылап уйла: кирәкме бу сиңа? Әниең белсә, моны бик авыр кичерер. Әтиең белән яхшылап сөйләшеп аңлашыгыз әле. Бәлки, син ялгышкансыңдыр да. Алай да була бит. Калганын олылар үзләре хәл итеп бетерер. Сиңа сабырлык телим. Алга таба да әти-әниеңне терәге булырга язсын!

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Аңлыйм, синең күңелеңә бик хәзер бик авыр. Әтиең белән мөнәсәбәтләрегез яхшы икән, аннан тыныч кына бу хакта сорасаң була. Тик аны ачулану, орышу максаты белән түгел, ә күргәнеңне белдерү максаты белән сора. Мәсәлән: “Әти, син кичә урамда кем белән басып тора идең ул?” – дип.

Әниеңә сөйләгән очракта уйлап кара: аның реакциясе нинди булыр?

Минем үземнең практикада шундый берничә очрак белән эшләргә туры килде. Беренчесендә әни кеше кызына ышанмыйча аның үзен гаепли башлады һәм ана белән кызның мөнәсәбәтләре бик нык бозылды. Икенче очракта исә әни кеше кызына ышанды һәм иренә дә бер сүз дә әйтмәде. Төрле кешенең реакциясе төрле булырга мөмкин.

Шулай да мин әти-әниең арасына кермәскә киңәш итәр идем. Син әле бала,ә балалар олылар өчен җаваплылыкны алырга тиеш түгел.

Шуны да истә тоту мөһим:  бу тормышта һәркем ялгыша. Бәлки, әтиең үзе дә аңламыйча ялгышкандыр. Әгәр ул һаман да сезнең белән икән, димәк, үз гаиләсе аның очен мөһимрәк һәм кадерлерәк. Ул бары тик бераз ялгышып кына киткәндер. 
Вакыт үтәр һәм ул аны үзе дә аңлар. Ә без исә әти-әниләрне бернигә карамыйча, тигез яратырга тиешбез, чөнки алар безгә тормыш биргән. 

Психолог кына түгел, мөселман  кешесе буларак та бер киңәш бирәсем килә: әти-әниең өчен дога кыл. Чөнки баланың әти-әнисе өчен чын күңелдән кылган догасы кабул була. Бу очракта син үз җилкәңә алырга теләгән жаваплылыкны Аллаһ Тәгаләгә тапшырасың. 

Гөлназ Сәфәрова, телевидение, радио алып баручысы, журналист:

Әлеге вакыйгага ашыгыч нәтиҗәләр ясарга кирәк түгелдер дип уйлыйм. Әтиеңнең битеннән кемнеңдер үбеп алуы – ул әле хыянәт дигән сүз түгел. Бәлки, ул аны дусларча гына үбеп алгандыр.  Кем өчендер үбеп алу берни дә түгел бит. Шул ук вакытта  үбеп алу нормадан тайпылыш та булырга мөмкин. Шуны да истә тотарга кирәк: бүгенге заманда кайбер хатын-кызлар ир-атларның муеннарына асылынырга тора. Шуңа күрә мин, иң беренче чиратта, сиңа әтиең белән сөйләшергә киңәш итәм. Ситуациягә ачыклык кертмичә, уйланылмаган адымнарга барма. Барысы да хәерле тәмамлансын, дигән теләктә калам.

Кадерле дустым! Исеңә төшерәбез: борчыган сорауларың, хәл итә алмастай тоелган мәсьәләләрең булса, безгә яз: yalkin@bk.ru Без аларга җавап табарга һәм Синең белән берлектә хәл итәргә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев