Логотип Идель
Бу – сер!..

«Кызым БДИ бирә алмады...»

«Кадерле «Ялкын» редакциясе! Сезгә киңәш сорап язам. 11нче сыйныфта укучы кызым ел буе БДИга әзерләнде, яхшы югары уку йортына керергә хыялланды. Тик беренче имтихан – математикадан БДИны бирә алмыйча кайтты. Кызганыч, баллары түбән. Әлбәттә, без борчылдык, ачуланып та алдык. Берничә көннән соң кызым үз эченә бикләнде: безнең белән сөйләшми, юньләп ашамый, дуслары белән дә күрешергә теләге юк. Көннәр буе бүлмәсендә утыра. Мин аңа ничек ярдәм итәргә дә белмим. Имтихан бирә алмаганга борчыламы, әллә инде без ачуланганга үпкәләгәнме – аңламыйм...»

Аноним

Сәлимә, 45 яшь:

– Берничә ел элек минем улым, БДИны бик начар бирү сәбәпле, югары уку йортына керә алмый калды. Без аны әтисе белән бик каты ачуландык, имтиханга яхшылап әзерләнмәгәне өчен тиргәдек. Әлбәттә, ул үзен гаепле хис итте, борчылды, депрессиягә бирелде. Ә бер тапкыр, әтисе белән сөйләшеп утырганда: «Нигә кирәк миңа сезнең вузыгыз? Тракторга эшкә урнашам, басуда эшлим. Сез әйтә дип кенә югары уку йортына керәсем юк», – диде. Мин шунда уйга калдым. Бактың исә, мәктәпне тәмамлап, вузга керү теләге улыбызныкы түгел, безнеке булган икән бит! Өстәвенә «9нчы сыйныфны тәмамлагач, техникумга китәм» дип йөргән иде. Без рөхсәт итмәдек... Шунда без үз хатабызны аңладык: «БДИ белән дөнья бетми. Кирәк дисәң, икенче елга бирерсең. Үзең нишләргә телисең, шуны эшлә», – дидек. Улыбыз көллияткә укырга керде. Ә узган ел исә, үз теләге белән БДИ биреп, югары уку йортында укый башлады. Перспективалар ачылды чөнки. Шуңа күрә миннән сезгә киңәш: балагызны ачуланмагыз, аңа ирек бирегез. Бәлки, ул да югары уку йортына барырга теләмәгәндер. Сезнең теләк аныкы белән туры килә дигән сүз түгел бит әле...

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Дөресен генә әйткәндә, бу – бик җитди проблема. Һәм беренче чиратта сез аңларга тиеш: бу – үз өстенә йөкләнгән бурычны үти алмаганга кәеф төшү, апатияме, әллә инде, чыннан да, клиник депрессиянең башымы? Әгәр дә бу очракта депрессия вакытлыча кәеф төшү генә түгел, ә психиканың халәте икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бала БДИ бирә алмавы турында кем белән дә булса уртаклашырга, үз хис-кичерешләре турында сөйләргә, бүлешергә тиеш. Әгәр дә ул үз эченә йомылган һәм сезнең белән бу турыда сөйләшергә теләми икән, андый кешене читтән эзләргә туры килә. Психолог, психотерапевт булса яхшы. Ә бәлки, сезнең балагыз белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә булган дус кызыгыз, туганыгыз бардыр. Ничек кенә булмасын, хәзер сезнең максат – кызыгызның бу борчуын, проблемасын тирәнгә җибәрмәү, ә, киресенчә, тышка чыгару. Үзегезнең амбицияләрне читкә куеп торыгыз, баланы гаепләмәгез, ачуланырга ашыкмагыз. Аңа һәрьяклап ярдәм итегез, БДИ белән дөнья бетмәгәнлеген аңлатыгыз, кызыгызны аның ниндидер уңышлары өчен түгел, ә болай гына яратуыгызны күрсәтегез. Әлеге килеп туган катлаулы вазгыятьтән чыгу юлларын бергәләп эзләгез. Һәм, гомумән, БДИ чорында барлык әти-әниләргә киңәш: һәрчак балагыз янында булыгыз, аның эчке дөньясы, хис-кичерешләре белән кызыксыныгыз, ешрак сөйләшегез, аралашыгыз. Баланы болай гына яратырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев