Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЕГЕТ МИНЕМ ӨЧЕН ТҮЛӘМИ...»

«Егетем белән йә концертка, йә берәр кафега баргалыйбыз. Үземә һәрчак үз кесәмнән түлим. Ә дус кызларымның егетләре икесе өчен дә түли икән. «Башкаларныкы түләгәч, ник минеке дә түләми?» дигән уй баштан китми. Шул ук вакытта «Ник әле ул минем өчен түләргә тиеш?» дип тә уйлыйм. Ә ничек соң дөресрәк?»

Аноним, 18 яшь




Илгиз Шәкүров, студент, журналист:

Һәр очракта да егет кеше түләргә тиеш, бу бит – элементар әйбер, син кечкенәдән үк белеп, аңлап үсәргә тиешле кагыйдә. Әниеңме, апаңмы, сеңлеңме, очрашып йөргән кызыңмы, берничә көн элек кенә танышкан яңа дустыңмы, егет кеше түләсә, дөресрәк буладыр дип саныйм. Әмма бүгенге көндә күпчелек кызлар үзләре өчен түләгәнне яратмый. «Мин көчле һәм бәйсез», – дип йөриләр бит инде алар (көлә). «Мин үзем түлим», – дигән кызлар да бар. Без төркемдә 2 генә егет, бөтенебез бергә берәр җиргә барсак, мин кызлар өчен түләргә тырышам. Элек карышып маташсалар да, хәзер килештеләр инде.

Гөлназ Гатина, «Татар кызы-2017» бәйгесе җиңүчесе, студент:

Без егетнең кыз өчен түләвен гадәти хәл итеп кабул итәргә өйрәнгән. Икенче яктан, сорау биргән кыз әйтмешли, «ни өчен әле ул түләргә тиеш»? Бәлки, ул егет әле үзе акча эшләми, ә әти-әнисеннән аладыр? Бу очракта, әти-әнисе аңа ниндидер чикләү куймаса да, аңа алар алдында уңайсыздыр.
Тик, ни генә булмасын, әгәр егет кыз кеше белән очраша икән, бу мәсьәләгә карата игътибарлы булырга тиеш дип саныйм. Һәрхәлдә, йөргән кызын хөрмәт иткән тәрбияле егет: «Үзең түлә әле», – дип әйтмәячәк. Бу очракта егетнең фикерен белсәң яхшы булачак.

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

Мәхәббәт мәсьәләсендә дә, акча мәсьәләсендә дә һәркемнең үз фикере һәм карашы бар. Кемне ничек тәрбияләгәннәр бит. Берәүләр һәркем үзе өчен түләргә тиеш дип саный, кайбер ир-ат җаваплылыкны үз өстенә алып, сөйгән ярын артык мәшәкатьләрдән сакларга тели.
Шулай ук монда тагын бер проблема барлыкка килә: ул егет үзе акча эшлиме яки әлегә әти-әни акчасына яшиме? Әгәр дә инде үзе эшләп тапса, бәлки, ул акчаны үз иркендә тотар иде. Ә менә әти-әнидән алган акчага башка төрле караш булырга мөмкин.
Әлеге ситуациядә проблеманы бергәләп хәл итәргә киңәш итәм. Эчтән генә төрле уйлар белән янып-көеп йөргәнче, икәүләп сөйләшегез, һәркем бу мәсьәләдә үз карашын әйтсен. Бәлки, икегезне дә канәгатьләндерерлек уртак нәтиҗәгә килерсез һәм аңлашылмаучылыклардан котылырсыз.

Дустым, әгәр күңелеңә тынгылык бирмәгән сорауларың булса, аларны yalkin@bk.ru адресы буенча аноним рәвештә юллый аласың. Без аларга бергәләп җавап табарга тырышырбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тиеш дигэн сузне онытыгыз эле кызлар)))