Логотип Идель
Белми калма

Югары белем... кирәкми?!

Белгечләр яшьләр арасында сораштыру уздырган: эшкә урнашканда югары белемнең кирәге булдымы? 

Информацион технологияләр өлкәсендә эшләгән яшьләр югары белем алу озак, күп вакытны ала, ә эшкә урнашу өчен ул бөтенләй мәҗбүри түгел, дигән фикер белдергән. Иң кызыгы шунда - сорашуда катнашканнарның барысы да диярлек югары белемле. Шулай да сораштырганнарның 56 проценты эшкә урнашканда вуз дипломы мөһим роль уйнамый, колледж яки техникум дипломы да җитә, дигән фикердә булган. Күп кенә айтишниклар диплом алуга киткән 4-5 елны эшкә сарыф итеп, ә кирәкле белемнәрне инде алдан ук өстәмә һәм бертуктаусыз әзерләнү дәвамында алып була, дип саный икән. Әлеге яшьләр IBM фирмасының президенты сүзләренә нигезләнә. Ул "технологияләр дөньяны шундый зур тизлек белән үзгәртә ки, университетта укуга вакытны әрәм итеп торуның мәгънәсе калмый", дигән булган.

Финанслар, реклама, муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрендә эшләүче яшьләр киресенчә, югары белем мәҗбүри, чөнки дипломсыз яхшы эшкә урнашу мөмкин түгел, дип саный икән. Югары белем алып чыккан яшьләрнең 70 проценты нәкъ менә шушы өлкәләрдә эшли.

Сораштыру тагын шуны күрсәткән, фән, мәдәният һәм сәламәтлек өлкәсендә эшләүчеләрнең югары һәм урта белемле хезмәткәрләре бертигез дәрәҗәдә. Ә җитештерүдә, төзүчелектә һәм инженерлыкта эшләүчеләрнең күпчелеге колледж кына тәмамлаган.

Шулай да, югары белем дипломы белән эшкә урнашу җиңелрәкме, дигән сорауга яшьләр күбрәк "танышлык белән эшкә урнашу кулайрак", дип җавап биргән. Гадәттә, күпчелек хокук саклау һәм дәүләт органнарына эшкә нәкъ менә шушы юл белән урнашкан. Информацион технологияләр өлкәсенә эшкә урнашучы яшьләр вакансияләрне үзләре таба, ә финанс һәм пиар, реклама өлкәләрендә, киресенчә, резюме тарату күпкә нәтиҗәлерәк икән.

Хезмәт хаклары буенча сораштыруда иң аз акча алучылар фән, белем бирү, сәламәтлек һәм мәдәният өлкәләрендә эшләүче яшьләрдә. Алар уртача 20-30 мең сумлык хезмәт хакларына риза. Ә айти өлкәсендәгеләр эшкә урнашканда ким дигәндә 50-60 мең сумлык хезмәт хакына өмет итә.

Сораштыруда Ивановск, Свердловск һәм Новосибирск өлкәләрендә яшәүче яшьләр катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев