Логотип Идель
Белми калма

«ЯРАТАМ! БЕТТЕ-КИТТЕ!»: ТИНЧУРИНДА – ҖЫРЛЫ-БИЮЛЕ КОМЕДИЯ

13, 14 апрельдә Тинчурин театры «Яратам! Бетте-китте!» җырлы-биюле комедиясен тәкъдим итәчәк. Пьесаның төп герое – Әлмәндәр картка тиң булган җор телле Фаил карт. Спектакльдәге вакыйгалар бүгенге көндә бара.

Җыр-бию, шаярулар белән үрелеп барган әлеге спектакльдә бетеп баручы авыл проблемасы да, мәҗбүри кушылган гореф-гадәт, йола күренешләре дә, сандыкларда гына сакланган халкыбыз тарихы да җитди урын ала.

«Спектакль авылда булган күңелле хәлләр турында бара. Вакыйгалар бер-берсенә үрелеп бара. Финалы да интрига булып тора», – ди спектакль турында театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Спектакльне сәхнәгә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов куя. Төп рольләрне Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов һәм Лилия Мәхмүтова башкарачак. Яшь чикләве –6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев