Логотип Идель
Белми калма

“Яңа Гасыр” телеканалы “Талант” эзли!

“Яңа Гасыр” телеканалында “Талант” дип исемләнгән конкурс дәвам итә. Татар телендә видеотапшыру ясаучылар июль-август дәвамында үз проектларын тәкъдим итә ала. Җиңүчеләргә үз проектларын тормышка ашырырга 1 миллион сумга кадәр акча бирү каралган.

“Без яңалык алып килердәй яшь талантлар эзлибез. Андый иҗади шәхесләр аз түгелдер дип уйлыйм. Аларның барысын да “Талант” бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Безгә һәр идея кызыклы, бигрәк тә үзенчәлекле, креатив, яшьләр темасы, яшьләрнең тирә-юньгә карашы кызыксындыра. Иң мөһиме – тапшыруның кем өчен төшерелүен, кемгә кызыклы булуын, аның үзенчәлеген һәм ничек кабул ителүен аңларга кирәк. Тапшырулар циклын да төшерергә мөмкин. Кыскасы, истә калырдай тапшырулар күрәсе килә!” - дип сөйләде “Яңа Гасыр” телерадикомпаниясенең башкарма директоры Айрат Сибагатуллин.

Җиңүчеләрнең тапшырулары эфирга чыгу хокукына, ә авторлар “Яңа Гасыр” телеканалы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә ия булачак.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның максаты – татар телен, мәдәниятен пропагандалау, татар телендә чыгучы тапшыруларны популярлаштыру.

Бәйге шартлары: видеороликны МР4 форматында “Конкурс Талант” тамгасы белән pr_tnv@mail.ru адресына юлларга кирәк. Аның күләме 25 минуттан артмаска тиеш. Хатта шулай ук проект, ягъни тапшыруның исеме, авторның исем-фамилиясе, туган елы, яшәү урыны, телефон номеры язылган аерым текст файлы булуы шарт.


Бәйге 3 номинациядә оештырыла: тарихи (татар халкы, Татарстан район-авыллары тарихы, республикабызның үткәне һәм бүгенге көне); әдәби-музыкаль (фольклор, төрки халыкларның уен кораллары белән таныштыру, иҗади шәхесләр һ.б.); шоу-программа (креатив, мавыктыргыч, кызыклы идеяләр).

Авторлык хокукларын бозу факты булган очракта (плагиат), иҗади эш бәйгедән төшеп калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев